Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Лаеклыларны хөрмәтләделәр

    Хакимиятнең актлар залында Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча, тантана хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хезмәттәшләрен искә алудан башланды. Аннан полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге начальнигы Ренат Ибраһимов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев котладылар. -...

    Хакимиятнең актлар залында Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды.
    Күркәм гадәт буенча, тантана хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хезмәттәшләрен искә алудан башланды. Аннан полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге начальнигы Ренат Ибраһимов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев котладылар.

    - Сезнең хезмәтегез - бик тә кирәкле, җаваплы, тынгысыз, ә кайчак куркыныч та. Көн саен рәхимсезлек, катлаулы җинаятьләр белән очрашып торсагыз да, күңелегез шәфкатьле, уйларыгыз чиста булсын, - диде Андрей Авдеев.
    Аннан сүзне хөрмәтле полиция ветераннары алды.
    - Без сезнең уңышларга сөенәбез, уңышсызлыклар өчен борчылабыз. Киләчәктә ешрак сөендерегез, яхшы полиция хезмәткәрләре генә түгел, ышанычлы дус, яшьләргә остаз һәм үрнәк гаилә башлыгы булыгыз, - дип теләде ветераннар советы рәисе Фәрит Ваһапов.
    Шунысы сөенечле: Әгерҗе бүлеге полиция хезмәткәрләре быел республика күләмендә яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Күпләрнең тырыш хезмәте лаеклы бәяләнде. Россия Эчке эшләр министрлыгының I, II, III дәрәҗә "Хезмәттәге аерымлыклары өчен" медальләре белән Ренат Ибраһимов, Илшат Халиков, Илдар Туганаев, Илдар Галиев, Ленар Закиров, Илназ Җиһәнгәрәев, Ләйлә Йосыпова, Рубин Хәмидуллин бүләкләнделәр.
    Кайбер хезмәткәрләр бер баскычка югарырак званиегә ия булдылар. Бер төркем полиция хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
    Екатерина САМСОНОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: