Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Минутның кадерен белер чак

    Агрофирмада беренчеләрдән булып язгы чәчүгә "Кичкетаң" бүлекчәсе хезмәтчәннәре чыкты. "Иртә чәчелгән уҗымнар ныграк та, авыруларга да бирешмәүчәнрәк була", - диләр җир куенына алтын бөртек салучылар. 16 апрельдә әле күп кенә басуларда кар ята иде, ә менә бу басуга нәкъ шул көнне чәчүгә чыккан булганнар. Без барган көнне 114 гектар мәйдандагы...

    Агрофирмада беренчеләрдән булып язгы чәчүгә "Кичкетаң" бүлекчәсе хезмәтчәннәре чыкты. "Иртә чәчелгән уҗымнар ныграк та, авыруларга да бирешмәүчәнрәк була", - диләр җир куенына алтын бөртек салучылар.
    16 апрельдә әле күп кенә басуларда кар ята иде, ә менә бу басуга нәкъ шул көнне чәчүгә чыккан булганнар. Без барган көнне 114 гектар мәйдандагы басуның соңгы гектарларында арпа чәчәләр иде. "Әлегә басуга бер генә агрегатны чыгардык. Туфрак өлгергән саен алар санын арттырачакбыз. Әйтик, чиратта - Барҗы-Омга басулары. Анда инде ике агрегат эшләячәк. Якын көннәрдә "Кузбасс", "Хорш" кебек комплексларны да кырга чыгарырга ниятләп торабыз", - ди агрофирманың "Кичкетаң" һәм "Кырынды" бүлекчәләре идарәчесе Александр Орехов. Яхшы башланган эшнең генә нәтиҗәсе яхшы булуа. Шуңа күрә биредә дә җаваплы кампаниягә старт бирүчеләр итеп иң тәҗрибәле игенчеләрне сайлаганнар. Гомере буе механизатор булып эшләгән 67 яшьлек тракторчы Владимир Любимов: "Инде ничәнче тапкыр язгы чәчүгә чыкканымны хәтерләмим дә", - ди, шаяртып. Дистәләгән тапкыр Сабантуй сәхнәләрендә бүләкләнгән, Казанда "Уңыш бәйрәме"ндә катнашкан ветеран механизатор йөрәген тырнап торган борчуын да җиткерде. "Безгә алмашка авылда яшьләр юк. Дөрес, авылдагы хезмәт хакын шәһәрнеке белән чагыштырып булмый. Тик җир куенына алтын бөртекләр салып, шуның тулы башаклар булып өлгереп җитүен күрүдән туган тойгыларны бернинди акчаларга да сатып алып булмый бит", - ди ул. Ярдәмчеләре - чәчүчеләр Николай Стахеев һәм Михаил Куропаткин да аның кебек "кендекләре җиргә береккән" җир уллары. "Иртәнге 5тә - без инде трактор янында. Караңгы төшкәнче эшлибез. Яңгыр яуган көннәрне дә басудан кайтып китмәдек. Яңгыр бераз туктау белән яңадан эшкә керешә идек", - диләр алар. Чәчүдә тоткарлыклар тудырмас өчен кайнар ризыкны өч тапкыр басуга ук алып киләләр, вак-төяк ремонт эшләрен дә биредә башкаруны җайга салганнар. Чәчү вакытында тәҗрибәле шофер Тәлгать Яппаров та көнне төнгә ялгап эшләргә әзер. "Кырга чыгуны түземсезлек белән көттем", - ди быел да сынатмячагына ишарәләп. Амбарда да кызу эш кайный: Кичкетаң амбары мөдире Ринат Гыйльфанов җитәкчелегендә Рәдиф Нуриманов, Рифкать Гыйльметдинов, Дмитрий Евсеев, Фәрит Гыйззәтов орлыкны әзерләп басуга җибәрүдә бернинди тоткарлыкка юл куймыйлар. "Менә шулай бердәм булып чәчү кампаниясен уңышлы башкарып чыксак, хезмәт хакы да яхшы булачак, көзен ашлык белән премия бирү дә каралган. Сабантуй сәхнәсендә дә алдынгы игенчеләрнең урыннары түрдән булачак", - дип дәртләндереп тора тора аларны Александр Орехов та.
    Чәчү эшләре белән беррәттән бүлекчәдә күпьеллык үләннәрне һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау, күпьеллык үләннәрне һәм кышкы уҗымнарны тукландыру эше инде төгәлләнү алдында. Аннан бөтен көчне чәчү эшенә юнәлтәчәкләр, бары туфрак кына өлгерсен. Бүлекчә хезмәтчәннәре алдында 1600 гектарга якын мәйданда чәчү эшләрен башкару бурычы тора. Бүгенгедәй дәрт белән эшләгәндә бу мәйданнарда да алтын бөртекләр вакытында җир куенына салыначагына ышаныч зур.
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: