Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Миләүшә” икенче яшьлеген кичерә

Яңа елны безнең "Миләүшә" балалар бакчасы коллективы быел аеруча шатланып каршы ала. Мәрхәмәтле җитәкчеләр, депутатыбыз Адил Латыйпов белән Рәис Минагулов булмаса, 35 ел капиталь ремонт күрмәгән бакчабызда кем шундый зур төзекләндерү эшләре башкарган булыр иде икән?! Мең рәхмәт сезгә! "Агрохимсервис" җәмгыяте директоры Адил Наилевич бакчабызга нинди ремонт эшләре кирәклеген карап...

Яңа елны безнең "Миләүшә" балалар бакчасы коллективы быел аеруча шатланып каршы ала. Мәрхәмәтле җитәкчеләр, депутатыбыз Адил Латыйпов белән Рәис Минагулов булмаса, 35 ел капиталь ремонт күрмәгән бакчабызда кем шундый зур төзекләндерү эшләре башкарган булыр иде икән?! Мең рәхмәт сезгә!
"Агрохимсервис" җәмгыяте директоры Адил Наилевич бакчабызга нинди ремонт эшләре кирәклеген карап чыккан иде. Күп тә үтмәде эшчеләр дә килеп җиттеләр. Бакчада нәрсәгә тотынсаң, шул төзекләндерү таләп итә иде. Бик күбесен Адил Латыйпов үз эшчеләреннән эшләтсә, аңа ярдәмгә килүчеләр дә булды. Мәсәлән, үзләре ясаган 16 тәрәзә һәм 7 ишекне Әгерҗедән эшмәкәр Рафаэль Хәйретдинов егетләре килеп урнаштырдылар. Рәис Минагулов җитәкләгән "Ижстройсервис" эшчеләре электр хуҗалыгын тулысынча яңарттылар. Тирсәдәге янгын сүндерү депосы егетләре янгын краны ясадылар. "Ак Барс" агрофирмасы җитәкчелеге идәнгә җәяргә сайгаклар белән ярдәм итте. Бүлмәләргә ремонт ясаганда нәниләребезнең әти-әниләре дә булыштылар.
Адил Наилевич төзүчеләре түбәне алыштырдылар, "Ижстройсервис" эшчеләре белән бергәләп канализация, суүткәргеч системаларны ремонтладылар, су җылыткыч куйдылар.
Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, мәгариф идарәсе начальнигы Тамара Николаева, Тирсә авыл җирлеге башлыгы Ләйсирә Нәфыйкова ремонт эшләренең барышы белән даими кызыксынып, киңәшләре белән ярдәм иттеләр.
Зур хезмәт һәм күп акча сорый торган бу эшләрне санап чыгу гына җиңел. Адил Латыйпов сабыйларыбызга бакчада җылы, уңайлы шартлар булсын өчен барысын да эшләде. Декабрь суыкларында да хәзер бакчабызда тәрәзә-ишекләрдән элекке кебек җил өрми, нәниләр җылы су белән юыналар. Кыскасы, бакчабызда бик рәхәт. "Миләүшә"безнең Яңа елга яшәреп, ямьләнеп керүенә ничек сөенмисең инде?! Хезмәттәшләрем, ата-аналар исеменнән төп ремонт эшләрен башкарган Адил Наилевич белән Рәис Әбраровичны, ремонт эшләрен башкарган ир-егетләрне Яңа ел белән котлыйм. Сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, тынгысыз хезмәтегездә уңышлар телим.
Гөлназ Ягъфәрова,
Тирсә балалар бакчасы мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев