Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Көрәшчеләр, кайда сез?

Татарча көрәш... Милләтебезнең йөзек кашы булган спортның бу популяр төрен үстерүгә Татарстанда бик зур әһәмият бирелә. Татарча көрәш, хәзер Татарстан һәм Россия чикләрен узып, дөньяга танылды. 2013 елда Казанда узачак Универсиада программасына да татарча көрәшнең кертелүе спортның бу милли төренең дөнья күләмендә танылуы турында сөйли. Әнә шундый популярлык казанган милли...

Татарча көрәш... Милләтебезнең йөзек кашы булган спортның бу популяр төрен үстерүгә Татарстанда бик зур әһәмият бирелә. Татарча көрәш, хәзер Татарстан һәм Россия чикләрен узып, дөньяга танылды. 2013 елда Казанда узачак Универсиада программасына да татарча көрәшнең кертелүе спортның бу милли төренең дөнья күләмендә танылуы турында сөйли. Әнә шундый популярлык казанган милли көрәш безнең районда ни хәлдә?
Район хакимиятендә үткән эшлекле киңәшмәдә татарча көрәшне үстерү турында җитди сөйләшү булды. Анда милли көрәш буенча Татарстан Республикасы федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин да катнашты.
Көрәшне үстерү турында шундый җитди сөйләшүгә җыелулары юкка гына түгел. Татарстанда спортның бу төре шундый зур үсеш алган заманда безнең районда көрәшнең соңгы елларда түбән тәгәрүе, танылган көрәшче егетләрнең читкә китүе, быел республикада үткәрелгән кайбер ярышларда безнекеләрнең бөтенләй катнашмавы күпләрне борчый иде. Бу мәсьәләдә чаң сугарга күптән вакыт. Көрәшкә мондый караш яшәгәндә тиздән "Ау, көрәшчеләр, кайда сез?" дип сөрән салырга туры килмәсен.
Югыйсә, заманында Көчек, Кырынды, Салагыш, Кичкетаң авылларының баһадир көрәшче ир-егетләре республикага танылган иде. Районда да көрәш ярышлары бик еш оештырылды. Күпләрегез Көчектә - Гали батыр, Иж-Бубыйда - Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахманов, район башлыгы призларына үтә торган бәйгеләрне яхшы хәтерлидер әле. Тирсә спорт комплексында ел саен оештырыла торган Кышкы спартакиадада көрәш ярышлары бик кызу була иде. Ни кызганыч, быел боларның берсе дә оештырылмады. Киңәшмәдә бу турыда татарча көрәш буенча тренер, ветеран көрәшче Альфред Сабирҗанов та борчылып сөйләде. Дөрес, мәктәп укучылары арасында көрәш ярышлары оештырыла. Исәнбай, Көчек һәм Тәбәрле мәктәпләренең яшь көрәшчеләре арасында республика күләмендәге ярышлардан да призлы урыннар алып кайтучылар була. Әмма яшьләр һәм өлкәннәр арасында көрәш бик тә аксый.
"Заманында районда татарча көрәш буенча 11 тренер эшләде. Кадрәктә - марилар, Иске Чекалдада урыслар да көрәштеләр. Физкультура һәм спорт институтларын тәмамлаган танылган яшь көрәшчеләребез Риза Галләмов, Илнур Исмәгыйлев, Илнур Хәбибуллин һәм башкаларны хезмәт хакы белән кызыксындыра алган булсак, алар менә дигән көрәшчеләр тәрбияли алган булырлар иде. Ә 3-4 мең хезмәт хакына ир-егетләр ничек гаиләсен яшәтә алсын инде?! Нәтиҗәдә бик яхшы тренер булырдай, алтын бәһасы торырдай бу егетләр читкә китеп бардылар. Бүген яшь көрәшчеләр тәрбияли торган Тәбәрледән Рәүфәт Шәймәрданов, Исәнбайдан Рәшит Садыйков - милли көрәшкә фанатларча бирелгән ветеран тренерлар һәм алар да районда спортның бу төренә җитди игътибар бирелмәвенә чын күңелдән борчылалар. "Елга бер тапкыр да яшьләр районда көрәш ярышларында катнашмыйча, ничек республика бәйгеләрендә яхшы нәтиҗәгә ирешә алсын инде? Соңгы елларда көрәшкә җылы, кайгыртучан караш сизмибез шул", - диләр алар. "Районда көрәшне үстерү өчен иң беренче бу эш өчен янып-көеп йөри торган тренерлар һәм көрәшне матди яктан тәэмин итүне җайга салырга кирәк", - диде Альфред Сабирҗанов. Ул көрәш буенча төп базаны Әгерҗедә булдырырга, һәр мәктәптә көрәш секцияләре ачарга, ярышларны ешрак уздырырга, көрәш буенча тренерларны укытуны оештырырга кирәклегенә басым ясады. "Безгә элекке көрәшчеләр данын кайтару өчен район җитәкчелегенең һәм көрәш буенча Татарстан Федерациясенең ярдәме бик тә кирәк. Шунсыз районда көрәшне үстереп булмаячак", - диде Альфред Сабирҗанов.
Казаннан килгән Равил Хәйруллин районда көрәш буенча федерация төзергә тәкъдим кертте һәм республика федерациясенең ярдәм кулы сузачагын ышандырды. Киңәшмәдә катнашучылар федерациянең рәисе итеп "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасының генераль директоры Илгиз Салиховны, аның урынбасары итеп авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллинны тәкъдим иттеләр.
Районда көрәшне үстерүгә ныклап алынулары бик сөенечле, әлбәттә. Иң мөһиме - бу җитди сөйләшүләр буш сүз булып, кәгазьдә генә калмасын иде. Элек-электән татар халкының горурлыгы булган көрәш Әгерҗе җирендә дә чәчәк атар, батыр егетләребез көрәшчеләр данын кире кайтарырлар дигән теләктә калабыз.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев