Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Мегаферма кышка әзер булачак

"Ноябрь аена 840ар баш сыйдырышлы ике сыер абзарын, бозаулату, сөт-сыер саву һәм административ-көнкүреш блокларны берләштерүче корпусны, ике профилактик корпусны төзү эшләре тәмамланырга тиеш", - ди мегаферманың төзелеш эшләре буенча идарәче урынбасары Фәнис Хәбибуллин. Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта Яңавылдан ерак түгел урында 2600 башка исәпләнгән мегаферма төзелә. Май ахырында ук Австралиядән...

"Ноябрь аена 840ар баш сыйдырышлы ике сыер абзарын, бозаулату, сөт-сыер саву һәм административ-көнкүреш блокларны берләштерүче корпусны, ике профилактик корпусны төзү эшләре тәмамланырга тиеш", - ди мегаферманың төзелеш эшләре буенча идарәче урынбасары Фәнис Хәбибуллин.
Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта Яңавылдан ерак түгел урында 2600 башка исәпләнгән мегаферма төзелә. Май ахырында ук Австралиядән 1200 баш нәселле тана кайтартылып, Варкләд-Бодьядан ерак түгел 4 кардага урнаштырылган иде. Алар янына ноябрьдә тагын 900 баш тана кайтартылачак. "2 мең нәселле терлекне исән-имин кышлату өчен, биналарны срогында сафка бастырырга кирәк. Ә моның өчен көнне-төнгә ялгап эшләми булмый. Моны төзелешнең генераль подрядчигы "КамГЭСэнергострой" җәмгыяте һәм 15 субподрядчы оешма эшчеләре яхшы аңлый. Төзелештәге 200гә якын эшчегә барлык шартларны тудырырга тырышабыз: вакытлыча яшәр өчен вагоннар бар, өч тапкыр кайнар ризык та кыр вагоннарында әзерләнә", - ди Фәнис Рәфисович.
"Өй салуның ние бар: чутлыйсы да мүклисе" дигән мәкаль белән мондый гигант төзелешне алып баручылар һич тә килешмидер. Бу очракта да шулай: беренче карашка, төзелештә без булган июнь аеннан бирле әллә ни үзгәрешләр дә булмаган кебек. Икенче яктан, төзелешнең күзгә күренми торган эшләре дә бик күп бит аның. Биредә дә, әнә, суүткәргеч, канализация эшләрен тулысы белән тәмамлаганнар, хәзерге вакытта юл салу, газ үткәрү эшләре алып барыла. Дүрт су скважинасының икесен инде эшкә җиккәннәр. 630ар киловаттлы ике подстанция дә тулы көченә эшли. Цемент измәсе-бетон узелын эшләтеп җибәрү дә төзелеш эшләрен башкаруны күпкә җиңеләйткән. Хәер, күзгә күренерлек эшләр дә юк түгел: 1нче корпусның (сыер абзары) агач-пленкалы конструкциясенең өчтән бер өлеше инде әзер. "Конструкциягә кадәр барып җиткән икән, бу бинаны төзү буенча төп эш артта калган, дигән сүз. Хәзерге заманча материаллар белән әлеге конструкцияне тышлап кую озак вакыт таләп итми", - ди Фәнис Хәбибуллин. Шул рәвешле, ике сыер абзарын инде сентябрь аенда төзеп бетермәкчеләр. Аннан абзарларны җиһазлау эше башланачак. Моның белән беррәттән, башка корпусларны төзү эшләрен алып бару да планлаштырыла.
Төзелеш мәйданы янәшәсендә - 12 азык траншеясы. Бу гаҗәп тә түгел: 2 мең баштан артык малны кышлату өчен азык та мулдан кирәк булачак. "5әр тонна сыйдырышлы 12 траншеяның 10сы азык салыр өчен инде тулысы белән әзер. Шуның берсен күпьеллык үләннәрдән чабылган сенаж белән тутырдык. Икенчесенә катнаш азык салабыз. Якын арада бу траншеяны да тутырып бетерәчәкбез. Аннан чират - өченчесенә. Анысына кукуруздан силос салу планлаштырыла", - ди мегаферма идарәчесе Тәлгать Муллануров. "Австралиядән кайтартылган маллар бездәге шартларга ияләшеп беттеме инде?" дигән сорауны да бирми кала алмадым. "Маллар исән-сау, шөкер. Аларга карата барлык ветеринар чаралар да үзвакытында уздырыла. Ашату-эчертү ягы да җайга салынган: һәракайсына көн саен 2шәр кило комбиазык, 1әр кило фураж бирелә. Печән, салам - һәрвакыт алларында. Малларны карау - 5 эшче карамагында. Кадрәктән килеп эшләүче терлекчеләрнең эшеннән мин канәгать", - ди Тәлгать Хәмзович.
Әйе, ерак җирләрдән кайтартылган таналарны исән-имин кышлату өчен, биналарны планлаштырылган срокка төзеп бетерү - көн үзәгендәге бурыч. Башкача мөмкин дә түгел. Яшь таналар инде март-апрель айларында бозаулый да башлаячак бит.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев