Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Күп калмады, тырышыйк, әгерҗелеләр

Әгерҗе шәһәрендә халыктан үзара салым җыюда тимерьюлчыларның сүлпән катнашуын күздә тотып, сентябрь башында район башлыгы Валерий Макаров шәһәребездәге тимер юл узелы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырган иде. Җитәкчеләр бу катгый сөйләшү ахырында Әгерҗе тимерьюлчылары 15 сентябрьгә үзара салымны җыюны төгәлләячәкбез дип сүз бирделәр. Әмма бу вакытка вәгъдәләре үтәлмәде. Валерий Макаров...

Әгерҗе шәһәрендә халыктан үзара салым җыюда тимерьюлчыларның сүлпән катнашуын күздә тотып, сентябрь башында район башлыгы Валерий Макаров шәһәребездәге тимер юл узелы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырган иде. Җитәкчеләр бу катгый сөйләшү ахырында Әгерҗе тимерьюлчылары 15 сентябрьгә үзара салымны җыюны төгәлләячәкбез дип сүз бирделәр.

Әмма бу вакытка вәгъдәләре үтәлмәде. Валерий Макаров бу эшне ныклы контрольгә алгач, тимерьюлчылар "уяндылар". Бүгенгә сервис локомотив депосы, вокзал, торгызу поезды, ЭЧ, РЦС эшче-хезмәткәрләре үзара салымны түләп бетерделәр. Ә менә Әгерҗе станциясендә эшләүче әгерҗелеләрнең 88,6, эксплуатация локомотив депосында эшләүчеләрнең 63,4 проценты гына әлеге салымны тапшырды. Район башлыгы үзара салым җыюны төгәлләү өчен аларга соңгы срок куйды. 1 ноябрьгә кадәр бу предприятиеләрдә эшләүчеләр шәһәребез урамнарын төзекләндерү, тротуарлар салу, зиратларны тәртипкә китерү, карт агачларны кисү өчен 200 сум акчаларын тапшырырлар дип ышанабыз.

Сүз уңаеннан. Быел Әгерҗе шәһәрендә халыктан 1 миллион 200 мең сум үзара салым җыю планлаштырылган иде. Аның 1 миллион 120 мең сумын тапшырдылар инде. Әгәр әлеге тимер юл предприятиеләрендә эшләүчеләр дә тапшырсалар, план үтәләчәк дигән сүз. Бу акчаның һәр сумына Хөкүмәт тагын 4әр сум өстәгәч, 4 миллион 480 мең сум була бит. Ә моңа шәһәрдә күпме эшләр башкарылды һәм башкарылачак әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев