Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Мини-мисс“ һәм “Мини-мистер“ бәйгесе узды (фоторепортаж)

Бүген район Мәдәният сараенда узган "Мини-мисс" һәм "Мини-мистер" бәйгесендә районыбызның нәни 14 йолдызчыгы чыгыш ясады. Конкурсантлар "Визитка" конкурсында үзләре белән шигъри юллар аша таныштырдылар. Әле сәхнәдә беренче адымнарын гына ясасалар да, балаларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына сокланырлык иде. Күз явын алырлык күлмәкләр кигән, матур прическалар ясаткан кызлар, үзләрен джентельменнарча тотучы малайларга...

Бүген район Мәдәният сараенда узган "Мини-мисс" һәм "Мини-мистер" бәйгесендә районыбызның нәни 14 йолдызчыгы чыгыш ясады.
Конкурсантлар "Визитка" конкурсында үзләре белән шигъри юллар аша таныштырдылар. Әле сәхнәдә беренче адымнарын гына ясасалар да, балаларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына сокланырлык иде. Күз явын алырлык күлмәкләр кигән, матур прическалар ясаткан кызлар, үзләрен джентельменнарча тотучы малайларга кызыгырлык иде шул. Алар җыр-биюгә осталыкларын да күрсәттеләр, милли костюмнарны да менә дигән итеп якладылар. Сәхнәдә ике сәгатьтән артык чыгыш ясаган балаларның арганлыклары да сизелмәде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова җитәкчелегндәге жюри әгъзаларына бәя бирү җиңелләрдән булмады. Бу көнне бер генә бала да бүләксез калмады. Һәр катнашучы аерым номинациядә бүләкләнде. Иж-Бубый авылыннан Лениза Җиһангәрәева - 4-5 яшьлекләр, 6нчы бакчадан Иделия Ибраһимова - 7-9 яшьлекләр арасында "Мини-мисс" булдылар. Ә "Мини-мистер" булып 3нче бакчадан 4 яшьлек Самат Әшрәпов һәм "Хыял" театрыннан Салават Батыров калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев