Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кырындыга ябык базар кирәк

    Кырынды авыл җирлегендә узган гражданнар җыенында авыл җирлегендә 2015 елда эшләнгәннәргә йомгак ясалды һәм 2016 елга планнар билгеләнде. Халыкны борчыган проблемалар да уртага салып сөйләшенде. Әлеге проблемаларның берсе - кырындылыларның юл буенда сәүдә итүләренә кагылышлы. - Кичекмәстән Кырындыда кече базар булдырырга, халыкка сату өчен уңайлыклар тудырырга кирәк. Чөнки юл буенда...

    Кырынды авыл җирлегендә узган гражданнар җыенында авыл җирлегендә 2015 елда эшләнгәннәргә йомгак ясалды һәм 2016 елга планнар билгеләнде. Халыкны борчыган проблемалар да уртага салып сөйләшенде. Әлеге проблемаларның берсе - кырындылыларның юл буенда сәүдә итүләренә кагылышлы.

    - Кичекмәстән Кырындыда кече базар булдырырга, халыкка сату өчен уңайлыклар тудырырга кирәк. Чөнки юл буенда сату, беренчедән, сәүдәгәрләрең үзләре өчен куркыныч, икенчедән, сату таләпләренә туры килми, - диде район башлыгы Валерий Макаров.

    Халыкны борчыган проблемаларның тагын берсе - авылда сөт җыючы булмау.

    - Бу проблеманы хәл итәрбез. Сөт җыюны йә Кичкетаң эшмәкәре Рәшит Таҗиевка, йә Әгерҗедән Ринас Гобәйдуллинга йөкләрбез, - диде район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.

    Җыен күңелле нотада тәмамланды - озак еллар Кырынды авыл җирлеге Советында эшләп лаеклы ялга киткән Светлана Шәехованы матур юбилее белән котлап, бүләк һәм чәчәкләр бәйләме тапшырдылар.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: