Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Наҗарда мал чалу пункты ачылачак

Таможня берлегенең "Ит һәм ит продукциясенең куркынычсызлыгы" техник регламенты гамәлгә кергәннән соң, Татарстанның күп кенә районнарында мал чалу өчен махсус урыннар булдырылды. Тиздән безнең районда мондый пункт Наҗар авылында ачылачак. - Агымдагы елның 1 маеннан техник регламент белән бәйле үзгәрешләр гамәлгә керү ит җитештерү һәм аны сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр...

Таможня берлегенең "Ит һәм ит продукциясенең куркынычсызлыгы" техник регламенты гамәлгә кергәннән соң, Татарстанның күп кенә районнарында мал чалу өчен махсус урыннар булдырылды. Тиздән безнең районда мондый пункт Наҗар авылында ачылачак.
- Агымдагы елның 1 маеннан техник регламент белән бәйле үзгәрешләр гамәлгә керү ит җитештерү һәм аны сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр өчен күп кенә кыенлыклар тудырды. Чөнки андагы шартлар буенча мал бары тик махсус урыннарда гына чалынырга һәм аларда ветеринария белән бәйле күп кенә таләпләр үтәлергә тиеш. Шуңа күрә хәзерге вакытта ит сату белән шөгыльләнүчеләр терлекләрен йә Әгерҗе ит комбинатына, йә Кече Пурга районының Иске Монья авылындагы пунктка алып барып суярга мәҗбүр, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.
Бу проблема районыбызда инде 20 елдан артык ит сату белән шөгыльләнүче эшмәкәр Рәшит Шәйхетдиновның да төн йокысын качыра.
- Яшерен-батырын түгел: терлекне әлеге пунктларга алып барып чалу кесәгә нык кына суга. Шуңа күрә озак кына уйлашканнан соң, мондый пунктны үзебез төзергә булдык, - ди эшмәкәр.
Пунктны төзү урыны итеп Наҗар авылының элеккеге тегермән территориясен сайлыйлар һәм төзелеш эшләрен июль башында башлап җибәрәләр.
- Төп ярдәмчем - улым Ленар. Техника кирәк булганда еш кына "Наҗар" ярдәмче хуҗалыгы директоры Адил Латыйповка мөрәҗәгать итәбез. Башкалар да үтенечебезне кире какмый, - ди ул.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин Әгерҗе район Советының беренче оештыру сессиясенә килгән көнне район башлыгы Валерий Макаров белән мал чалу пункты төзелеше белән дә танышып чыкты. Эш барышы белән аларны Рәшит Шәйхетдинов үзе таныштырды. Терлекне бушату, сую, итне суыту, туңдыру урыннары - барысы да тиешле таләпләргә туры килерлек итеп эшләнә биредә. Ветеринария белгечләре өчен лаборатория, эшчеләргә юыну һәм ял итү бүлмәләре дә булачак.
- Электр пычкылары, электрон үлчәүләр дә кайтартылды инде. Малларның тиреләрен һәм эчәгеләрен җыю өчен махсус вагоннар алдык, - ди эшмәкәр.
Бинага су системасы уздырылган, тиздән җылылык та булачак. Озын сүзнең кыскасы - биредә башкарылган эшләрне акчага әйләндерсәк, биш миллион сумнан артып киткән инде.
- Мал чалу пунктын төзүгә, аны җиһазландыруга таләпләр бик тә катгый. Без аларның һәркайсын җиренә җиткереп үтәргә тырышабыз, - ди ул.
- Бу пункт төзелешен Чаллы ветеринария инспекциясе территориаль бүлекчәсе белгечләре дә ныклы контрольдә тота. Без дә үз киңәшләребезне биреп торабыз, - ди Әгерҗе район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Айрат Хәнәфиев.
Салкын кышка да ерак калмый. Ә бу - авылларда сугым чоры җитә дигән сүз.
- Эшләр бүгенге кебек кызу темпта барган очракта мал чалу пунктын 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча ачарга планлаштырабыз. Беренче чорда атнасына 20ләп мал эшкәртергә уйлыйбыз, аннан соң күз күрер, - ди Рәшит Шәйхетдинов. Бәясе дә "тешләмәячәк" дип ышандыра эшмәкәр.
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: әгәр кеше терлекне үзе һәм гаиләсе өчен генә чала икән, аңа терлеген мондый пунктка алып бару кирәк түгел.
Белешмә:
Якын киләчәктә терлек чалу пунктларын Салагышта эшмәкәр Сәхиповлар, Варкләд-Бодьяда "Нәүрүз" ширкәте дә төзергә планлаштыра.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев