Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Нәни әгерҗелеләр район данын Актанышта яклаячак

Сайлап алу этабы узды

19 февраль көнне район мәдәният йортында "Созвездие – Йолдызлык – 2021" эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу этабы узды.

Быел жюри әгъзаларын конкурсантларның югары дәрәҗәдә әзерләнүләре шаккатырды. Репертуар, сайланган матур костюмнар, балаларның сәхнәдә ышанычы - барысы да бәйрәм хисе белән сугарылган.

Педагоглар балаларны фестивальгә әзерләгәндә югары осталык дәрәҗәсен күрсәттеләр. Әгерҗе шәһәренең балалар бакчалары, мәктәп укучылары, район мәдәният сарае, Балалар иҗат йорты, балалар сәнгать мәктәбе иҗат коллективлары актив катнашты.

Иж-Бубый, Көчек, Девәтернә, Кадыбаш мәктәпләре коллективларына да аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.

Сайлап алу этабында җиңүчеләрнең барысы да район данын якларга дип 6-7 мартта Актанышка юл тотачак.

Яшь талантларга яңа җиңүләр һәм иҗади илһам теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев