Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Маршрут таксиен көтеп алабыз

Таксистлар, ЮХИДИ, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, шәһәр җитәкчелеге катнашында узган киңәшмәдә район башлыгы Валерий Макаров Әгерҗедә пассажирлар йөртүдә якын киләчәктә тәртип салынырга тиеш, дигән катгый таләп куйды. Бүген Әгерҗе районында пассажирлар йөртү эшчәнлеге белән унбер эшмәкәр шөгыльләнә. Районда Әгерҗе-Салагыш (Р.Хисамов), Әгерҗе-Кам.Ключ (В.Никитин), Әгерҗе-Красный бор (Р.Юрьев) маршрутларында автобуслар йөри. "Әгерҗе автотранспорты"...

Таксистлар, ЮХИДИ, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, шәһәр җитәкчелеге катнашында узган киңәшмәдә район башлыгы Валерий Макаров Әгерҗедә пассажирлар йөртүдә якын киләчәктә тәртип салынырга тиеш, дигән катгый таләп куйды.


Бүген Әгерҗе районында пассажирлар йөртү эшчәнлеге белән унбер эшмәкәр шөгыльләнә. Районда Әгерҗе-Салагыш (Р.Хисамов), Әгерҗе-Кам.Ключ (В.Никитин), Әгерҗе-Красный бор (Р.Юрьев) маршрутларында автобуслар йөри. "Әгерҗе автотранспорты" ширкәте (И.Нәбиуллин) автобуслары "Әгерҗе-Чаллы" юнәлешендә хезмәт күрсәтә.
Әгерҗе халкы нигездә "РЭТРАЛ" (Л.Шәймәрданова), "Альянс" (И.Галиев), "Каскад" (С.Щетилин), "Сокол" (М.Краснов), "Тимер юл" (Р.Шәйхетдинов), "Форсаж" (И.Дружинин) таксопарклары хезмәтләреннән файдалана. Аларда пассажирларны йөртү бәясе - 70 сум.
Күптән түгел Әгерҗедә "Барс" маршрут таксие ("Регина" ширкәте) йөри башлау күпләр өчен шатлыклы вакыйга булды.
- Моңа кадәр көн саен 70әр сум түләп таксида эшкә йөрү ке
сәгә бик тә суга иде. Шуңа "Барс" маршрут автобуслары йөри башлаган көн минем өчен чын бәйрәм булды. Автобус расписание буенча йөри, бәясе дә кыйммәт түгел - нибары 15 сум. Әлеге таксиның ял көннәрендә йөрүе аеруча уңайлы. Берүк, туктата күрмәсеннәр бу автобусларны, - ди "кирпичка" микрорайоныннан шәһәр үзәгенә көн саен эшкә йөрүче Людмила Маркова.
Моңа кадәр безнең редакциягә шалтыратып та Әгерҗедә автобус йөрмәүгә карата үз фикерләрен җиткерүчеләр күп булды. Өлкән яшьтәге бер апаның: "Безнең Әгерҗе кебек автобус йөр
ми торган берәр район үзәге бармы икән тагын Татарстанда?!" - дип канәгатьсезлек белдерүе - әле дә хәтердә.
- Киләчәктә "Барс" таксиен вокзал һәм Боз сарае юнәлешләрендә йөртү маршрутын да уйларга кирәк. Чөнки шәһәр халкы маршрут автобусларын әлеге якларга йөртүебезне дә үтенә, - диде Валерий Макаров.
Киңәшмәдә катнашучылар алдына башка бик күп бурычлар да куелды. Болар - такси хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, пассажирларның иминлеген тәэмин итүгә зур игътибар бирү.
- Киләчәктә такси машиналарын кую өчен махсус урыннар да булдырылырга тиеш, - диде район башлыгы. Чыннан да, "Вкусный дом" кибете тирәсе булсынмы, социаль яклау идарәсе бинасы янымы - һәркайда такси машинасына юлыгасың. Хәтта хакимият бинасы каршындагы мәйданга куючылар да бар машиналарын. Вокзал тирәсен әйткән дә юк.
- Әлеге һәм башка көнүзәк мәсьәләләргә чишелеш табу өчен кимендә айга бер тапкыр очрашып, фикер алышып торачакбыз, - дип нокта куйды киңәшмәгә Валерий Макаров.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев