Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Кырынды спорт мәйданчыклы булды

Кичә Кырынды авыл җирлегендә күптән көтелгән сөенечле вакыйга - Татарстан Республикасы Президенты программасы буенча төзелгән балалар өчен спорт мәйданчыгы ачу тантанасы булды. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә әлеге мәйданчыкның ачылуына шатлануларын белдерделәр. - Игезәк кызларым Альбина белән Әлфирәне, ике яшьлек улым Әлфирне һич алып кайтып булмый биредән. Балалар бакчасыннан кайтканда...

Кичә Кырынды авыл җирлегендә күптән көтелгән сөенечле вакыйга - Татарстан Республикасы Президенты программасы буенча төзелгән балалар өчен спорт мәйданчыгы ачу тантанасы булды.
Балалар гына түгел, өлкәннәр дә әлеге мәйданчыкның ачылуына шатлануларын белдерделәр.
- Игезәк кызларым Альбина белән Әлфирәне, ике яшьлек улым Әлфирне һич алып кайтып булмый биредән. Балалар бакчасыннан кайтканда ук мәйданчыкка йөгерәләр. Авылыбызның бөтен баласы биредә инде. Караңгы төшкәнче рәхәтләнеп чыр-чу киләләр, - ди Гөлназ Нәфыйкова.
- 6 яшьлек кызым Азалия мәйданчыкны төзи башлагач һәр көнне килә башлаган иде. Хәзер спорт корылмаларында рәхәтләнеп шөгыльләнә. Без үскәндә сәламәтлекне ныгыта, физик яктан чыныктыра торган мондый спорт мәйданчыклары булмады инде, балаларыбыз рәхәтләнеп шөгыльләсеннәр, - ди Алсинә Алиуллина.
Район башлыгы Валерий Макаров, "Мир-Строй" җитәкчесе Али Ибраһимов та малайлар-кызларга күңелле, бәхетле балачакларының һәр көнен файдалы итеп уздыруларын теләделәр.
Аннан Мәдәният йортында гражданнар җыены узды. Быел республика Президенты программасы нигезендә Тукай авылындагы баганаларда фонарьлар алыштырылган.
- Бу авылда хәзер һәр баганад ут яна, бик якты, - диде авыл башлыгы Илназ Закиров.
Үзара салым акчасына йөзьяшәр тополь агачларын кисү, сугыш ветераннары өчен куелган обелискны яңарту, Тукай, Хор.Ключ, Кырынды зиратларын төзекләндерү, су колонкаларын ремонтлау, Кырындыда баганалардагы лампочкаларны алыштырырга уйлыйлар.
- Әмма безнең җирлектә су проблемасын хәл итәргә, Еленовск авылында юлны төзекләндерергә, Мәдәният йортына капиталь ремонт кирәк, - диде Илназ Закиров.
- Су һәм юлны үзара салым акчасына эшләтергә була, ә Мәдәният йортын ремонтлауны 2017 елгы республика программасына кертергә тырышырбыз, - диде Валерий Макаров.
Авыл халкы шулай ук Кырындыга даруханә кирәклеген әйтте. Бу проблеманы да хәл итәргә сүз бирде район башлыгы. Җыенга килүчеләр пай җиренә нәрсә бирүләре белән дә кызыксындылар.
- Быел пай җиренә арпа һәм тритикале өләшәчәкбез, - диде "Агро-Кама" ширкәте директоры Ленар Нургаянов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев