Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Монополиягә каршы хезмәт идарәсе вәкиле 2нче мәктәптә ачык дәрес уздырды

    Бу атнада Әгерҗегә эшлекле сәфәр белән Россия Федераль монополиягә каршы хезмәте идарәсенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары Гүзәл ШӘФИГУЛЛИНА килде. Гүзәл Шәфигуллина 2нче шәһәр мәктәбендә ачык дәрес уздырды. Аңа кадәр әлеге идарәнең эшчәнлеге хакында әңгәмә кордык. - Гүзәл Шәүкәтовна, безнең район халкының күпчелеге Татарстанда монополиягә каршы орган эшләвен белмидер дә әле....

    Бу атнада Әгерҗегә эшлекле сәфәр белән Россия Федераль монополиягә каршы хезмәте идарәсенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары Гүзәл ШӘФИГУЛЛИНА килде.

    Гүзәл Шәфигуллина 2нче шәһәр мәктәбендә ачык дәрес уздырды. Аңа кадәр әлеге идарәнең эшчәнлеге хакында әңгәмә кордык.

    - Гүзәл Шәүкәтовна, безнең район халкының күпчелеге Татарстанда монополиягә каршы орган эшләвен белмидер дә әле. Аңа кайчан нигез салынды һәм төп юнәлешләре нидән гыйбарәт?

    - Без законлылык, тигезлек, гаделлек сагында инде 25 елдан артык торабыз. Татарстанда мондый идарә берәү генә.

    - Сезнең районнарга чыгып, эшмәкәрләр, халык белән очрашулар уздыруыгыз да мәгълүм...

    - Мондый очрашуларның максаты - халыкны борчыган проблемаларны ачыклау. Алар барышында халык идарә белгечләренә турыдан-туры сораулар бирә ала. Кайсыдыр сорауга шунда ук җавап бирә алмасак, соңыннан язмача җаваплар юллыйбыз. Мондый очрашуларны без инде җиде ел уздырабыз. Шушы еллар эчендә халыктан меңләгән сорау кабул ителде.

    - Сезнең хезмәткә халык нинди сораулар белән еш мөрәҗәгать итә?

    - Безгә еш кына контракт системасы өлкәсендә законнарның үтәлешенә кагылышлы сораулар белән киләләр. Күпләр монополиягә каршы законнарны аңлап бетермиләр. Без аларны аңлатып кына калмыйбыз, ничек кулланырга икәнлеген дә өйрәтәбез.

    - Идарә белгечләре укучылар өчен ачык дәресләрне нинди максат белән уздыралар?

    - Без бу эшне 2016 елда башлап җибәрдек. Ачык дәресләр барышында балаларны үзебезнең эшчәнлек белән таныштырабыз. Монополиягә каршы хезмәтнең кулланучылар ихтыяҗы сагында торуын презентацияләргә нигезләнеп күрсәтергә тырышабыз. Шулай ук үз эшеңне үстерү өчен гадел һәм сәламәт көндәшлек кирәк булуын аңлатабыз. Чөнки укучылардан киләчәктә бизнесменнар, эшмәкәрләр дә үсеп чыгачак бит.

    ххх

    2нче мәктәпнең 10 сыйныфында уздырылган ачык дәрестә дә укучылар Гүзәл Шәфигуллина белән җанлы әңгәмә барышында Федераль монополиягә каршы хезмәтнең (ФАС) ни белән шөгыльләнүе, аның юнәлешләре хакында фикер алыштылар. Бергәләп "нәрсә ул көндәшлек", "әйбергә бәя нәрсәләрдән туплана", "кемнәр алар монополистлар" кебек сорауларга җаваплар эзләделәр. ФАС идарәсе тарафыннан каралган эшләр турындагы видеороликлар укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Дәрес ахырында алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Сораулар арасында "Федераль монополиягә каршы хезмәттә эшләү өчен нинди юнәлештә белем алу кирәк?" дигәне дә бар иде.

    - Бездә икътисади, юридик белемле хезмәткәрләр эшли, - диде Гүзәл Шәүкәтовна.

    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Автор фотосы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: