Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Кызу эш кайный

Җәйгә аяк басканда Көчек авылындагы Варкләд елгасы аша яңа күпер салына башлау биредә яшәүчеләр өчен генә түгел, район халкы өчен дә зур сөенеч булды. Биредә төзелеш эшләрен якташыбыз Исәнбай егете Ринат Мухъянов җитәкчелегендәге "Татарстан Республикасы күперләре" җәмгыяте эшчеләре алып бара. 2 ай эчендә төзүчеләр зур гына эшләр башкарганнар. "Иң авыр...

Җәйгә аяк басканда Көчек авылындагы Варкләд елгасы аша яңа күпер салына башлау биредә яшәүчеләр өчен генә түгел, район халкы өчен дә зур сөенеч булды.
Биредә төзелеш эшләрен якташыбыз Исәнбай егете Ринат Мухъянов җитәкчелегендәге "Татарстан Республикасы күперләре" җәмгыяте эшчеләре алып бара. 2 ай эчендә төзүчеләр зур гына эшләр башкарганнар. "Иң авыр эшләр артта калды. Күперне тотып торачак бетон терәкләр куелды, хәзер өске өлешенә балкалар урнаштыру белән мәшгульбез", - ди өлкән прораб Данил Әхмәтшин. 24 эшче - иртәнге 7дән кичке 7гә кадәр күпер төзелешендә. Эшне кыска срокларда тәмамлау өчен алар җан-фәрманга тырышалар.
План буенча күпер төзелеше алдагы елга гына тәмамланырга тиеш булса да, август ахырына аның өске өлешен тәмамлап, асфальт түшәү өчен тапшырачаклар. Ә сентябрь аенда аскы өлешендәге эшләрне тәмамларга исәплиләр. Кыскасы, Көчек авылындагы яңа күпердән быел ук йөри башлаячакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев