Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Күләгәштә, ниһаять, яңа мәктәп төзеләчәк

    Узган атнада Әгерҗегә визиты барышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Күләгәштә бүгенге көндә дә утын ягып җылытыла торган мәктәп урынына яңасы төзеләчәге турындагы шатлыклы хәбәрне җиткерде. - Әгерҗе районы Татарстанда гамәлдә булган барлык социаль программалардан да актив файдалана. Аларның һәркайсы халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән. Бу шулай булырга тиеш тә....

    Узган атнада Әгерҗегә визиты барышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Күләгәштә бүгенге көндә дә утын ягып җылытыла торган мәктәп урынына яңасы төзеләчәге турындагы шатлыклы хәбәрне җиткерде.

    - Әгерҗе районы Татарстанда гамәлдә булган барлык социаль программалардан да актив файдалана. Аларның һәркайсы халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән. Бу шулай булырга тиеш тә. Чөнки безнең төп бурыч - халыкка уңайлы шартлар тудыру, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

    - Бу уңайдан сезнең районда әле һаман утын ягып җылытыла торган мәктәпнең булуы бернинди кысаларга да сыймый. Күләгәш авылында мәктәп төзүне 2018 ел программасына кертү буенча без кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез, - дип хәбәр итте Парламент башлыгы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: