Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Наҗар“ ширкәтендә техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү бара

"Чананы - җәйдән, арбаны кыштан әзерлә" дигәнне истә тотып, "Наҗар" ширкәтендә язгы чәчүгә техниканы әзерләүнең кызган чоры бүген. - Без елның-елында көзге эшләр тәмамлану белән техниканы язга әзерли башлыйбыз. Чәчкечләр, тырмаларны яңа елга ремонтлап та бетерәбез, - ди "Наҗар" ширкәте баш инженеры Илнур Зәйнуллин. Чәчкечләрне Флүр Нуретдинов ремонтласа, тырмаларны төзекләндерү...

"Чананы - җәйдән, арбаны кыштан әзерлә" дигәнне истә тотып, "Наҗар" ширкәтендә язгы чәчүгә техниканы әзерләүнең кызган чоры бүген.

- Без елның-елында көзге эшләр тәмамлану белән техниканы язга әзерли башлыйбыз. Чәчкечләр, тырмаларны яңа елга ремонтлап та бетерәбез, - ди "Наҗар" ширкәте баш инженеры Илнур Зәйнуллин.

Чәчкечләрне Флүр Нуретдинов ремонтласа, тырмаларны төзекләндерү - Илнур Нәҗмиев һәм Павел Константинов җаваплылыгында. Хәер, биредә "монысы - синең эш, монысы - минеке" дип торучы юк, һәркайсы "җитмеш төрле" эшне булдыра. Әнә, көн саен Сарсак-Омгадан килеп эшләүче Павел Константинов, инде олыгаеп баруына карамастан, ел әйләнәсе егәрле "Т-150" тракторын да иярли, ремонт эшләренә дә өлгерә.

- 20 яшьлек тракторым әлегә ял итә. Ныклап кар ява башлагач, аның белән кар эттерергә чыгам. Көзге эшләрдән соң тракторымны ремонтлап куйдым инде, "сәгать кебек эшли", - ди елмаеп.

- Без техниканы ремонтлауга бик җаваплы карыйбыз. Әгәр хәзер ремонтланган техникабыз язгы чәчү вакытында ватылмый-нитми генә эшләсә, өстәмә түләве дә була. Эшебезне шулай бәяләп торганда, ничек аңа намус белән карамыйсың инде?! - ди Флүр Нуретдинов та.

- Ремонттан соң һәр техниканы комиссия кабул итеп ала, акт төзелә, - ди Илнур Зәйнуллин.

Әйе, юкка гына "иске яңаны саклый" димәгән халык. "Наҗар" ширкәтендә дә булганын саклап тотуга зур тырышлык куялар.

- Техника паркын яңартуга да игътибар бирәбез. Әнә, күптән түгел КУНлы "МТЗ" тракторы алдык, яңа КамАЗ машинасы да алырга планлаштырабыз, - дип йомгаклады сүзен баш инженер.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев