Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • "Кояш кыздырганда җыймыйлар": Тәбәрледән Галинур абый Хәмитов пиннек җыю серләрен чиште

    Авыл уңганыннан киңәшләр

    “Питрау узса, җәй бетә“, дип әби-бабайларыбыз бик дөрес әйткәннәр, – ди Тәбәрледә урман байлыкларын җыярга яратучы Галинур абый ХӘМИТОВ. – Питраудан соң кошлар да сайрамый башлый, көннәр дә көзгә авышкан сыман була. Шуңа күрә пиннекне дә борынгылар нәкъ менә Питрау тирәсендә, 12 июльдән соң җыярга киңәш иткәннәр. Бу вакытта агач һәм үләннәрнең шифасы нәкъ яфрагында була икән. 

    ТАБИГАТЬ БАЛАСЫ МИН
    –    Әниемнең әтисе Сибгать бабай бик оста урманчы иде. Аның белән пиннеккә йөргәннәр әле дә истә, – дип хатирәләр яңартып алды Галинур абый. 

    Балачакта бабасына ияреп йөргән булса, соңрак үзе генә дә барып урман нигъмәтләрен җыя торган була ул. Колхозда эшләгәндә еш кына техника саклап басуда кунган чакларда җиләк, гөмбә җыеп, пиннек әзерләп кайта. Әнә шулай, балачактан урман яратуы аны гомер буе озата килә. Хәзер дә чиләкләрне “эх“ тә итми җиләк белән тутыра, кәрзинен алып гөмбәгә чыгып китә. Кышын да тик тормый. Урман буйларын чаңгыда әйләнеп кайта. 

    –    Өйдә йөз төрле мәшәкать булса да, табигатькә чыкмый түзә алмыйм. “Табигать баласы“ дигән сүзләр үземә бик туры киләдер дип уйлыйм, – ди Галинур абый елмаеп. 

    МАЙ ПИННЕГЕ – АВЫРУГА ДӘВА
    Хәмитовлар пиннекне елга ике тапкыр җыялар. Беренчесен – май аенда, икенчесен – июльдә. Майныкын дәвалану өчен тоталар. 
    –    Анысын күп җыймыйбыз. Үзебезгә, балаларга 5-6 пар җитә, – ди Галинур абый. 

    Ютәл төшкәндә, салкын тигәндә каен яфрагын кайнатып эчү – авыруга дәва, диләр. 

    Ә саклау өчен иртә җыйган пиннек файдалы түгел. Пешергәч аның яфрагы бик тиз коелып бетә. 

    ИҢ ЯХШЫСЫ – ИЮЛЬНЕҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫ
    Белгечләр каен себеркесе җыю өчен иң кулай вакыт июльнең икенче яртысы дигән фикердә. Галинур абый да шулай, ди. Бу вакытта каеннарның яфраклары ныгып җиткән була. Агач бик яшь икән, аларыннан август аенда да әзерләргә була дип тә өсти. 

    Хәмитовлар каен себеркесен бары үзләре өчен генә әзерлиләр. 

    –    Соңгы елларда чәчелми калган буш җирләрне каеннар басты. Пиннекне, нигездә, шул урыннардан әзерлибез. Үзебезгә, балаларга 40 пар себерке җитә. Ә элек каен агачлары эзләп кайларга гына йөрмәдек... Вольный Труд, Биектау, Иж-Бәйкигә кадәр бара идек, – ди Галинур абый. 
    Пиннек бәйләү остасы әби-бабайлар киңәшләрен әле дә истә тота, аларны оныкларына да өйрәтә. Берничәсен газета укучыларыбыз белән дә уртаклашты. Әйтик, каен себеркесен кояш кыздырганда җыймыйлар. Аңа йә иртүк, йә көн сүрелгәч кенә баралар. Әзер себеркеләрне дә кояш күрергә тиеш түгел. Аларны караңгы, җиләс урында киптерәләр. 

    –    Без әзер пиннекләрне сарай чормасына урнаштырдык. Биредәге тәмле хуш истән башлар әйләнә! – ди җәмәгате Вәзирә апа.

    ӘРЕМ ДӘ, МӘТРҮШКӘ ДӘ КУШАЛАР
    Чиста каен пиннегеннән тыш, Галинур абый белән Вәзирә апа катнашларын да әзерлиләр. Мәтрүшкә, әрем, бөтнек, имән кушып бәйләнгәннәре бик күп. “Алар тәнгә – сихәт, җанга – дәва“, диләр Хәмитовлар. 

    –    Хәзер сары, зәңгәр мәтрүшкәнең чәчәк аткан вакыты. Димәк, аларны җыю чоры дигән сүз. Истә тотыгыз: үләннәрне дә яңгырдан соң, иртәнге чыкта җыярга ярамый. Төштән соң җыю – иң яхшысы, – ди Галинур абый. 

    Каен пиннеге арасына бер-ике әрем кушып җибәрергә яки мәтрүшкә кыстырырга мөмкин. Әремнең берничә авыруга шифасы бар. Ул – тын юллары авырулары белән интегүчеләргә дәва. Тән тиресенә дә файдасы зур. Эссе мунчада әрем исе шундук таралып китә, мунчаны да сафландыра, ди Галинур абый. 

    Имән белән каенныкын бергә кушып бәйләргә дә ярата Галинур абый. Чабынганда тәнгә бик рәхәт, ди ул. 

    –    Без – татарлар пиннек белән шап та шоп килеп чабынырга яратабыз. Болай эшләү дөрес түгел, – ди Галинур абый. – Пиннек тәнгә тимәсен. Аның җылы, хуш исле пары гына бөркелергә тиеш. Менә шул вакытта файдасы да күбрәк була. 

    –    Без пиннексез мунча керүне күз алдына да китермибез. Балалар да, үзебез дә чабынырга бик яратабыз. Мунчадан соң алҗулар да бетә, – ди Вәзирә апа. 

    Аннан соң җәй буе үзләре әзерләгән хуш исле үләннәр салып тәмләп чәй эчәләр.

    Бу көннәрдә әле Хәмитовлар бал суырту белән дә мәшгуль. Бал кортларын 43 ел тоталар икән инде. 

    Әнә шулай, табигать белән бербөтен булып яшиләр авыл уңганнары. 

    Фото: https://pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: