Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Кырындыда авыл җирлеге Советы бинасы төзекләндерелә

2016 елдан бирле Татарстанда авыл җирлекләре Советлары биналарына капиталь ремонт уздыру буенча дәүләт программасы эшли. Аның кысаларында быел Кырындыдагы авыл җирлеге Советы бинасы капиталь төзекләндерелә.    

 

Кырынды авыл җирлеге Советы 2008 елга кадәр колхоз конторасына урнашкан була. Ә шул елны Мәдәният йорты бинасына күченәләр.

  • Әлеге бина 1987 елда сафка баскан иде. Димәк, 30 елдан артык биредә ремонт ясалганы юк, ди Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров.

Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге “СтройГигант“ ширкәте төзүчеләре ремонт эшләрен февраль аенда башлаган булганнар. 

  • Шушы чор  эчендә электр хуҗалыгы капиталь ремонтланды. Суүткәргечләр, канализация, җылылык системалары тулысынча алыштырылды. Авария хәлендәге стеналар гипсокартон кагылып штукатурланды һәм буялды. Түшәмнәр ремонтланды. Идәннәргә линолеум җәелде. Канализация яңартылды, җылы бәдрәф эшләнде. Ишек-тәрәзәләр алыштырылды. Эшләргә уңайлы булырлык итеп бүлмәләр бүленде, дип сөйли Илназ Илгизәр улы.

Бригадир Мгер Бегианян җитәкчелегендә эшләүче төзүчеләр эшеннән бик канәгать ул.

  • Һәрвакыт килешеп, киңәшләшеп эшлиләр. Һәркайсы үзенә тапшырылган бурычны сыйфатлы итеп, җиренә җиткереп башкара, дип мактый.

Ике бүлмә тулысынча диярлек әзер инде. Өченче бүлмәдә дә ремонт эшләре ахырына якынлаша. 1 июньгә барлык эшләрне дә бетерергә планлаштыралар төзүчеләр.  

  • Алдагы елда Мәдәният йорты да капиталь ремонт программасына кертелсә, бу бина тулысынча яңарып, авылның йөзек кашына әверелер иде, ди Илназ Закиров. 

 

Белешмә:

Безнең районда әлеге программа кысаларында Иж-Бубыйда, Кодашта, Шаршадыда авыл җирлекләре биналары төзекләндерелде. Кырынды авыл җирлеге Советы бинасы – исәп буенча дүртенчесе. Биредә проект эшләре 2 миллион 300 мең сумга исәпләнгән.   

Дания АБЗАЛИЕВА.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев