Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Ничә еллар көткән шатлык!

Алар бу көнне ничә еллар көттеләр! Ниһаять, боз кузгалды. Хәзер кулларына торак сертификаты алган хуҗаларның фатирлы буласыларына тулы ышанычлары бар. Болай да тузган йортлары Пугачеводагы шартлаулардан соң авария хәленә килгән 55 гаиләгә бу атнада торак сертификатлары тапшырдылар. Әлеге шартлаулар шәһәребезнең Чайковский, Ометов, К.Маркс, Лесопильная урамнарындагы 47 йорттагы 233 фатирны авария...

Алар бу көнне ничә еллар көттеләр! Ниһаять, боз кузгалды. Хәзер кулларына торак сертификаты алган хуҗаларның фатирлы буласыларына тулы ышанычлары бар. Болай да тузган йортлары Пугачеводагы шартлаулардан соң авария хәленә килгән 55 гаиләгә бу атнада торак сертификатлары тапшырдылар.
Әлеге шартлаулар шәһәребезнең Чайковский, Ометов, К.Маркс, Лесопильная урамнарындагы 47 йорттагы 233 фатирны авария хәленә китергән иде. Бу йортларда яшәүчеләр әле дә сабыр инде. Күпләре бу фаҗигадән соң ике ел инде стеналары бозланып каткан, ярыклардан җил ыжгырган, йорт җиһазлары, стеналары күгәргән, төрттең исә түшәмнәре, тәрәзәләре ишелергә торган фатирларда гомерләрен куркыныч астына куеп яшәделәр. Яшь балалы гаиләләр дә, 35-40 ел буе эшләп тә яхшы фатир күрми гомер көзләренә җиткән өлкәннәр дә кызганыч. Әнә, ике гаиләгә уртак кухнялы 19 квадрат метрлы бер бүлмәдә 52 ел гомер кичергән, шунда өч бала тәрбияләп үстергән, 32 ел хастаханәдә санитарка булып эшләгән 84 яшьлек Зинаида Крапивинаның сертификат алганда күңелләре тулды. "Яңа фатир әле киләсе язга гына була, диләр. Бер генә көн шунда яши алсам да бик бәхетле булыр идем", - ди ул күз яшьләрен сөртеп.
1957 елдан бирле Лесопильная урамындагы тузган торакта яшәүче сиксән бишенә якынлашып килүче Наталья Самойлова да шатлыктан нишләргә белми. "Мин әле бөртекләп җыйган акчамны түләп ике бүлмәлене алырга телим. Картлык көнемдә мине тәрбияләүчегә бик тә васыять итеп калдырасым килә", - ди Наталья Кузьминична. Әйе, яңа фатирлар хуҗаларының шәхси милке булачак. Аны сатарга, васыять итеп калдырырга, башкага алыштырырга мөмкин булачак.
Иоана Васильева белән аның кызы Татьяна Евлеева да бик шат бүген. "Ике нәни оныгым белән Чайковский урамындагы салкын, дымлы фатирыбызда җәфа чигәбез. Кышын электр җылыткычыннан башка яшәрлек түгел безнең беренче катта. Бу кышны ничек чыдарга инде?" - ди хуҗабикә.
Әйе, торак сертификаты алган гаиләләргә ничек тә киләсе кышны түзәргә кирәк инде авария хәлендәге фатирларында. Күпкә түзгәнне азга ничек тә чыдагыз инде, шәһәрдәшләрем.
Бу бәхетле гаиләләргә торак сертификатларын ТР Финанс, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды вәкилләре тапшырдылар.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев