Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Нефтьчеләр изгелеге

Узган атна әгерҗелеләр өчен аеруча уңышлы булды. Эшче яшьләр Әлмәттә җиңеп кайтса, бер төркем җитәкчеләр Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенең бүләкләү тантанасыннан грантлар белән кайттылар. "РИТЭК" җәмгыяте һәм "Лукойл" хәйрия фонды бишенче тапкыр дәүләт, муниципаль, бюджет оешмалары һәм җирле үзидарә органнары арасында социаль һәм...


Узган атна әгерҗелеләр өчен аеруча уңышлы булды. Эшче яшьләр Әлмәттә җиңеп кайтса, бер төркем җитәкчеләр Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенең бүләкләү тантанасыннан грантлар белән кайттылар.

"РИТЭК" җәмгыяте һәм "Лукойл" хәйрия фонды бишенче тапкыр дәүләт, муниципаль, бюджет оешмалары һәм җирле үзидарә органнары арасында социаль һәм мәдәни проектларга конкурс игълан иткән иде. Шунысы сөенечле, елның-елында әлеге зур бәйгедә безнең районнан да грант отып, әлеге акчага изге эшләр башкаралар. Быел исә аеруча уңышлы булды. Безнекеләр биш грант отты.
Бәйгедә катнашу өчен республика шәһәр һәм районнарыннан 800гә якын гариза кергән. Алар тәкъдим иткән проектлар арасыннан дәрәҗәле комиссия иң актуаль һәм иң кирәкле дигәннәрен сайлап алган. Нәтиҗәдә, дүрт төрле номинациядә 147 проект зур бүләкләргә һәм төрле суммада премияләргә лаек булган. Җиңүчеләрне котларга Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.
- "ЛУКОЙЛ" һәм "РИТЭК" тарафыннан мондый конкурс оештырылмаса, шәһәр һәм авылларыбызда күп кенә проектлар тормышка ашырылмаган да булыр иде. Нефтьчеләребезгә кешеләргә шундый яхшылык эшләүләре, мәрхәмәтлелекләре өчен аеруча зур рәхмәт, - диде Рөстәм Нургалиевич.
Әлеге зур бәйрәмдә безнең районнан проектлар төзүгә зур өлеш керткән 45 кеше катнашты. Ә җиңү биш проектка елмайды. Менә алар:
"Туган як" номинациясендә Сарсак-Омга авыл җирлеге башкарма комитетының авылдагы 100 елдан артык тарихы булган чиркәүне торгызу проекты;
"Мәдәният һәм спорт" номинациясендә:
Көчек урта мәктәбенең "Дуслык хороводы" проекты;
Тирсәдәге "Миләүшә" балалар бакчасының "Сәламәт бала - уңышлы бала" проекты;
Сарсак-Омга балалар бакчасының "Сәламәтлек - салават күпере" балалар спорт мәйданчыгы" проекты;
"Шәфкатьлелек" номинациясендә район башкарма комитетының "Берегиня" проекты.
Безнекеләр барлыгы бер миллион сумлык грант оттылар.
Тантанада җиңүчеләрне бүләкләгән "ЛУКОЙЛ" президенты:
- Биредә барысы да - җиңүчеләр. Быел кемдер грант ота алмаган икән, димәк, ул әлегә тәҗрибә туплый. Изге эш башкарырга дигән уе булган һәркем икенче елга мондый грантны барыбер алачак, - диде йомгаклау сүзендә.
Әйдәгез, алдагы елларда бу конкурста катнашып, изге эшләр башкару турындагы уй-хыялларыгызны тормышка ашыру өчен тырышып карагыз. Бәлки сезгә дә бәхет елмаер...
БЕЛЕШМӘ:
Конкурсның грант фонды һәм анда катнашучылар елдан-ел арта. 2010 елда җиңүчеләр - 57, грант фонды 15 миллион сум иде. Быел исә грант фонды 25 миллионга җитте, җиңүчеләр дә 147 булды.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев