Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Өй туйлары белән сезне, ветераннар

5 майда ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган республика киңәшмәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту, торак төзелеше, халыкны авария хәлендәге йортлардан күчерү, күп балалы гаиләләргә бушлай җир бирү мәсьәләләре турында сүз барды. Җиңүнең 67 еллыгын каршылаган көннәрдә Татарстанда ветераннар өчен 52 йорт файдалануга тапшырыла. Аларда 250...

5 майда ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган республика киңәшмәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту, торак төзелеше, халыкны авария хәлендәге йортлардан күчерү, күп балалы гаиләләргә бушлай җир бирү мәсьәләләре турында сүз барды.
Җиңүнең 67 еллыгын каршылаган көннәрдә Татарстанда ветераннар өчен 52 йорт файдалануга тапшырыла. Аларда 250 ветеран яшәячәк. Ветераннарыбызны фатирлы итү буенча районда соңгы ике елда моңа кадәр күрелмәгән гаять зур эшләр башкарылды. 325 ветеранның фатирлы булуы шул турыда сөйли. Мондый бәхет Җиңү бәйрәме алдыннан тагын 13 ветеран гаиләсенә елмая. Шәһәребезнең Ометов урамында ветераннар өчен өч катлы бу матур йортны (рәсемдә) Ринат Арасланов җитәкчелегендәге МСО коллективы төзеде. Бу - районда ветераннар өчен төзелгән алтынчы күпфатирлы йорт. 9 Май иртәсендә мәйданда бәйрәм чаралары башланганчы, ветераннарыбызга яңа фатирларының ачкычларын тантаналы шартларда тапшырачаклар. Аларның шатлыгын уртаклашырга район җитәкчеләре һәм Казан кунаклары да киләчәк.
Фронтта һәм тылда Бөек Җиңү өчен көрәшкән ветераннарыбызны өй туйлары белән котлыйбыз. Якты, матур фатирларыгызда тагын күп тапкырлар Җиңү язларын каршыларга язсын сезгә, кадерле ветераннарыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев