Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Кулга-кул тотынып эшләячәкбез

    "Миңа эшмәкәрләрне борчыган проблемалар яхшы таныш. Киләчәктә район җитәкчелеге аларны чишүгә төрле яклап ярдәм күрсәтәчәк", - дигән сүзләргә аеруча басым ясады район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Валерий Макаров эшмәкәрләр катнашында узган киңәшмәдә. Эшмәкәрләр белән беренче очрашуы булганлыктан, якын киләчәктә хәл ителәчәк мәсьәләләр белән таныштырудан башлады киңәшмәне Валерий Владимирович. "Иң...

    "Миңа эшмәкәрләрне борчыган проблемалар яхшы таныш. Киләчәктә район җитәкчелеге аларны чишүгә төрле яклап ярдәм күрсәтәчәк", - дигән сүзләргә аеруча басым ясады район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Валерий Макаров эшмәкәрләр катнашында узган киңәшмәдә.
    Эшмәкәрләр белән беренче очрашуы булганлыктан, якын киләчәктә хәл ителәчәк мәсьәләләр белән таныштырудан башлады киңәшмәне Валерий Владимирович. "Иң әүвәл төп игътибарны торак-коммуналь хуҗалыктагы проблемаларны чишүгә юнәлтәчәкбез. Моның белән беррәттән, район һәм шәһәрне төзекләндерү эшләрен дәвам итәчәкбез. Бу, иң беренче чиратта, юлларны төзекләндерү, тротуарлар салу. Бүгенге көндә мине иң борчыганы - шәһәрнең чисталыгы. Җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә генә чиста булуын истә тотып, моңа һәркем үз өлешен кертсен иде. Сез дә чисталык булдыруны үз территориягезне тәртиптә тотудан башлагыз", - дип мөрәҗәгать итте ул эшмәкәрләргә. Яшерен-батырын түгел: кайбер эшмәкәрләр кибетләре йә предприятиеләре тирәсендә тәртип булмауны аның шәһәр үзәгендә урнашмавы белән аңлаталар. Шәһәр үзәгендә булмагач, бу мөһим түгел, янәсе. "Шәһәр үзәге, шәһәр яны дигән аеру булырга тиеш түгел. Шәһәргә керү уңае булсынмы, чыгу уңаемы - ул барыбер безнең территория. Чәчәкләр, декоратив куаклар утырту турында да кайгыртыгыз. Якын киләчәктә һәр шәхси эшмәкәр белән аның карамагындагы оешмада очрашачакмын. Һәм төп игътибар биредә тирә-якны төзекләндерү мәсьәләсе ничек куелуына биреләчәк", - диде Валерий Макаров. "Сезнең арада шәһәрне төзекләндерү, тәртипкә китерү, торак-коммуналь хуҗалык юнәлешендә эш башларга ниятләүчеләр булса, төрле яклап ярдәм күрсәтәчәкбез. Гомумән, хакимиятнең ишекләре һәркайсыгыз өчен ачык. Сез хакимият өчен түгел, хакимият сезнең өчен эшләячәк. Тик моның өчен эшчәнлегегезне закон кысаларында алып барырга кирәк", - дип ассызыклады ул.
    Валерий Макаров авылда гомер кичерүче эшмәкәрләрне борчыган проблемалар белән дә таныш булуын җиткерде. "Мине иң борчыган проблема - халыктан җыелган сөтнең бәясе түбән булу. Бүген бу юнәлештә эш алып барабыз, якын көннәрдә уңай нәтиҗәсе дә булыр дип өметләник", - диде ул. Валерий Владимирович беренче эш көннәреннән үк авылларыбыз тормышы белән танышуны да башлап җибәрде. "Шушы көннәрдә Күләгәштә булып кайттым. Танылган чаңгычылары белән дан тотучы әлеге авылдагы чаңгы базасының нинди кызганыч хәлдә булуын күреп, йөрәк әрнеде. Бу авылда мәктәп бинасы да бернинди заман таләпләренә җавап бирми", - диде Валерий Макаров.
    Киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин авылда эшмәкәрлекне үстерү юлларына тукталды. "ТР Хөкүмәте авылларның киләчәген гаилә фермалары булдыру белән бәйли. Бу юнәлештә безнең районда да байтак кына эшләр башкарылды инде. Хәзерге вакытта 18 гаилә фермасы эшли.Үтәгән, Иске Эсләк, Татар Шаршадысы, Гали, Мукшур, Тирсә авылларында гаилә фермаларын төзү дә ахырына якынлаша", - диде Дилүс Гаскәрович.
    Әлеге киңәшмәдә районыбыздагы бер авылда балыкчылык белән шөгыльләнә башлаулары хакында да хәбәр җиткерделәр. Бу - тиздән район кибетләрендә үзебездә үстерелгән тере балык сатылачак дигән сүз. Без, үз чиратыбызда, әлеге яңа төр эшчәнлек һәм бу эшне башлап җибәрүчеләр турында газетабызда киләчәктә язып чыгарга вәгъдә бирәбез.
    ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе урынбасары Айрат Каюмов 20 сентябрьгә кадәр сыра продукциясен сату турында декларация тутырылырга һәм әлеге декларация РФ Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтына урнаштырылырга тиешлеге турында искәртте. "Тик аңа кадәр һәр эшмәкәр электрон цифрлы имза алырга тиеш", - диде. Аны алу тәртибе белән РФ Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтыннан танышырга мөмкин. Шулай ук район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Белешмәләр өчен телефоннар: 23870, 22151.
    Киңәшмә ахырында эшмәкәр Рафаэль Хәйретдиновның бик тә урынлы тәкъдиме яңгырады. "Безнең шәһәрдә җитештерү бик аксый. Яңа җитәкчебез җитештерү предприятиеләре санын арттыруга игътибар бирсен иде", - диде эшмәкәр. Сүз уңаеннан: 25 ел гомерен урман хуҗалыгында эшләүгә багышлаган Рафаэль Әхәтович кыскартулардан соң үз эшен башлап җибәрә. Кайчандыр урман хуҗалыгы карамагында булган 3нче километрдагы пилораманы менә дигән столяр цехы итеп үзгәртә ул. Өч ир-егетне эшле итә. Менә дүртенче елын алар агачтан төрле әйберләр - ишекләр, тәрәзә кысалары, эскәмияләр ясап халыкка саталар. Ишекләрнең ниндиләре генә юк: филенка ишек, җылытылганы, мунча ишеге... "Аена уртача 30 ишек ясыйбыз", - ди эшмәкәр. Ә менә быел җәен аена 60ар ишек ясаганнар. "Капиталь ремонт уздырылган биш мәктәпкә дә ишекләрне без ясадык. Шуңа күрә җәй безнең өчен, чын мәгънәсендә, кызу булды", - ди Рафаэль Әхәтович. Тик биредә хезмәт куючы егетләрнең берсе дә эштән куркып тормый. "Безнең эшнең ниндидер сихри көче бар. Башта гади тактадан агач эшләнмә формасы китереп чыгару өчен тырышасың. Аннан киптерәсең, буйыйсың. Ә менә үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү - иң күңеллесе", - диләр агач эше осталары Ленар Хәйретдинов һәм Азат Бакиров (1нче биттәге рәсемдә). "Алар шуның кадәр мавыгып, игътибар белән, үз эшләрен яратып иҗади эшлиләр. Осталыкларына үзем дә сокланам", - дип мактый егетләрне җитәкчеләре. Сату уңышлы барган очракта киләчәктә эшләрен тагын да җәелдермәкче эшмәкәр. Ә без хыялларының тормышка ашуын телибез.
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: