Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Ни хәлең бар, авыл?

Авыл кешесе җәйге челләдә дә, көзге пычракта да, кышкы буранда да иртә таңнан кичкә кадәр кырларда, фермаларда һәм шәхси хуҗалыгындагы мал тулы абзарында алны-ялны белми эшләмәсә, кала халкы ничек яшәр һәм нәрсә ашар иде икән? Авыл хезмәтчәннәре - ел әйләнәсе һәр көнне мәшәкатьле, киеренке хезмәттә. Хезмәт хаклары түбән яки вакытында...

Авыл кешесе җәйге челләдә дә, көзге пычракта да, кышкы буранда да иртә таңнан кичкә кадәр кырларда, фермаларда һәм шәхси хуҗалыгындагы мал тулы абзарында алны-ялны белми эшләмәсә, кала халкы ничек яшәр һәм нәрсә ашар иде икән?
Авыл хезмәтчәннәре - ел әйләнәсе һәр көнне мәшәкатьле, киеренке хезмәттә. Хезмәт хаклары түбән яки вакытында бирмиләр йә эшсез калдык дип беркайчан да дулап йөрми ул. Илне туендыруны үзенең намус эше дип сабыр гына баш күтәрми эшләвен дәвам итә. Менә шундый тынгысыз һәм ару-талуны белмәс авыл хезмәтчәннәренә безнең һәркайсыбыз чиксез рәхмәтле.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан без район авыл хуҗалыгы идарәсе һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин белән авылның бүгенге хәле турында сөйләшеп алдык.

- Россиядә авыллар бетә дип лаф орсалар да, Татарстанда сала тормышының хәле ул кадәр үк мөшкел түгел, дип саныйм. Чөнки республикабыз җитәкчелеге, бераз соңгарак калып булса да, авылга йөз белән борылды. Авылны бетерим дисәң, иң элек аның мәктәбен, клубын, кибетен, медпунктын яп диләр бит. Татарстан җитәкчелеге 2020 елга кадәр авыл хуҗалыгын үстерү буенча кабул иткән программада авылда социаль-культура-көнкүреш объектларын саклап калу, бу объектлар булмаганнарында аларны торгызуны, чиста су белән тәэмин итүне, урамнарны төзекләндерүне иң беренче бурыч итеп куйды. Бүген бу зур эшләрнең башлануын авылларыбызда күрергә була. Мәсәлән, гомергә артезиан суы күрмәгән Кадрәк халкы быел "Чиста су"программасы буенча сулы булды, ФАП өчен яңа бина төзелде. Шаршады һәм Биектау авылларында модульле медпунктлар сафка басар дип көтелә. Киләсе атнада Вәркләд- Бодьяда яңа мәдәният учагының ишекләре ачылачак. Президентыбыз, авылда бер генә бала булса да, башлангыч мәктәпне саклап калырга кирәклегенә басым ясады. Әнә быел Гали авылында бер укытучы бер балага белем бирә.
- Төп яшәү чыганагы булган авыллар картая башлагач, Татарстанның авылга йөз белән борылуы күңелле күренеш, әлбәттә. Әмма бүген авылда эшсезлек хөкем сөргәндә яшьләр туган нигездә калырга яки диплом алгач авылга эшкә кайтырга атлыгып тормыйлар бит.
- Сүзләрегездә хаклык бар. Әмма бүген авылга аягыннан ел әйләнәсе резин итек, өстеннән кара халат, кулыннан көрәк-сәнәк төшми торган яшьләр кирәкми. Авылга бүген белемле замана яшьләре кирәк. Мәсәлән, агрофирма кырларында эшли торган "Нью Холланд" комбайннарын гына алыйк. Бөтен эшен компьютер башкара торган бу кыр корабында фәкать "башлы", белемле егетләр генә эшли ала. Татарстан җитәкчелеге яшь белгечләрне авылга эшкә кайтару өчен кызыксындыру чараларында уйлап тапты. Мәсәлән, быелдан авыл хуҗалыгына эшкә кайткан яшь белгеч, өч ел эшләү турында килешү төзегәннән соң, 100 мең сум "подъемный", бер ел дәвамында хезмәт хакына өстәмә 5 мең сум акча алачак. Быел вуз тәмамлаган 4 белгеч - Кадыбаштан Илнур Гайсин, Алмаз Гатауллин, Бодьядан Надежда Митрофанова, Кам. Ключтан Елена Красноперова, министрлык һәм агрофирма белән килешү төзеп, эшли башладылар.
- 2600 башка исәпләнгән мегаферма төзелгәч, авылларда эшсезлек тагын да артачак бит инде...
- Авыл хуҗалыгында 100-200 баш терлек белән генә ферма тоту файдалы түгел. Шуңа күрә агрофирма районда сыер ите җитештерү тармагын үстерүне максат итеп куйды. Хәзер Нарат, Иске Эсләк, Үтәгән фермаларына нәселсез сыерларны җыю бара. Аларны нәселле үгезләр белән каплатып, ит маллары үрчетәчәкбез. Моның өчен нәселле үгезләр кайтарылды, өч фермада да реконструкция эшләре башкарылды. Бу фермаларда барлыгы 1700 баш сыер булачак. Пеләмештә 7500 баш үгезне симертү өчен ачык мәйдан төзелә. Шуңа күрә мегаферма эшли башлагач, авыл халкы бөтенләй эшсез кала дигән сүз түгел әле бу. Аннан соң, хәзер авыл кешесе эш көтеп ятуның файдасыз икәнен аңлап, үз көнен үзе күрергә өйрәнеп килә бит.
- Сез авыл халкының шәхси хуҗалыгын үстерүен күз алдында тотасыздыр инде.
- Әйе. Бүген авылда һәр биш хуҗалыкның берсе ташламалы кредит алып, күпләп мал үрчетү, җир эшкәртү белән шөгыльләнә. Быел гына да 70 миллион сумнан артык кредит бирелде, 8 гаилә фермасы төзелде. Районда хәзер 23 гаилә фермасы әйбәт кенә эшләп килә. Бүген авыл кешесе җитештергән чиста продукциягә сорау зурлыгын көзге ярминкәләр дә ачык күрсәтте. Кооператорлар да ит-сөтне җыеп, вакытында исәп-хисап ясап баралар. Мәсәлән, районда иң беренче ачылган Тәбәрледән Алнур Азиевның гаилә фермасында маллар саны хәзер 100 башка җитте. Гаилә фермалары күпләрне эшле дә итте бит. Гадәттә алар туган-тумача белән бергәләп килешеп эшлиләр.
Дәүләт тарафыннан авыл хуҗалыгына киләчәктә дә мондый кайгыртучан караш, ярдәм булганда, гаилә фермалары артыр дип өметләнәбез. Һәр авылда кимендә ике гаилә фермасы ачу бурычы куелды. Чөнки терлеге булган авылның киләчәге дә бар. Авыл яшәгәндә генә ил яшәр.
- Дилүс Гаскәрович, һөнәри бәйрәмегез уңаеннан авыл хезмәтчәннәренә теләкләрегез...
- Фидакарь хезмәтләре, сабырлыклары өчен авыл хезмәтчәннәренә олы хөрмәтемне һәм рәхмәтемне җиткерәм. Мин авыл кешесенең кыенлыклар алдында каушап калмыйча, төшенкелеккә бирелмичә, табыннарыбызны баетуга лаеклы өлеш кертүдә армый-талмый эшләячәкләренә ышанам. Исән-сау булыгыз, гаиләләрегездә иминлек хөкем сөрсен. Беләкләрегездә көч, йөрәкләрегездә дәрт бетмәсен.
Әңгәмәдәш - Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев