Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Койрыкта сөйрәлмәскә

    "Кызганычка каршы, Әгерҗе районы эчке эшләр бүлеге - узган елгы эш нәтиҗәләре буенча республикадагы икенче категорияле 15 эчке эшләр органнары арасында 14нче урында", - дип башлады бүлекнең 2012 елгы оператив-хезмәт эшчәнлеге йомгакларына багышланган киңәшмәне ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Дамир Динниулов. Ул киңәшмә барышында ук һәр бүлекчә җитәкчесен һәм...

    "Кызганычка каршы, Әгерҗе районы эчке эшләр бүлеге - узган елгы эш нәтиҗәләре буенча республикадагы икенче категорияле 15 эчке эшләр органнары арасында 14нче урында", - дип башлады бүлекнең 2012 елгы оператив-хезмәт эшчәнлеге йомгакларына багышланган киңәшмәне ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Дамир Динниулов.
    Ул киңәшмә барышында ук һәр бүлекчә җитәкчесен һәм хезмәткәрен үз эшләренә объектив бәя биреп, түбән тәгәрәүнең сәбәпләрен ачыклап, эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү юлларын бергәләп эзләргә чакырды. "Татарстан Эчке эшләр министрлыгындагы тамырдан үзгәрешләрне күреп торасыз, сезгә дә артта сөйрәлергә юл куймабыз", - диде Дамир Равилевич кереш сүзендә.
    Эчке эшләр бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Ренат Ибраһимовның еллык эшчәнлекләренә багышланган чыгышындагы кайбер саннарга күз салыйк. Узган ел районда 286 җинаять кылынган. Бу, 2011 елга караганда, 32гә ким булса да, аларны ачу 1,3%ка кимегән һәм 64,4% тәшкил иткән. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу да 9%ка түбән төшкән. Элек хөкем ителгәннәр тарафыннан 55 җинаять кылынган. Бу, 2011 елга караганда, 12гә ким. Исерек хәлдә җинаять кылулар да 40тан 33кә төшкән. Ә балигъ булмаганнар тарафыннан эшләнгәннәре шул дәрәҗәдә калган. Алар тарафыннан кылынган җинаятьләрнең 14е - урлау очрагы. Район буенча урлау очраклары 156дан 134кә, фатир, йорт басу очраклары да 16дан 14кә төшкән. Ә менә җәмәгать урыннарында җинаять кылу 43тән 59га күтәрелгән. Аларның 46%ы гына ачылган. Урамнарда кылынган җинаятьләр 30дан 28гә кимегән. Шәһәрдә төнге күңел ачу кафеларының артуы да хокук тәртибен бозуларның артуына китерә, әлбәттә. Аларда сугышулар, акча, сумка, кесә телефоннарын урлаулар булып тора. Ә Әгерҗедә җәмәгать урыннарында тәртип саклауга полициянең генә көче җитми. Төнлә ведомстводан тыш сак хезмәте мобиль бүлеге генә урамнарда, җәмәгать урыннарында тәртип сагында тора. Ләкин алар гына барысына да җитешә алмыйлар. Шуңа күрә шәһәрдә видеокүзәтү системасын гамәлгә ашыру көн кадагындагы мәсьәлә булып тора. Бигрәк тә халык күп була торган, җинаятьләр еш кылына торган аулак урыннарда видеокамералар урнаштыру - көн таләбе. Кафе хуҗаларыннан бина эчендә һәм аның территориясендә тәртип булдыру өчен шулай ук камералар урнаштыруны таләп итәргә вакыт. Киңәшмәдә катнашкан Дамир Динниулов та, район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров та шәһәрне куркынычсыз итү, җинаятьләрне кисәтү һәм халык тыныч яшәсен һәм йокласын өчен видеокүзәтү системасын булдыру бурычын куйдылар. Валерий Владимирович полициянең проблемаларын хәл итүдә һәрчак ярдәм кулын сузарга әзер булуын әйтте.
    Киңәшмәдә узган елгы эшләренең нәтиҗәлелеге түбән булган һәр бүлекчә җитәкчесе хисап тотты. Дамир Динниулов аларның саннар белән мавыкмыйча, нәтиҗәле эшләмәүләренең сәбәпләрен ачыкларга һәм аларны төзәтү юлларын эзләргә чакырды. "Эчке эшләр органнары - тәрбия бирүче балалар бакчасы түгел. Киресенчә, полиция хезмәткәре хокук тәртибе сагында торучы һәм халыкны тәрбияләүче булырга тиеш. Сезнең арада эшкә салкын караучыларга, Казанның "Дальний" бүлегендәге аяныч хәлләргә урын булырга тиеш түгел. Әгерҗе полициясе хезмәткәрләренә йокыдан уянып, эшегезгә тирән анализ ясап, максатыгызга омтылып, янып-көеп эшләргә вакыт. Бу үтә дә җаваплы, катлаулы һәм тынгысыз хезмәтне башкара алмыйсыз икән, вакытында китегез яки бүгеннән үк мин присягага тугры булып, законга һәм халыкка хезмәт итәрмен дигән катгый бурыч куегыз. Бу - министрыбызның сезнең алга куйган төп бурычы һәм башкача мөмкин дә түгел. Койрыкта сөйрәлү сезнең өчен оят булырга тиеш. Үзегез генә булдыра алмыйсыз икән, башка районнар тәҗрибәсен өйрәнеп кайтыгыз", - диде Дамир Динниулов. Министр урынбасарының бу сүзләре залдагы һәр полиция хезмәткәрен тирән уйландыргандыр. Әгерҗе полициясенең артталыктан чыгарга көче дә, һөнәри осталыгы да җитәр дигән теләктә калабыз. Законга һәм халыкка хезмәт итүчеләргә хокук тәртибе сагында торганда, җинаятьләрне ачканда гади халыкның ярдәме кирәклеген дә онытмыйк.
    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: