Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Нәүрүз“ ширкәте кырларында чәчү эшләре оешкан төстә бар

Эш барышы белән танышу өчен без дә 10 май көнне әлеге механизаторлар янында булып кайттык

Районда иң күп чәчүлек мәйданнарны биләүче “Нәүрүз“ ширкәтендә җир уллары көнне төнгә ялгап хезмәт куялар. Алар алдында санаулы көннәр эчендә 2023 гектарда бодай, 3230 гектарда арпа, 253 гектарда солы, 615 гектарда борчак, 1046 гектарда азык катнашмасы, 2295 гектарда кукуруз чәчү бурычы тора. 

–    Туфракта дым күп булу сәбәпле, быел чәчүгә башка еллар белән чагыштырганда ун көнгә соң чыгылды. Якын көннәрдә дә һава торышы болытлы, яңгырлы күрсәтә. Һәр аяз минутның кадерен белеп эшләтр, кылны кырыкка ярырдай чак хәзер, – ди ширкәтнең баш агрономы Алмаз Шәйхуллин.

Шуңа күрә һәр участок кырларына бер йә ике чәчкеч эшли билгеләнгән. Көчле егәрлекле чит ил чәчү комплекслары Кырынды, Яңавыл, Уразай, Кодаш басуларында эшләсәләр, Тирсә, Иж-Бәйки һәм башка басуларда да тулы бер команда алтын бөртекләрне вакытында җиргә иңдерү өчен тырыша. 

–    Тирсә кырларына чәчүгә 7 майда гына чыга алдык, – ди агроном Марина Мусина. Шуңа да карамастан тракторчылар Тәлгать Сибатов һәм Владимир Сашин 300 гектарга якын мәйданга арпа чәчтеләр инде. 

Эш барышы белән танышу өчен без дә 10 май көнне әлеге механизаторлар янында булып кайттык. Владимир Сашинның тракторы ватылып китү сәбәпле, ул аны төзәтү белән мәшгуль, диделәр. Тәлгать Сибатов һәм аның командасы кырда хезмәт куя иде. 

–    Егетләр менә дигән! Уртак тырышлык белән өченче басуны төгәлләү алдында торалар, – диде Марина җир улларын мактап. 

Тәлгать Сибатовны ширкәттәге механизаторларның остазы дияргә була. 42нче сезонын чәчүдә эшли. Үзе тыйнак, үзе тырыш Тәлгать абый – югары хезмәт күрсәткечләре өчен олы бүләкләү-хөрмәтләүләргә дә лаек булган җир улы. 

Чәчкечтә эшләүче Илфат Галирахманов та әлеге җаваплы вазифаны 14нче сезон башкара икән. 

–    Орлыкның туфракка тигез төшүе өчен генә җаваплы түгел мин. Вазифама чәчкечне һәрвакыт чистартып тору да, орлыкны, ашламаны тиешле күләмдә бушаттыру да керә. Көне буе тузан эчендә йөреп, өйгә күзләр генә ялтырап кайтып керәбез, – ди Илнур. 

Николай Шабалин һәм Айрат Зарифуллин орлык белән тәэмин итеп торалар. Алар аны Яңавылдагы ындыр табагыннан ташыйлар. Көн саен өч-дүрт рейс ясыйлар. 

–    Бер гектарга 282 кило арпа чәчелә. Ә бу – 6 миллион данә дигән сүз. Ашлама күләме дә начар түгел. Анысы бер гектарга 45 кило тәэсир итүче матдә исәбеннән кертелә. – ди Алмаз Шәйхул

Материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев