Мәктәпләрдә капиталь ремонт старт ала
Мәктәпләр тарихында булмаган сөенечле хәл: быел райондагы биш мәгариф учреждениесендә - Кичкетаң, Исәнбай, Варкләд-Бодья мәктәпләрендә, Ямурза бакча-мәктәптә һәм Сарсак-Омга лицеенда капиталь ремонт эшләре үткәреләчәк. Бу бәхетле исемлеккә әлегә эләгә алмаган мәктәпләр аларга ак көнләшү белән карыйлардыр. Киләчәктә мондый бәхет башкаларга да елмаер әле. Чөнки мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү прораммасы өч...
Мәктәпләр тарихында булмаган сөенечле хәл: быел райондагы биш мәгариф учреждениесендә - Кичкетаң, Исәнбай, Варкләд-Бодья мәктәпләрендә, Ямурза бакча-мәктәптә һәм Сарсак-Омга лицеенда капиталь ремонт эшләре үткәреләчәк.
Бу бәхетле исемлеккә әлегә эләгә алмаган мәктәпләр аларга ак көнләшү белән карыйлардыр. Киләчәктә мондый бәхет башкаларга да елмаер әле. Чөнки мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү прораммасы өч елга исәпләнгән.
Исегезгә төшереп үтәбез: быел Татарстанда 30 елдан артык ремонт күрмәгән мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү буенча зур күләмле программа старт алды. Аңа 2 млрд 204 млн сум акча бүлеп бирелде. Барлыгы 163 мәктәпне зур ремонт эшләре көтә. Шуларның бишесе - безнең районда.
"Программада алты төр эш башкару - түбәләрне, тышкы һәм эчке ишекләрне, инженер коммуникацияләрен,тәрәзәләрне, санузелларны алыштыру каралган. Вәркләд-Бодья һәм Ямурза мәктәпләрендә бәдрәфләр әлегә кадәр тышта иде бит. Яңа уку елыннан бу мәктәпләрдә дә укучыларыбыз җылы бәдрәфләргә йөриячәкләр", - ди мәгариф идарәсе начальнигы Тамара Николаева. Бу эшләрне башкарып чыгу өчен безнең районга барлыгы 29,5 млн сум акча бирелә. Капиталь ремонт эшләрен тәҗрибәле төзелеш компанияләре - "Әгерҗе МСО" (җитәкчесе Ринат Арасланов), "Стройград" (Илнур Мифтахиев), "Ижстройсервис" (Рәис Минагулов), "Строймонтаж" (Тимур Габбасов), "Мир-строй" (Али Ибраһимов) башкарачак. Төзүчеләр, уку елы тәмамланганчы ук, 1 апрельдән эшкә керешәләр. Чөнки Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ремонт эшләрен 15 августка тулысынча төгәлләргә дигән катгый бурыч куйды. Ә эш күләме бик зур. Төзүчеләр эшне түбәләрне алыштырудан башлыйлар һәм алар дәресләр алып баруга әллә ни комачаулык итмәячәкләр. Вакытлыча кыенлыкларга укытучыларга да, укучыларга да бераз түзәргә туры киләчәк, әлбәттә.
Ата-аналар арасында капиталь ремонтка акча җыячаклар икән дигән имеш-мимешләр дә йөри. Бу сүзләргә Тамара Николаева болай дип җавап бирде: "Ата-аналардан мәҗбүри акча җыю катгый рәвештә тыела. Бу турыда мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов та каты итеп әйтте. Мәктәпләргә ярдәм итәргә теләгән предприятиеләр, эшмәкәрләр, мәктәпнең элекке укучылары ремонт эшләрен үткәрүдә иганаче була алалар".
Моннан тыш, Әгерҗедәге коррекцион мәктәп-интернатка да ремонт үткәрү планлаштырыла.
Журналистлар өчен үткәрелгән брифингта А.Гыйльметдинов "Капиталь ремонт эшләре тәмамлангач, мәктәпләргә яңа заманча җиһазлар да кайтарылачак", дигән тагын бер сөенечле хәбәр җиткерде. Бу - авыл мәктәпләре дә тиздән XXI гасыр таләпләренә җавап бирәчәк дигән сүз.
Рәмзия Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев