Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Милли мәктәпләргә тимәскә

"Мәгариф министрының: "Халыкның ризалыгын алмыйча, милли мәктәпләргә тимәскә, шул исәптән, Салагыш урта мәктәбенә дә", - дигән сүзләрен ишеткәч, елап җибәрдем. Ышанып бетмичә, "чынлап әйтәсезме?" дип соравымны сизми дә калдым", - дип сөйләгәндә мәгариф ветераны Лениза ханым Шәрипованың күңеле тагын да тулды. Быел районда җиде урта мәктәптә кыскартулар була дигән сүзләр...

"Мәгариф министрының: "Халыкның ризалыгын алмыйча, милли мәктәпләргә тимәскә, шул исәптән, Салагыш урта мәктәбенә дә", - дигән сүзләрен ишеткәч, елап җибәрдем. Ышанып бетмичә, "чынлап әйтәсезме?" дип соравымны сизми дә калдым", - дип сөйләгәндә мәгариф ветераны Лениза ханым Шәрипованың күңеле тагын да тулды.
Быел районда җиде урта мәктәптә кыскартулар була дигән сүзләр таралгач, авыл халкының, укытучылар, ата-аналарның төн йөкысы качты. Укучылар саны аз булу сәбәпле, яңа уку елыннан Салагыш, Иж-Бубый, Девәтернә, Исәнбай, Кадрәк урта мәктәпләрен төп, ягъни тугызьеллык, Тәбәрле һәм Күләгәш урта мәктәпләрен башлангыч мәктәп итеп калдыру планлаштырылган иде. Чөнки бу мәктәпләрне тотуга яңа уку елыннан 52 миллион сум акча җитми. Сыйныфларда балалар җитмәгәч, бу сумманы республика бирми, ә район казнасында, әлбәттә, мондый акча юк дип аңлаттылар мәгариф идарәсендә. Дөрестән дә, хәзер мәктәпләр укучылар санына карап финанслана. Авыл сыйныфларында норматив - 14, ә шәһәрдә 25 укучы булырга тиеш. Ләкин эш булмау сәбәпле, яшьләр калага агылганда авыл мәктәпләрендә бер сыйныфта 14 укучы булу хыялда гына калып бара торган заман шул хәзер. Мәктәпләрне оптимальләштереп, укучыларны якын-тирәдәге база мәктәпләренә йөртү турындагы хәбәр таралу белән авылларда шау-шу купты, укытучылар, ата-аналар республикабызның төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләренә хатлар яза башладылар. Бигрәк тә Салагыш авылы халкы, укытучылары мәктәпләрен саклап калуда ярдәм сорап кайларга гына язмадылар?!
Район башлыгы Валерий Макаровның да тынычлыгын алды бу проблема. Салагыш халкы бер авыздан: "Без - татарлар! Балаларыбызны 25 километр ераклыктагы Азевога урыс мәктәбенә җибәрмәячәкбез! Мәскәүгә кадәр барып җитәрбез, әмма үз фикеребездән кире кайтмаячакбыз", - дип үз сүзләрендә бик нык тордылар. Валерий Макаров бу катлаулы мәсьәлә турында укытучылар, ата-аналар белән барысын да уртага салып, ачыктан-ачык сөйләшергә Салагышка үзе килде. "Мин үзем дә мәктәпләрне кыскарту яклы түгел. Әйдәгез, тавыш-гауга куптармыйча, бу хәлдән чыгу юлы турында бергәләп киңәшләшик", - дип диалогка чакырды ул шактый ярсыган халыкны. Бу сөйләшү барышында кем генә чыгыш ясаса да, барысы да балаларын урыс мәктәбенә җибәрергә теш-тырнаклары белән каршы килделәр. Аннан соң: "Балаларыбыз көн саен 50 чакрым йөреп укырга тиешме? Уйлап карагыз: бала һәркөн иртәнге биштә торып, юлга чыгып китәргә тиеш була бит. Азевога кадәр тулысынча асфальт юл да юк. Көзге-язгы пычракта, кышкы буранда юлда нәрсә булмас? Без моңа катгый төстә каршы!" - дигән сүзләрдә, әлбәттә, хаклык ярылып ята иде. Ата-аналарның, укытучылар һәм укучыларның җан авазын ишеткән Валерий Владимирович халык сүзен тыңлагач: "Әйдәгез, бергәләп Казанга мәгариф министры янына барып, шушы хәлне аңлатып карыйк", - диде. Бу сүзләрне ишеткәч, зал бермәлгә тынып калды һәм кул чапты. Район башлыгыннан шундый яклау ишетү аларны канатландырып җибәргәндәй булды.
Узган атнада Валерий Макаров, мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Вәсилә Сафиуллина һәм Салагышта бөтен гомерен мәктәпкә багышлаган һәм аның киләчәге өчен җан атып, борчылып йөрүче ветеран укытучы Лениза Шәрипова Казанга министрлыкка юл тоттылар. Аларның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов яныннан нинди хәбәр белән чыгачагын без дә дулкынланып көттек. Ә салагышлыларның ничек борчылганын үзегез дә аңлыйсыздыр. Вәсилә Сафиуллина министр яныннан чыгу белән телефоннан: "Энгель Фәттахов, безнең хәлебезне аңлап, ата-аналар һәм авыл халкы ризалыгын алмыйча, бер генә милли мәктәпкә дә тимәскә дип сөендерде", - дигәч, безнең дә сөенечебезнең иге-чиге булмады. Димәк, оптимальләштерү программасына кертелгән җиде урта мәктәп тә элеккечә эшләячәк.
"Валерий Макаровка рәхмәтебез бик зур. Ул министр янына сөйләшүгә барырга тәкъдим ясамаса, белмим, ничек төгәлләнгән булыр иде икән мәктәбебез язмышы? Ә министрыбызның бик кешелекле, авыл халкы хәленә керә белүенә сокланып кайттым. Мең рәхмәт яусын Энгель Нәвәповичка!" - ди Лениза ханым Шәрипова әле дә Казаннан алып кайткан тәэсирләрен яшерә алмыйча.
Шул ук вакытта Энгель Фәттахов район җитәкчелегенә база мәктәпләрен оештыруга ныклап алынырга кирәклегенә басым ясаган. "Андый мәктәпләрдә укыту сыйфаты начар була алмый. Ата-анада да баласын заманча база мәктәбенә бирү теләге туачак", - дигән министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев