Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Лицейда кызу эш кайный

Мәктәпләрдә әле уку елы тәмамланмады. Ә республика программасы кысаларында капиталь ремонт уздырылучы биш мәктәптә дә көне буе кызу эш кайный. "Әлеге мәктәпләрнең барысы да озакламый яңа түбәле булачак. Ямурзада түбәне ябып, тышкы яктагы ремонт эшләренә керештеләр инде. Варкләд-Бодьяда тәрәзәләрне алыштыралар, Кичкетаң белән Исәнбайда ягулык системасын яңарталар. 15 августка әлеге мәктәпләр...

Мәктәпләрдә әле уку елы тәмамланмады. Ә республика программасы кысаларында капиталь ремонт уздырылучы биш мәктәптә дә көне буе кызу эш кайный.
"Әлеге мәктәпләрнең барысы да озакламый яңа түбәле булачак. Ямурзада түбәне ябып, тышкы яктагы ремонт эшләренә керештеләр инде. Варкләд-Бодьяда тәрәзәләрне алыштыралар, Кичкетаң белән Исәнбайда ягулык системасын яңарталар. 15 августка әлеге мәктәпләр танымаслык булыр дип өметләнәбез", - ди мәгариф идарәсе начальнигы Тамара Николаева. Ә без ремонт барышын үз күзләребез белән күрү өчен Сарсак-Омга лицеена юл тоттык. Биредә ремонт эшләрен башкаруга 9 миллион сумга якын акча бүленгән.
Биредә ремонт эшләрен апрель урталарында ук башлаганнар инде. Башта ата-аналар белән җыелыш уздырып, ремонт вакытында укуларны биредә дәвам итәргәме, әллә Тирсә мәктәбенә күченергәме, дип фикер алышканнар. Аннан "өйдә барыбер яхшырак" дигән уртак фикергә килгәннәр.
Төзүчеләр уку барышына комачауламый. Дәресләр вакытында алар түбә ремонтлау белән мәшгуль. Ә менә ишекләрне алыштыру, ягулык системасын яңарту кебек эшләрне дәресләрдән соң башкаралар. Биредә төзекләндерү эшләре белән Марат Вәлиуллин җитәкчелегендәге "Төзелеш-монтаж идарәсе" җәмгыяте шөгыльләнә.
Моннан ике ел элек балалар бакчасы да лицей бинасына күчкән иде. Уңайлырак булсын өчен, ике оешманы подрядчиклар стена белән аерып куйганнар. "Тик бу киләчәктә дә хезмәттәшлек итүгә комачаулык итмәячәк. Буыннар бәйләнеше белем бирү һәм тәрбия эшендә мөһим роль уйнавын һәркайсыбыз яхшы белә", - ди директор урынбасары Ольга Широбокова. Ул лицей коллективының төзүчеләрнең эшеннән канәгать булуын да әйтеп үтте.
Лицей директоры Сергей Маркитонов та ремонт барышын һәрчак контрольдә тота. "Ул кичләрен дә берничә тапкыр лицейга килеп подрядчикларның эшен тикшереп китә", - ди Ольга Николаевна. Сергей Юрьевич үзе дә туган мәктәбендә капиталь ремонт уздырылуына ихластан сөенүен яшерми. Киләсе елда бу бина төзелгәнгә 40 ел була бит инде. "Капиталь ремонт уздырылгач, безнең лицейны япмаслар" дип тә сөенәләр авыл укытучылары. Без дә беренчеләрдән булып Россия Президентның миллион сумлык грантына лаек булган бай тарихлы Сарсак-Омга лицеена оптимальләштерү җилләре кагылмас, дип ышанабыз.
Капиталь ремонт уздырылуга өлкәннәрдән бигрәк балалар шат. "Иске түбәдән су үтә иде инде. Яңасына алыштыргач, су да үтмәс, матур да булыр. Көн саен мәктәпкә килүебезгә кабинетларда яңа ишекләр куелуына да сөенәбез. Мәктәп яңаргач, укуы да күңеллерәк", - ди 6нчы сыйныф укучысы Ксения Никифирова. Ә менә тиздән мәктәпне тәмамлаучы Светлана Богданова ремонт ясалган матур лицей белән хушлашуы тагын да авыр булачак, ди. Чыгарылыш сыйныф укучылары 1 сентябрьдән уку елын яңартылган мәктәптә башлаячак балаларга бераз көнләшеп тә карыйлар.
Төзүчеләр, лицейда төзекләндерү эшләрен яхшы сыйфат белән башкарып, укытучыларны да, укучыларны да сөендерергә ышандырдылар.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев