Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Кызлар гвардиясе машиналы булды

Тугыз кызлы бу ишле гаилә белән "Лукойл" җәмгыяте нефть компаниясе оештырган бәйрәм тантанасына барырга туры килде. Әгерҗедән Казанга кадәр юл буе кызларны күзәтеп, аларга сокланып бардым. Олыраклары кечерәкләренә булышып, хәлләрен белешеп кенә торалар. Хәтта ике яшьлек Дашеньканың да юл буена бер тавышы да чыкмады. Югыйсә, әниләре дә яннарында юк иде...

Тугыз кызлы бу ишле гаилә белән "Лукойл" җәмгыяте нефть компаниясе оештырган бәйрәм тантанасына барырга туры килде. Әгерҗедән Казанга кадәр юл буе кызларны күзәтеп, аларга сокланып бардым. Олыраклары кечерәкләренә булышып, хәлләрен белешеп кенә торалар. Хәтта ике яшьлек Дашеньканың да юл буена бер тавышы да чыкмады.
Югыйсә, әниләре дә яннарында юк иде бит бу юлы. Ул Казанга алданрак киткән иде. Ә әтиләренең юл буе кулына да тидермәделәр нәни сеңелкәшләрен. Апалары, Дашеньканы Казанга яшь әниләр кебек, "үчтеки" итеп кенә алып бардылар.
Әгерҗедә Толстой урамында яшәүче Шамил һәм Рушания АКБАШЕВларның тугыз кызлы гаиләләре турында газетабызның 24 май санында язып чыккан идек инде. Бу гаиләдә урыс, татар, төрек, хәтта грек кызлары, әнә шулай, бер зур, тату гаилә булып, бер-берсен карашып, әти-әниләренә йорт эшләрендә ярдәмче булып үсәләр. Балачактан ачы язмышка дучар булып, ятим калган шушы тугыз кызга әти-әни назы бүләк иткән Шамил белән Рушанияне ничек инде батыр йөрәкле, мәрхәмәтлеләр димисең?!
- Безнең гаиләдә чит бала дигән сүз, гомумән, юк. Барысы да - үзебезнекеләр", - ди гаилә башлыгы Шамил.
Әниләр көне алдыннан бу ишле гаиләгә зур бәхет елмайды. Казанга барулары да шул уңайдан иде. "Лукойл" җәмгыяте бу алтын йөрәкле Акбашевлар гаиләсен 7 урынлы "Lada Largus" автомобиле бүләк итеп сөендерде.
Казанда Универсиада авылындагы Халыкара мәгълүмат үзәгендә бүләкләү тантанасы башланганчы берсеннән-берсе матур итеп киенгән нәни кызларның Шамил белән Рушаниягә ничек сырпаланып, иркәләнеп, сүз саен "әнием, әтием" дип дәшүләрен күпләр таң калып күзәткәндер. Ә бәйрәм барышында Акбашевларның зур йортында ишле гаиләнең көндәлек тормышы, кызларның әти-әниләре янәшәсендә мәш килеп йөрүләре турында төшерелгән видеоязманы караганда янымда утырган Арча районыннан килгән урта яшьләрдәге ханым:
- Тау хәтле алтын бирсәләр дә мин тугыз ятимне болай карый алмас идем. Бу гаиләгә һәйкәл куярга кирәк, - дип соклануын белдерде.
Автомобиль ачкычын бүләк иткәндә сәхнәгә бөтен гаиләләре белән чыккач, зал Акбашевларны аягүрә басып алкышлады.
- Хөкүмәткә, "Лукойл" компаниясе җитәкчелегенә рәхмәт инде. Хәзер кая гына җыенсак та, тугыз кызыбызны да алып барырга мөмкин. Ә без алар белән җәйләрен урманга җиләккә йөрергә, табигать кочагында ял итәргә яратабыз. Ижауга циркка, зоопаркка бергәләп йөриячәкбез, - ди шатланып Шамил.
Акбашевлар гаиләсенең, кызларның хәлләрен даими белешеп торучы, ярдәм итүче район башкарма комитетының опека һәм попечительләр секторы баш белгече Айсылу Баһаутдиновага аеруча рәхмәтлеләр. Айсылу ханым бу юлы да Казанга аларны озата килгән иде
- Тугыз ятим кызны тәрбиягә алган гаилә юк иде әле район тарихында. Үзем дә бу гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләргә сокланып туялмыйм. Аларга машина бирүләренә шатлануымның иге-чиге юк, - ди Айсылу ханым.
Гаилә башлыгы Шамил шаярткандай, кызлар гвардиясенә, менә шулай, әти-әниләренең җылы канаты астында үсеп, шушы бүләк автомобильдә исән-имин генә җилдереп йөрергә язсын.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев