Ни өчен Әгерҗедә көллият вәкиллеге ачылмады
Район мәгариф идарәсе баш белгече Александр ШАМШУРИН аңлатма бирде
“9 сыйныфтан соң улыбызны башка шәһәргә җибәрәсе килм әгән иде. Шуңа күрә Әгерҗедә ТИСБИ көллияте вәкиллеге ачылачак дигән хәбәргә бик тә сөендек. Кызганычка каршы, өметләребез акланмады”... Елена СЕЛИВАНОВА. Әгерҗе шәһәре.
Район мәгариф идарәсе баш белгече Александр ШАМШУРИН аңлатма бирә:
– Әгерҗедә һөнәри белем бирү учреждениеләре җитмәү хакында беренче ел гына сүз алып барылмый инде. Ниһаять, быел ТИСБИ көллияте белән Әгерҗедә вәкиллеген ачу турында килештек. Безнең алга “Мәгълүмати системалар һәм программалаштыру” белгечлеге буенча 30 тугызынчы чыгарылыш сыйныф укучысын җыю бурычы куелды. Бүгенге көндә актуаль булган бу белгечлек юкка гына сайланмады. Аңа кадәр без, 9 сыйныф укучылары арасында сораштыру уздырып, аның нәтиҗәләре буенча нәкъ шушы юнәлешне билгеләдек.
Әгерҗедә укуның өстенлекләре хакында укучылар һәм аларның әти-әниләре арасында зур аңлату эшләре алып барылды. Көллият тарафыннан да яхшы мөмкинлекләр тәкъдим ителде. Беренчедән, укыту көндезге формада алып барылырга тиеш иде. Икенчедән, квалификацияле мөгаллимнәр киләчәк, диделәр. Өченчедән, укучылар укуны тәмамлагач урта һөнәри белем турында дип лом алачаклар иде. Көллият җитәкчелеге беренче уку елында аттестат буенча уртача баллны исәпкә алмыйча гына укырга кабул итү турында да карар кабул итте. Моңа өстәп, әтиәниләргә юлга, торакка чыгымнар тотарга кирәк булмаячак иде. Чит шәһәргә җибәрмичә, үз яныңда тотуның бик уңайлы икәнлеген аңлатып та тору артыктыр.
Дөресен генә әйткәндә, май аенда җитәрлек санда укучылар җыелган иде инде. Әмма 15 августка кабул итү комиссиясенә нибары 10 гариза керде. Әлбәттә, мондый сан белән Әгерҗедә вәкиллек ачу уку йорты өчен отышлы түгел. Әти-әниләрнең карашы бик аңлашылып бетми. 9 сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчеләре позициясен дә аңлап бетермибез. Димәк, алар укучылар һәм аларның әтиәниләре арасында профориентация эшен начар алып барганнар булып чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев