Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Ни хәлең бар, кеше-туганым

Дилбәр ШӘЙМӘРДАНОВА, Тәбәрле авылы: - Бу араларда күңелле мәшәкатьләр белән яшибез әле. Казан федераль университетының сәнгать институтын тәмамлаучы җырчы улыбыз Динар авылдашларга 8 Март бүләге әзерләде. 7 мартта ул Тәбәрле Мәдәният йортында яңа концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Аның белән бергә улыбызның иң хөрмәтле остазлары Татарстанның атказанган артистлары Миңгол Галиев,...

 
Дилбәр ШӘЙМӘРДАНОВА, Тәбәрле авылы:
- Бу араларда күңелле мәшәкатьләр белән яшибез әле. Казан федераль университетының сәнгать институтын тәмамлаучы җырчы улыбыз Динар авылдашларга 8 Март бүләге әзерләде. 7 мартта ул Тәбәрле Мәдәният йортында яңа концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Аның белән бергә улыбызның иң хөрмәтле остазлары Татарстанның атказанган артистлары Миңгол Галиев, баянчы якташыбыз Рәгъде Халитов та катнашачаклар. Әгерҗедән Анжела Гаязетдинова бәйрәмне матур биюләре белән бизәячәк. Динарыбыз гына түгел, без дә бик дулкынланып көтәбез бу көнне. Улыбызның туган авылда беренче зур концерты бит бу. Күрше авыллардан да билет сатып алучылар күп булды. Динарның бу бәйрәм концерты әтисенең 60 яшьлек юбилеена да зур бүләк булачак. 7 мартта вакыт табып, сез дә Тәбәрлегә улыбызның бәйрәм концертына килергә тырышыгыз, хөрмәтле газета укучылар.
 
Илдус ШӘЙХЕТДИНОВ, Девәтернә авылы:
- Мәктәптән тыш вакытым иҗатка чумып үтә әле. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугышта катнашкан авылдашларым турында материаллар эзләү белән шөгыльләнәм. Тарих укытучысы буларак, батыр авылдашларым турында киләчәк буыннарга истәлекләр калдырасым килә. Шундый батыр авылдашларымның берсе - Шәйхел ага Шакиров. Ул яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен III һәм II дәрәҗәдәге Дан орденына лаек булган. Әлеге орденның беренче дәрәҗәдәгесенә тәкъдим ителгәч, кемнеңдер игътибарсызлыгы аркасында документка тагын өченче дәрәҗәдәге Дан ордены дип язалар. Сугыштан соң бу хатаны төзәтү турында кайгыртып йөрүче булмаган, әлбәттә. Ә бит Дан орденының тулы кавалеры Советлар Союзы Героена тиң. Димәк, авылдашыбыз Шәйхел ага шушы исемне зур горурлык белән йөртерлек батыр булган. Шушы гаделсезлекне 70 ел узгач булса да торгызып булмасмы дип йөрим әле. Шәйхел ага үзе 1959 елда ук вафат инде. Һичьюгы, балалары, оныклары гаделлекнең торгызылганын күрсеннәр иде.
- Димәк, авылдашыбыз Шәйхел ага шушы исемне зур горурлык белән йөртерлек батыр булган. Шушы гаделсезлекне 70 ел узгач булса да торгызып булмасмы дип йөргән көнем әле. Шәйхел ага үзе 1959 елда ук вафат инде. Һичьюгы балалары, оныклары гаделлекнең торгызылганын күрсеннәр иде.
Узган атнада тыл ветераны әтиемә Җиңүнең 70 еллыгы медален тапшырырга район башлыгы Ришат Нурисламов, авыл башлыгы Фәнис Йосыпов, җырчы авылдашыбыз Фәнис Арслановның өебезгә килүе кадерле кешеләрем өчен зур бәйрәм булды. Җитәкчеләрнең шулай зурлап килүләренә әтиемнең ничек сөенгәнен күрсәгез иде...
 
Ренат ИБРАҺИМОВ, Әгерҗе полициясе начальнигы:
- Узган атнада районны шау китергән җинаять кылынды. Әгерҗедә бер гаепсез хатын-кызга һөҗүм итеп, аның гомерен куркыныч астына куйган, 28 тән җәрәхәте ясаган бу бәндәләрне кеше дип атарга тел әйләнми.
Ә вакыйга болай була. Удмуртиядән килгән 29 яшьлек һәм 18 яше тулганчы ук кеше талап, кибет басып, моңа кадәр дә 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән 21 яшьлек Әгерҗе егете кәеф-сафа корып утыргач, урамга кеше таларга чыгып китәләр. Агрызская урамында ялгызы гына баручы ханымны күреп, аннан акча сорыйлар, бугазына пычак териләр. Хатын тарткалаша башлый. Максатларына ирешә алмагач, әлеге ханымга пычак белән төрле дәрәҗәдәге 28 җәрәхәт ясыйлар һәм шул килеш юлда ташлап калдыралар. Полициягә бу турыда хәбәр килү белән бөтен шәхси состав аякка басты. Шул ук төнне без әлеге ике бәдбәхетне тота алдык. Тикшерү комитеты җинаять эше ачты. 43 яшьлек хатын - реанимациядә. "Хәле әлегә авыр, ләкин бераз алга китеш бар", диләр табиблар.
 
Рәфисә КӘШБИЕВА, Барҗы-Умга авылы:
- 62 яшьтә булсам да, кышын чаңгыда йөрмәгән бер генә көнем дә юк минем. Сәгать 10 тулганны көчкә көтеп алам. Ахирәтем Рәйсә Батыршина белән шалтыратышабыз да, чаңгыда урманга чыгып китәбез. Анда бик матур тау бар. Быел шуннан шуарга өйрәндек бит әле. Башта куркынычрак тоелса да, бер җаен белгәч, шомарасың икән ул. Хәзер безгә Нурания Гарифуллина һәм Рамилә Хикмәтуллина да иярделәр. Гомере буе Кичкетаң авыл җирлеге Советында эшләп лаеклы ялга чыккач, Рамиләбез дә сәламәтлеге турында кайгырта башлады, чаңгыга басты. Ике сәгать саф һавада йөреп кайткач кәеф күтәрелә, аппетит ачыла, авырулар онытыла. Хәзер кояш та елмая, табигать кочагыннан бөтенләй кайтасы килми. Шушы матур көннәрнең кадерен белеп калыгыз, табигать кочагында күбрәк йөрегез дип әйтәсем килә райондашларга.
 
Газета укучыларыбызның хәлен Рәмзия ЗАРИПОВА белеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев