Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Мәскәү күз яшьләренә ышанырмы?

    Пугачево бистәсендәге хәрби арсеналда узган елгы шартлаулар искә төшсә, хәзер дә тәннәр чемердәп куя. Ул коточкыч куркыныч көннәрдә дары мичкәсе өстендә яшәдек бит. Белгечләр бу шартлауларның көчен 4,5 баллы җир тетрәүгә тиңлиләр. Әлеге фаҗига Әгерҗедә тузган торакларда яшәүче 400гә якын кешене аеруча авыр хәлдә калдырды. Бигрәк тә шәһәребезнең Энгельс, Чайковский,...

    Пугачево бистәсендәге хәрби арсеналда узган елгы шартлаулар искә төшсә, хәзер дә тәннәр чемердәп куя. Ул коточкыч куркыныч көннәрдә дары мичкәсе өстендә яшәдек бит. Белгечләр бу шартлауларның көчен 4,5 баллы җир тетрәүгә тиңлиләр. Әлеге фаҗига Әгерҗедә тузган торакларда яшәүче 400гә якын кешене аеруча авыр хәлдә калдырды.
    Бигрәк тә шәһәребезнең Энгельс, Чайковский, Ометов, К. Маркс урамнарындагы 1930 елларда төзелгән бараклар шартлаулар нәтиҗәсендә зур зыян күрде. Тәрәзә пыялалары коелудан тыш, түшәмнәрдә, стеналарда ярыклар барлыкка килде, түшәмнәр ишелеп төшәр дәрәҗәгә җитте. Кайбер фатирлар бөтенләй кеше яшәмәслек хәлгә килде. Шартлауларның аяныч нәтиҗәләрен авария хәлендәге йортлардагы халык кышын аеруча нык сизде. Котельныйлар тулы көченә эшләп, йортлардагы җылыткыч торбалар кайнар булуга карамастан, "бүлмәләрдә температура 13-15 градустан күтәрелмәде, стеналар бозланды, идәндә киез итек белән дә аяк өшеде", диләр Энгельс урамындагы йортларда яшәүчеләр. Район хакимиятенә, республика җитәкчелегенә бу йортлардагы суыктан зарланып халыктан дистәләгән хатлар агылды.
    Әгерҗедә шартлау нәтиҗәләрен бетерү буенча халыкка шактый ярдәм күрсәтелсә дә, "авария хәлендәге йортларны төзекләндерүнең файдасы булмаячак. Шартлаулар болай да тузган торакны бөтенләй сафтан чыгарды. Кем әйтмешли, төрттең исә аварга тора. Аларны төзекләндерүгә алыну - акчаны суга салу гына булачак", дигән иде ул чакта ук район башлыгы Фәрит Габбасов. Быел февраль аенда Әгерҗегә элекке МЧС министры Сергей Шойгу җитәкчелегендәге комиссия килгәч тә ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм район җитәкчелеге шуны расларга тырышты. Министр үзе дә шул фикергә килде һәм авария хәлендәге йортларда яшәүчеләргә торак сертификаты бирергә кирәк дигән ныклы карарга килүен әйтте. Ә бу Әгерҗедәге 70 баракта яшәүче 378(!) кешене яхшы фатирларга күчерү дигән сүз иде. Мондый зур төзелеш алып бару өчен 574 миллион сумлык торак сертификаты бирү турында сүз барды. Ул чакта Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе Илдар Халиковның "баракларны сүтеп, андагы халыкны яңа торак белән тәэмин итү тормышка ашса, бу - Әгерҗе өчен зур революция булачак", дигән иде. Без Фәрит Габбасовның "Баракларда яшәүчеләр өчен өч катлы йортлар төзиячәкбез. Төзелеш өчен урыннар әзерли башладык инде" дигән сүзләрен газета аша халыкка җиткереп, шатландырган идек. Бернинди уңайлылыгы булмаган йортларда гомер кичергән халыкның бу хәбәрне ишеткәч, ничек сөенгәнен белсәгез иде...Дөрестән дә күктән төшкән бәхет булачак бит бу. Район җитәкчелеге,әлеге программаны Мәскәүдә ике министрлыкта уңышлы яклап, карарга РФ финанс министры һәм Премьер-министр кул куйганны көтә башлады.
    Тик бу шатлык озакка бармады. Район башлыгы адресына Россия Финанс министрлыгыннан килгән хатта әлеге йортларның шартлауларга кадәр үк авария хәлендә булмады микән дигән сорау тууын һәм алар әлеге 70 йортта тагын бер тапкыр экспертиза үткәрәчәкләрен хәбәр иткәннәр.
    Узган атнада әлеге баракларда яшәүчеләрне район Мәдәният сараена җыеп, аларга килеп туган катлаулы хәлне аңлату Фәрит Габбасовка да җиңел булмады. Әгерҗедәге баракларны җир йөзеннән себереп, халыкны яхшы фатирлар белән тәэмин итү хыялы белән янып йөргәндә бу хәбәр башка таяк белән суккан кебек тәэсир итте, әлбәттә. Әлеге экспертизаны җәйге челләдә түгел, кышкы 30 градус суыкта үткәрергә кирәк иде дә бит... Шул чакта гына алар чынбарлыкны үз күзләре белән күрерләр иде.
    Тиздән Әгерҗегә Мәскәүдән киләчәк комиссия әлеге йортларда ныклы тикшерү үткәргәннән соң нинди карарга килер, анысын әлегә беркем дә фаразлый алмый. Ләкин өметсез - шайтан гына, диләр. Мәскәү Әгерҗедә авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрнең күз яшьләренә ышанырмы? Халык стеналары, түшәмнәре җимерелергә торган йортларда тагын ничек кыш чыгар?..
    Бу катлаулы хәлнең чишелешен газета битләрендә яктыртып барырбыз.

    Рәмзия Зарипова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: