Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Машиналар шәһәрне читләтеп узачак

Пугачеводагы хәрби частьта шартлаулар булганда Әгерҗене урап үтүче юл кирәклегенә тагын бер тапкыр ныклап инандык. Бу төнне шәһәрдән чыгып китү өчен бердәнбер юл булган К. Маркс урамының буеннан буена барлыкка килгән "бөке"ләрдә машиналар сәгатьтән артык утырды. Әгерҗене урап узучы юл кирәклеге турында инде ничә еллар сүз алып барылса да, бу...

Пугачеводагы хәрби частьта шартлаулар булганда Әгерҗене урап үтүче юл кирәклегенә тагын бер тапкыр ныклап инандык. Бу төнне шәһәрдән чыгып китү өчен бердәнбер юл булган К. Маркс урамының буеннан буена барлыкка килгән "бөке"ләрдә машиналар сәгатьтән артык утырды.

Әгерҗене урап узучы юл кирәклеге турында инде ничә еллар сүз алып барылса да, бу кискен проблеманың әлегәчә урыннан кузгалганы булмады. Нәтиҗәдә, шәһәребез урамнары аша уза торган зур йөк машиналары бик күп проблемалар тудыралар. Ә бит Әгерҗенең төп К.Маркс урамы аша тәүлегенә 100-120 йөк машинасы уза. Рәсәйнең кайсы гына төбәкләренең нинди генә маркалы йөк машиналары юк алар арасында?! Беренчедән, алар шәһәребез юлларын бик тиз сафтан чыгаралар. Ә аларны ремонтлау өчен федераль яки республика бюджетыннан да акча бирелми. Фәкать район казнасы акчасына гына ремонтлана бу юллар. Икенчедән, йөк машиналарының агымы еш кына шәһәр урамнарында "бөке"ләр тудыра. Өченчедән, йөк һәм җиңел машиналарның авария тудырган очраклары да була. Ә бу йөк машиналары уза торган һәм шактый тузган "БАМ" күпере белән бер-бер хәл килеп чыкса, нәрсә булачагын күзаллавы да куркыныч. Чөнки бөтен төр транспорт чарасы өчен Әгерҗегә керү һәм чыгу юлы фәкать К.Маркс урамы буенча гына.
Моңа кадәр дә район җитәкчелеге шәһәрне урап уза торган юл төзүнең берничә вариантын тәкъдим итеп карады. Биектау яки Иж-Бәйки, йә булмаса Әгерҗе яныннан борылышлар ясау вариантлары зур акча таләп итә иде.
Валерий Макаров район башлыгы кәнәфиенә утыргач та урау юллар кирәклеген Татарстан һәм Удмуртия җитәкчелеге алдында да берничә тапкыр күтәреп чыкты. Ниһаять, боз урыннан кузгалды.
Узган атнада Кече Пурга районы хакимиятендә бу проблеманы хәл итү буенча эшлекле сөйләшү булды. Удмуртиянең транспорт һәм юл төзелеше министры урынбасары Владимир Афонькин, Кече Пурга районы башлыгы Алексей Ерохин, Валерий Макаров һәм Удмуртиянең башка тармак белгечләре катнашындагы очрашу барышында урау юл төзүнең бик отышлы вариантына тукталдылар һәм шундый карарга килделәр. Урау юл Иж-Бубый һәм Иж-Бәйки аралыгындагы юлдан кереп китә торган Кече Пурга районы Югары Бубый-Иске Монья авыллары яныннан Ижау-Можга федераль трассасына чыгачак. Иж-Бәйки-Иж-Бубый участогыннан Югары Бубыйга таба тимер юлга кадәр булган 500 метр арада юл төзү безнең районга йөкләнә. Ә калганы Удмуртиядән финансланачак.
- Урау юл төзүнең мондый вариантына тукталу безнең район өчен бик отышлы дип саныйм. Проектлау эшләре быел тормышка ашырылачак. Ә юл төзү 2015 елның планына кертелер дигән өмет бар, - ди Валерий Макаров.
Димәк, якын киләчәктә Әгерҗене урап уза торган юл төзелгәч, көндез дә, төнлә дә йөк машиналары агыла торган Островский, К.Маркс урамнары тын алыр, бу юлларда "бөке"ләр дә, юл фаҗигаләре дә булмас дигән өметтә калабыз.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев