Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Күмәк көч тау күчерә

29 августта Әгерҗедәге оешма-учреждение хезмәткәрләре "Яшел Россия" Бөтенроссия экология акциясендә катнаштылар. Район башлыгы Валерий Макаров моннан ике атна элек халык алдына социаль яклау идарәсе күченгән элекке поликлиника һәм райпоның "Дуслык" кафесы артларын чистарту бурычын куйган иде. Узган атнада да биредә бик зур өмә оештырылды. Ә әлеге акция игълан ителгән көнне...

29 августта Әгерҗедәге оешма-учреждение хезмәткәрләре "Яшел Россия" Бөтенроссия экология акциясендә катнаштылар.

Район башлыгы Валерий Макаров моннан ике атна элек халык алдына социаль яклау идарәсе күченгән элекке поликлиника һәм райпоның "Дуслык" кафесы артларын чистарту бурычын куйган иде. Узган атнада да биредә бик зур өмә оештырылды.
Ә әлеге акция игълан ителгән көнне йөзгә якын хезмәткәр биредәге мәхшәрдән унлап КамАЗ машинасы чүп түкте. Корыган агач ботаклары, шешәләр, консерв банкалары, пакетлар - ниләр генә юк анда... 30 елга якын бернинди чистарту эшләре алып барылмаган, соңгы елларда бомжларның яраткан урынына әйләнгән бу территориягә ямь кереп калды.
- Мин Әгерҗедә күптәннән яшим. Бу урын мин белә-белгәннән бирле чүп оясы иде. Яшем өлкән булса да, катнашмыйм димәдем, ә яшь хезмәттәшләрем белән бергә көрәк-тырма алып бирегә килдем. Чүпләмәгән җирдә генә чиста була. Бу сүзләрне һәркем исендә тотсын иде, бергәләп көрәшсәк кенә шәһәребез чәчәк атар, - диде финанс-бюджет палатасында ишек алды җыештыручы булып эшләүче, өмәдә катнашкан иң өлкән 74 яшьлек Ринат абый Әхкәмов.
Күмәк көч тау күчерә дигәндәй, төшкә кадәр инде бик зур участок ялт итеп калды. Әле монда алдагы атналарда да эш дәвам итәчәк.
Бу көнне авылларда да "Яшел Россия" акциясе кысаларында чистарту эшләре алып барылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев