Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Лагерьда ничек ашаталар

    Бу дүшәмбедән районыбызның 21 мәктәбендә сәламәтләндерү лагерьлары эшли башлады. Аларда 1000нән артык бала ял итә. Гадәттә, бала лагерьдан кайтуга әниләр, дәү әниләр иң беренче "Бүген нәрсә ашадыгыз?" дип сорыйлар. Бу аңлашыла да. Без, әниләр, иң әүвәл балабызның тамагы тук булсын дип тырышабыз бит. Лагерьларда балаларны тукландыру ничек оештырылган? Ата-аналарны кызыксындырган...

    Бу дүшәмбедән районыбызның 21 мәктәбендә сәламәтләндерү лагерьлары эшли башлады. Аларда 1000нән артык бала ял итә.

    Гадәттә, бала лагерьдан кайтуга әниләр, дәү әниләр иң беренче "Бүген нәрсә ашадыгыз?" дип сорыйлар. Бу аңлашыла да. Без, әниләр, иң әүвәл балабызның тамагы тук булсын дип тырышабыз бит. Лагерьларда балаларны тукландыру ничек оештырылган? Ата-аналарны кызыксындырган бу сорауны без мәктәп ашханәләре белән турыдан-туры эшләүче мәгариф идарәсенең анализ һәм контроль бүлеге баш белгече Адилә НИГЪМӘТУЛЛИНАга бирдек.
    - СанПин таләпләренә туры китереп, без 21 мәктәп яны лагере өчен 21 көнгә менюны алдан ук төзеп куйдык. Бу - барлык лагерьларда да балалар бертөрле туклана дигән сүз. Меню санэпидемиологлар тарафыннан расланды. Шәһәр лагерьларында һәр ризыкны медицина хезмәткәре тикшереп караганнан соң гына балаларга бирергә рөхсәт ителә. Лагерьлар иртәнге сәгать 8.30дан 14.30га кадәр эшли. Балалар биредә иртән һәм көндез ашыйлар. Алар арасында Казаннан кайтарылган витаминлы эчемлек бирелә. Бу эчемлек 13 төрле витаминга, тимер, кальций һәм магнийга бик бай. Меню гел төрлеләндереп торыла. Бер төрле ризыкны өч көннән соң гына кабатларга рөхсәт ителә. Мәсәлән, көндезге аш атна буе төрледән-төрле: щи, рассольник, борщ, токмачлы, борчаклы, ярмалы ашлар. Иртән нигездә сөтле ботка, май белән сыр бирелсә, көндезге аш вакытында балалар иң беренче свежий яшелчәдән салат ашыйлар. Балаларга кыздырылган ризыклар бирелми. Нигездә сыер һәм тавык итен, балыкны пешереп, парда әзерләп бирәбез.
    - Ит, сөт ризыкларын кайлардан аласыз?
    - Мәктәп ашханәләрен ит һәм сөт ризыклары белән даими тәэмин итүче сыналган эшмәкәрләребез бар. Мәсәлән, ит белән Шәйхетдиновлар, "Партнер" ширкәте тәэмин итә. Сөт ризыкларын райпо һәм эшмәкәр Сәләхиев китерә. Алардан продуктны лагерь начальнигы, өлкән повар һәм медицина хезмәткәре тикшереп кабул итеп алалар.
    - Лагерьда баланы бер көн ашату күпмегә төшә?
    - Уртача 108 сумга. Ә ата-ана лагерь өчен нибары 415 сум түли. Сабые мәктәп яны лагерена йөри торган ата-ананың күңеле тыныч булсын. Лагерьда балагызның тамагы тук, аның тормышына бернинди куркыныч янамый, алар өчен нинди генә кызыклы, файдалы чаралар уздырылмый. Без, урыннарга чыгып, балаларның дөрес туклануын оештыруны даими контрольдә тотабыз. Балалар да, ата-аналар да лагерь тормышыннан канәгать булсын өчен барысын да эшлибез.
    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: