Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Коррупциягә каршы көрәштә яңа программа

16 майда район Советының XIV сессиясе булды. Депутатлар сессиядә көн тәртибенә кертелгән биш мәсьәлә тикшерделәр. Район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова "Әгерҗе муниципаль район" муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында чыгыш ясады. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов "2012-2014 елларга районда коррупциягә каршы көрәш программасы турында сөйләде. Бу программа...

16 майда район Советының XIV сессиясе булды. Депутатлар сессиядә көн тәртибенә кертелгән биш мәсьәлә тикшерделәр.
Район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова "Әгерҗе муниципаль район" муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында чыгыш ясады.
Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов "2012-2014 елларга районда коррупциягә каршы көрәш программасы турында сөйләде. Бу программа 2011 елның 29 декабрендә узган X сессиядә кабул ителгән иде. "Әмма аннан соң яңа норматив актлар кабул ителде, яңа таләпләр куелды. Апрель аенда районда тикшерү эшләре үткәргән ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы эксперт төркем дә программа буенча кимчелекләрне әйтте. Аларның тәкъдиме белән бу программаны яңа редакциядә кабул итәргә дигән карарга килдек", - диде Ришат Нурисламов. Сессия эшендә катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногоманов: "Районда коррупция кебек куркыныч күренешкә киртә кую, аңа каршы көрәшү, иң беренче чиратта, биредәге җаваплы җитәкчеләрдән тора. Россия һәм Татарстан Хөкүмәтләре нинди генә карарлар кабул итсәләр дә, коррупцияне булдырмау өчен урыннардагы җитәкчеләр җаваплы. Хезмәт урыныннан явызларча файдаланып, күңелсез хәлләргә калырга, җаваплылыкка тартылырга язмасын. Без капчыкта ятмый ул, кайчан да булса тишелеп чыга", - дигән теләген җиткерде.
Яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева балаларның җәйге ялын оештыруга багышланган район программасы белән таныштырды. Район башлыгы Фәрит Габбасов, районда эшләячәк лагерьлардан тыш, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Ханбиковның 30 баланы 8-10 июньдә теплоходта Идел буйлап Казан-Түбән Новгород-Чабаксар маршруты буенча сәяхәткә алып чыгачагын әйтеп сөендерде. Бу бәхет быел матди яктан авыр яшәүче гаиләләрдәге тәртипле балаларга елмаячак. Район җитәкчесе "Татнефть", "Татэнерго", "Газпром" җитәкчеләреннән алар карамагындагы лагерьларга безнең балалар өчен юлламалар сорап мөрәҗәгать итәчәген дә әйтте. Кыскасы, район җитәкчелеге балаларыбызның ялын файдалы да, кызыклы да итү өчен зур тырышлык куя.
Сессиядә контроль-хисап палатасы рәисе Валерий Сутягин 2011 елдагы эшчәнлеге турында чыгыш ясады.
Депутатлар сессиядә тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул иттеләр. Сез алар белән район сайтында http://agryz.tatarstan.ru таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев