Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Көрәштек тә, узыштык та Сабантуй мәйданында

    Зәйдә булган фаҗигагә бәйле рәвештә күп кенә районнарда Сабан туе 8 июльгә күчерелгән иде. Шимбә көн Әгерҗедә узган милли бәйрәм күңелләрдә сагынып сөйләрлек матур кичерешләр калдырды, истәлекле мизгелләре белән күңел түренә кереп калды. Моңа кадәр көн саен яуган яңгыр болытлары да Сабан туе гөрлисе көнне каядыр таралышып юкка чыкты. Халык,...

    Зәйдә булган фаҗигагә бәйле рәвештә күп кенә районнарда Сабан туе 8 июльгә күчерелгән иде. Шимбә көн Әгерҗедә узган милли бәйрәм күңелләрдә сагынып сөйләрлек матур кичерешләр калдырды, истәлекле мизгелләре белән күңел түренә кереп калды.

    Моңа кадәр көн саен яуган яңгыр болытлары да Сабан туе гөрлисе көнне каядыр таралышып юкка чыкты. Халык, сөенеп-шатланып, көне буе рәхәтләнеп ял итте, бала-чага аттракционнарда күңел ачты, сәүдә гөрләде. Ә Сабантуй мәйданында авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр, сәнгать осталарына киң урын бирелде, спорт сөючеләр ярышларда сыналды.

    СЫНАТМАСКА

    Матур традиция буенча Сабан туенда авыл хезмәтчәннәренә дан җырлана. Бу көнне 60ка якын механизатор-шофер, сыер савучы-терлекче, белгеч-җитәкчеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, "Ак Барс" холдинг компаниясенең, район башлыгының, авыл хуҗалыгы идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

    - Быел һава торышы сынап торса да, маллар тук кышласын өчен без терлек азыгын мулдан әзерләргә тиеш. Язын туфракка салган бөртеклеләребезне дә югалтуларсыз җыеп алырга язсын. Иң мөһиме, сынатмаска, авырлыкларны бердәм булып җиңеп чыгарга! - диде район башлыгы Валерий Макаров һәм көнне-төнгә ялгап эшләүче авыл хезмәтчәннәренә олы рәхмәтен җиткереп бүләкләр тапшырды.

    Бу көнне райондашларны бәйрәм белән ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин да тәбрикләде һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй белән котлавын укып җиткерде.

    ҖЫР-БИЮЛЕ БӘЙРӘМ

    Сабан туе алдыннан һәркайда - өйдә дә, мәйданда да кызу эш кайный. Уңган хуҗабикәләр тәм-томнар әзерлиләр, мәдәният хезмәткәрләре өйдән-өйгә кереп бүләк җыялар, осталар мәйдан бизиләр.

    Сәхнә осталары Сабантуйга әзерлек мизгелләрен җыр-биюләр, халкыбызның киң күңеллеген милли ризыгыбыз - чәкчәк аша да күрсәттеләр. Бәйрәмгә килүчеләрне баллы, татлы ризыктан да авыз иттерделәр.

    Районыбызның 200гә якын сәхнә остасы җыр-биюләрен бүләк итте бу көнне бәйрәм кунакларына. Казаннан килгән артистлар Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбазов, Эльвира Хәйруллина да Сабантуйга ямь өстәделәр.

    ХӨРМӘТЛӘДЕЛӘР

    Көчек һәм Тирсә авылларында туып-үскән каты куллы кызларыбыз Миләүшә Гыймранова һәм Альмира Хәбибуллина - кул көрәше буенча районыбыз данын бөтен дөньяга таныткан кызлар. Елның-елында Россия күләмендә беренче урыннарны яулап, алар Европа, Дөнья ярышларында да катнашу хокукына ия булалар. Миләүшә халыкара класслы спорт мастеры исемен лаеклы йөртә, Альмира да - спорт мастеры. Алар сәхнәдә дә хөрмәтләнделәр. Шулай ук авыл җирлекләре арасында узган спартакидада беренче өчлеккә кергән Тирсә, Исәнбай, Сарсак-Омга авыл җирлекләре башлыклары Рафил Закиров, Фәнил Сираев, Тамара Николаевага сертификатлар тапшырылды.

    ҮЗЕҢНЕ КҮРСӘТЕРГӘ АШЫК

    Сабан туе - уйнап-биеп, спорт чараларында сыналып, чын мәгънәсендә, үзеңне күрсәтә торган бәйрәм ул. Әнә, бәйрәм мәйданында ярышлар кызганнан-кыза бара. Кул көрәшендә генә дә кырыкка якын райондашыбыз осталыгын күрсәтте. Ел саен пьедесталга күтәрелүче Тирсә егете Айрат Сәетов әйтмешли, "быел ярышка чыкмыйм инде дип үзеңне тынычландырасың да, бәйрәмгә килгәч күңелнең ашкынганына түзеп кара!". Үзем дә шул ук хәлдә мин. Быел, әнә, көянтәгә сулы чиләкләрен аскан бер төркем ханымнар янына килеп басканымны сизми дә калдым. Чиләктәге сулар түгелеп бетсә бетте, әмма беренчелекне бирмәдем. Бала-чага кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату ярышларында сыналды. Волейбол уйнарга яратучылар иртәдән кичкә кадәр туп чөйде. Пәһлеваннар 24шәр килолы ике герне күккә генә чөйделәр. Кече Пургадан килгән Алексей Панфилов герләрне 85 (!) тапкыр күтәрде хәтта. Кызлар да бу спорт төреннән читтә калмады. Әгерҗедән Клавдия Плотникова 16 килолы герне 85 тапкыр "чөйде". Быел беренче тапкыр кызлар да станда капчык белән сугышты. Кече Пургадан Диана Чумарева өч көндәшен "бәреп төшерде" дә җиңүче булды.

    Сабантуйның төп бизәге булган көрәш мәйданы бил алышучыларны гына түгел, җанатарларны да күп җыйды.

    - Күздән яшьләр чыга батырларның бил алышканын күзәткәндә. Эх, бар иде шул үземнең мәйдан тоткан чаклар, - дип көрсенеп куйды егетләрнең матур алымнар күрсәтеп көрәшкәнен карап торган Көчектән Ринат Галләмов.

    Көчек авылы егете - Россия чемпионы Гадел Сабирҗанов, бу көнне Сарапулда яшүсмерләр арасында абсолют батыр калып, Әгерҗегә ярышка килеп өлгергән иде. Ул биредә дә үз үлчәү категориясендә беренчелекне яулады.

    - Сарапулда Гадел 30 мең сумлык велосипед белән бүләкләнде. Икенче-өченче урыннарны алган Кадыбаштан Рәсүл Садыйков, Айдар Закировка да бүләкләрнең саллысын бирделәр. Дүртенчедә дә үзебезнең район егете - Варкләд-Бодьядан Павел Матвеев булды, - ди көрәшчеләр өчен сөенеп тренер Альфред Сабирҗанов.

    Исәнбай көрәшчеләренә дә афәрин! Альмир Шәрәфиев, Альмир Рамазанов, Рузил Гобәйдуллин, Рәдиф Мөэминов, Илшат Каеров, төрлесе-төрле төбәктә яшәсәләр дә, бәйрәмгә бердәм булып килгәннәр иде.

    Быелгы көрәшнең үзенчәлекле бер өлеше абсолют батырга читтән килгән көрәшчеләрне дә кертү булды. Ике тапкыр Дөнья, Татарстан һәм Россия чемпионнары булып калган Менделеев районы Камай авылыннан Ринас КӘЛИМУЛЛИН мәйдан батыры булып калды. Ул тәкә һәм "МирСтрой" ширкәтеннән суыткыч белән бүләкләнде.

    Дагестан кунакларына да урын түрдән бирелде. Үзенчәлекле спорт төре - канатта йөрү белән шөгыльләнүче бу осталарның чыгышын тын да алмый карады Сабантуйга килүчеләр. Баганага башына үрмәләгән Виталий Әхмәтов та үзенең җиңүенә бермәл ышанмыйча торды. "Беренче тапкыр мендем бит баганага", диде ул. Валерий Макаров аңа тәкә һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.

    ...Сагынып көтеп алган бәйрәм, әнә шулай, бер тында узды да китте. Ил-көннәребез тыныч булып, киләсе елда да Сабантуй мәйданында очрашырга язсын, райондашлар!

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: