Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Ниһаять, кайнар су

Өч айдан артык тилмергәннән соң, ниһаять, Әгерҗе халкы фатирларына шушы көннәрдә кайнар су киләчәк. Гадәттә, җәйге айларда ремонт эшләре вакытында бер ай кайнар су булмаса да халык зарлана башлый иде. Быелгы җәйдә өч айдан артык кайнар сусыз яшәү коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп барган Әгерҗе халкын чыгырыннан чыгарды. Кайларга гына...

Өч айдан артык тилмергәннән соң, ниһаять, Әгерҗе халкы фатирларына шушы көннәрдә кайнар су киләчәк.

Гадәттә, җәйге айларда ремонт эшләре вакытында бер ай кайнар су булмаса да халык зарлана башлый иде. Быелгы җәйдә өч айдан артык кайнар сусыз яшәү коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп барган Әгерҗе халкын чыгырыннан чыгарды. Кайларга гына язмадылар, кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәделәр әгерҗелеләр?! Җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итүче предприятиенең "Межрегионгаз"га 28 миллион сумнан артык бурычы җыелып газ бирүне туктаткач та, өч ай буена бер тиен дә түләмәүләрен берничек тә аңлап булмый. Ләкин монда намуслы түләүче гади халыкның гаебе юк бит. Нәтиҗәдә, халык җәй буе кайнар сусыз газап чикте.
Әгерҗелеләрнең күпсанлы үтенечләре буенча район прокуратурасы район судына мөрәҗәгать юллаган иде. 1 августта суд прокурор таләбен канәгатьләндереп намуслы кулланучыларны кайнар су һәм җылылык белән тәэмин итәргә дигән карар чыгарган иде. Башкару кәгазе суд приставлары хезмәтенә җибәрелде.
Нәтиҗәдә "Межрегионгаз-Казан" "Агрызские тепловые сети" белән килешүне өзде һәм "Теплосбыт" һәм "Тепло" ширкәтләре белән килешү төзеде. "Теплосбыт" Әгерҗе халкын һәм башка кулланучыларны, ә "Тепло" бюджет оешмаларын кайнар су һәм җылылык белән тәэмин итәчәк. Әлеге предприятиеләрнең учредителе Владимир Тимофеев.
Узган атнада район башлыгы Валерий Макаров суд приставлары, прокурор, хокук саклау органнары, җылылык белән тәэмин итәчәк предприятиеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән шәһәрдәге котельныйларның ягу сезонына әзерлеген тикшереп чыктылар. Котельныйлар нигездә ягу сезонына әзер. Шушы көннәрдә шәһәр фатирларына кайнар су биреләчәк.
Рәмзия Зарипова.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев