Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Нәниләрнең олы шатлыгы

Байтуганда нәни балалар булмау сәбәпле, моннан тугыз ел элек мәктәп-бакчадагы мәктәпкәчә тәрбия бирү төркеме ябылган иде. Күптән түгел әлеге төркем кабат ачылды. Мәктәпкәчә тәрбия бирү төркеменә 2-6 яшьтәге алты сабый йөриячәк. Чиратта - тагын тугыз бала. Киләчәктә дә Байтуганда балалар тууы көтелә. Димәк, бакча буш тормаячак. Бакчаның кабат ачылуына әти-әниләр...

Байтуганда нәни балалар булмау сәбәпле, моннан тугыз ел элек мәктәп-бакчадагы мәктәпкәчә тәрбия бирү төркеме ябылган иде. Күптән түгел әлеге төркем кабат ачылды.
Мәктәпкәчә тәрбия бирү төркеменә 2-6 яшьтәге алты сабый йөриячәк. Чиратта - тагын тугыз бала. Киләчәктә дә Байтуганда балалар тууы көтелә. Димәк, бакча буш тормаячак.
Бакчаның кабат ачылуына әти-әниләр бигрәк тә сөенә. Аларның күпчелеге Красный бор бәрәңге саклагычына эшкә йөри. Шуңа күрә балаларын кайда калдыру мәсьәләсе еш кына проблема тудырган. Дөрес, мондый чакта әби-бабай ярдәмгә килә. Шулай да, район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов әйтмешли, балалар коллективта үсәргә тиеш.
- Байтуганлыларның үтенече буенча шушы ук бинада киләчәктә клуб ачарга планлаштырабыз. Алдагы елда ФАП ачылачак. Мондый мөһим социаль объектлар эшли икән, димәк, авылның киләчәге бар. Бу авылда тагын бер үзәккә үткән проблема - юлларның начар булуы. Шуңа күрә киләчәктә юлларны төзекләндерү хәстәрен дә күрәчәкбез. Ә бүген, бакчаны кабат ачканда, башка ябылмасын иде, дип телибез, - диде ул символик ачкычны тәрбияче Надежда Николаевага тапшырганда. Заманында мәктәп-бакча ачылганда Надежда биредә тәрбияче ярдәмчесе булып эшли башлый . Ә менә бакча ябылып торган елларда ул педагог белеме алырга да өлгерә.
Педагогика ветераны Юлия Ишпаева да яшь хезмәттәшенә уңышлар теләде. Ул үз чыгышында байтуганлыларга мондый олы бүләк ясаган район җитәкчелегенә һәм авыл советы депутаты Марина Миликановага олы рәхмәтен җиткерде.
Бакчаны кабат ачуга әти-әниләр дә зур көч куйган. Бина аларның үз акчаларына төзекләндерелгән. Геннадий Ишпаев һәм Владимир Семикеев ике яруслы караватлар ясаганнар. Бакчага уенчыклар алырга Әгерҗе эшмәкәре Равил Бадахшин матди ярдәм күрсәткән.
- Валерий Владимирович район башлыгы булып эшли башлагач, авылыбызда бакча ачу мәсьәләсен күтәргән көн әле дә исемдә, - диде әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган Серафима Николева. - Шул чакта: "Бала тудырсагыз, бакчагызны кабат ачарбыз", - дип вәгъдә бирде ул. Озак та үтмәде, мин өченче балага уздым. Өлкән кызыбыз инде мәктәптә укый. Бу бакчага 6 яшьлек уртанчы кызыбыз йөриячәк, ә киләсе елда аны нәни улыбыз алыштырачак. Безнең үтенечебезгә колак салган Валерий Владимировичка һәм бу эштә теләктәшлек күрсәткән һәркемгә әти-әниләр исеменнән зур рәхмәт, - диде ул.
Шулай иттеп, нәни байтуганлылар өчен яңа чор башланды. Сабыйлар мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү дөньясына беренче адымнарын ясыйлар. Өлкәнрәкләре биредә мәктәпкә барырга әзерләнәчәк. Сабыйларының ышанычлы кулларда булуы - әти-әниләр, әби-бабайлар өчен дә - зур шатлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев