Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

"Нәүрүз" ҖЧҖ җитәкчелегенә карата җинаять эше кузгатылган

Хезмәт хакын түләмәгәннәр

Әгерҗе районында авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючы эшчеләргә 5 миллион сумга якын акча түләмәгән өчен эш кузгатылган, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Узган ел дүрт ай дәвамында Әгерҗе районының «Нәүрүз» авыл хуҗалыгы фирмасы хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләмәгәннәр. Предприятие җитәкчелеге даими рәвештә керемнәрнең төп өлешен башка ихтыяҗларга юнәлткән. Нәтиҗәдә, 218 хезмәткәр алдында гомуми бурыч 5 млн. сумга якын тәшкил иткән, дип яза Татар-информ агентлыгы.

Фирма җитәкчелегенә карата "Хезмәт хакын түләмәү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта барлык шартлар да ачыклана, эшне тикшерү дәвам итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев