Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Моң илендә

Быелгы Мәдәният елының иң истәлекле вакыйгасы булып күңелгә кереп калыр бу бәйрәм. Районыбыз шагыйрьләренең сүзләренә үзебезнең һәвәскәр композиторлар иҗат иткән җырлардан гына торган концертка күптән сусаган идек. ФЕСТИВАЛЬГӘ ӘЗЕРЛЕК Район композиторлары фестиваленең беренчесе Фаиз Мусин мәдәният бүлеге белән җитәкчелек иткән чорда - 2007 елда зурлап уздырылган иде. Ул вакытта Казаннан...

Быелгы Мәдәният елының иң истәлекле вакыйгасы булып күңелгә кереп калыр бу бәйрәм. Районыбыз шагыйрьләренең сүзләренә үзебезнең һәвәскәр композиторлар иҗат иткән җырлардан гына торган концертка күптән сусаган идек.

ФЕСТИВАЛЬГӘ ӘЗЕРЛЕК
Район композиторлары фестиваленең беренчесе Фаиз Мусин мәдәният бүлеге белән җитәкчелек иткән чорда - 2007 елда зурлап уздырылган иде. Ул вакытта Казаннан килгән композитор Риф Гатауллин районыбызның иҗат әһелләренә илһам, дәрт өстәп киткән, күрәсең. Шушы еллар эчендә күпме үзешчән композиторлар үсеп чыкты.
- Мәдәният елы игълан ителүгә үк, күңелгә нигә тагын шундый фестиваль уздырмаска әле дигән уй килде. Беренчесеннән соң җиде ел вакыт узган инде. Үзешчәннәребез тарафыннан бик күп җырлар туган. Алар хәзер район сәхнәсендә генә түгел, башка төбәкләрдә дә яңгырыйлар. Үзебезнекеләрне янә халыкка чыгарасы, сәхнә түрендә хөрмәтлисе килде, - ди район мәдәният бүлеге методисты Ләйсән Тимуршина.
Ләйсәннең бу идеясен җитәкчеләр дә хуплый. Һәм авыллардагы Мәдәният йортлары хезмәткәрләре белән эш башлана. Фестивальнең максаты: районыбыз шагыйрьләре сүзләренә үзебезнең композиторлар иҗат иткән җырларны барлау һәм аларны үз осталарыбыз башкаруында тамашачыга җиткерү.
- Заявкалар бик күп булды. Чын дөресен әйткәндә, үзебез дә бу кадәр талант ияләре ачыкланыр дип уйламаган идек. Уразайдагы үзешчән композиторыбыз Гафият Нигъмәтуллинның гына да йөзгә якын җыры бар. Ә аның җырларының күбесе үзебезнең шагыйрьләр сүзләренә язылган, - ди Ләйсән.
Гомумән, сайлап алу турында жюри 48 җыр тыңлый, шуның 28е гала-концертка уза. Оештыручылар йомгаклау концертын өч төркемгә - туган якка, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм мәхәббәткә багышланган җырларга бүләләр.

ТУГАН ЯК
Газиз туган якка багышланган җырларның исәбе-саны юктыр, мөгаен. Күпләр шәһәрдә гомер итсәләр дә, балачаклары узган авыл, авылдашлар турында шигырьләр иҗат итәләр. "Без бит - авыл бишегендә тирбәлеп үскән балалар. Туган җиребез безгә илһам бирә", - диләр шагыйрьләр. Районыбызның каләм тибрәтүчеләре сүзләренә язылган Рыс, Салагыш, Уразай, Исәнбай, Барҗы һәм башка авыллар турындагы җырларны ишетеп беләбез. Хәтта соңгы елларда мари авылларына багышлап та җырлар иҗат иттеләр. Мәсәлән, Асия Корбангалиеваның "Бима авылы гимны", Ромель Мәннаповның кадрәклеләргә багышланган "Туган авыл" шигырьләренә Гафият Нигъмәтуллин көй иҗат иткән. Бу көнне без сәхнәдән авыл үзешчәннәре башкаруында әлеге җырларны рәхәтләнеп тыңладык. Фестивальдә Гафият абыйның гына да Рушания Байтимерова, Наилә Харисова, Рәфинә Сабирҗанова, Рөстәм Төхвәтуллин, Гүзәлия Исмәгыйлева һәм башкаларның сүзләренә язылган уннан артык җыры яңгырады.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, сәхнә ветераны Наил Нәбиуллин соңгы елларда сәхнәдә сирәк күренсә дә, фестивальдә Ринат Батталов сүзләренә үзе көй язган "Кама яры гүзәле" җырын башкарды. Ринат әфәнде әлеге фестивальне карарга Ижаудан ук килгән иде. Уразай егете Илназ Фазлыев җырлаган "Авыл яшьләре" җыры көчле алкышларга күмелде. Әле ул тамашачыларны Раилә Бариева сүзләренә Дамир Муллахмәтов көй язган "Төнбоеклар" җырын башкарып та сөендерде.
Исәнбайда яшәп иҗат итүче Гүзәлия Исмәгыйлева да бу көнне хисләрен яшерә алмады:
- Соңга вакытта матбугат басмаларында шигырьләрем күренми башлагач мине югалтканнар иде. Мин бит хәзер җыр текстлары яза башладым. Әнә, Гафият көй иҗат иткән "Бәхет" җырын Ләйсән Тимуршина ничек матур башкара, - диде.

ҖИҢҮГӘ - 70 ЕЛ
Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алырга әзерләнгәндә шагыйрь-композиторлар күңелендә яңа иҗат җимешләре туа. Күңелләрне айкаган бу җырларны күз яшьләрсез генә тыңлап та булмады. Асия Корбангалиеваның Гафият ага белән иҗат иткән "Тимер ярчык" җыры Җиңүнең 65 еллыгына багышлап уздырылган бәйгедә беренчелекне яулаган иде. Рәфинә Сабирҗанова белән Равил Бадахшинның уртак җимешләре "Ветераннар" җырын Наил Таҗиев тамашачыларга бүләк итте. Олыгайган көнендә көйләр иҗат итүче Мәсгуть ага Исхаков та әлеге бәйрәмнән читтә калмады. Кристина Саидова һәм Дилә Шәйхетдинова башкаруында ике җыры сәхнәдә яңгыраган Сания Вахрушевага да тамашачы рәхмәтле.
Казанда укучы студент Кырынды кызы Диния Кәримуллина да Чыңгыз ага Мусин сүзләренә Фәнис Арсланов көй язган "Сукмаклар чатында" җырын зур осталык белән башкарды.

МӘХӘББӘТ, ЯРАТУ, СӨЮ
Мәхәббәткә кем генә мәдхия җырламаган?! Фестивальдә яңгырган күп җырлар әлеге темага багышландылар. Сәхнәдә ут кебек бөтерелүче Кырынды егете Венер Сәлимовның башка төбәкләрдә дә районыбыз үзешчәннәре җырларын башкаруына бик рәхмәтле без. Әнә, Равил белән Рәфинәнең "Хыялда син", бертуганнар Фәнил-Фәнис Арслановларның "Бәхет", Рәфинә белән Фәнис иҗат иткән "Оныттырмадың" җырларын кайларда гына тамашачыга бүләк итмәде ул?! Бу көнне дә якташлар Венерның чыгышын көчле алкышларга күмделәр. Фәнис-Алия Арслановлар, Баязит Ахунов, мәрхүм ире Мәсгутьнең җырларын тамашачыга җиткерүче Зәбидә Бәшәрова чыгышлары күңелгә хуш килде.
Фестивальдә яңгыраган җырларга аранжировка ясаучы, үзе дә җырлап күңелләрне күтәргән Виктор Власовка оештыручылар бик рәхмәтле. "We dance" бию төркеме кызларының чыгышлары да бәйрәмнең бер бизәге булды.

ҖЫРЛЫЙЛАР ДА, ЯЗАЛАР ДА
Көен дә, сүзләрен дә үзләре язып, сәхнә түрендә аны тамашачыларга җиткерүче автор-башкаручылар да булды концертта. Иж-Бубыйдан әниле-уллы Рәзилә, Рамил Хәмидуллиннар, Салагыштан Тәнзилә Хәбибуллина, Тирсәдән Фәния Мөхәммәтшина, Әгерҗедән Эдуард Мираев, Иж-Бубыйдан Гөлшат Җәләлетдинованың иҗат җимешләренә ничек сокланмыйсың инде?!
- Фестивальдә яңа талантлар да ачылды. Мәсәлән, Көчектә яшәп көйләр язучы Мөдәррис Миннәхмәтовны, шигырьләр иҗат итүче Рөстәм Төхвәтуллинны без фестивальгә әзерләнгәндә генә белдек. Хәзер алар белән тагын да тыгызрак эшли башларбыз, - ди Ләйсән.

РӘХМӘТ СҮЗЕ
Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, һәр артистка, композиторга, шагыйрьгә җылы сүзләрен табып, тирән рәхмәтен җиткерде.
- Безнең халык бик талантлы бит ул. Җир җимертеп эшли дә белә, сәхнәне ду китереп бии дә, җырлый да ала. Менә шундый талантлы, иҗатка гашыйк райондашларыбыз булуга сокланабыз, - диде ул. Һәм фестивальдә катнашкан һәркемгә Мактау грамоталары һәм эшмәкәр Равил Бадахшин әзерләгән бүләкләрне тапшырды.
- Ә без бу фестиваль белән генә туктап калырга җыенмыйбыз. Киләчәктә Гафият Нигъмәтуллин, Дамир Муллахмәтов көйләренә язылган җырларны аерым концерт итеп оештырып тамашачы хозурына җиткерергә хыялланабыз, - ди Ләйсән Тимуршина.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев