Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Өметсез шайтан гына була

Бу атнада районга ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей ФРОЛОВ килде. Алексей Михайлович район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев һәм "Теплосбыт" ширкәтенең учредителе Николай Тимофеев һәм аның директоры Илшат Вәлиев, 5 августтан "Тепловые сети" директоры вазифаларын башкаручы Эрнст Ниязов, "Агрызские тепловые сети" директоры...


Бу атнада районга ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей ФРОЛОВ килде.

Алексей Михайлович район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев һәм "Теплосбыт" ширкәтенең учредителе Николай Тимофеев һәм аның директоры Илшат Вәлиев, 5 августтан "Тепловые сети" директоры вазифаларын башкаручы Эрнст Ниязов, "Агрызские тепловые сети" директоры Динар Шәрисламов белән очрашты һәм шәһәрнең ягу сезонына әзерлеге мәсьәләсен тикшерде.
Шунысы мәгълүм булсын, "Тепловые сети" ягу сезонында К.Маркс урамындагы "квартальный", М.Горький урамындагы 5а, Ометов урамындагы 9а, II Гагарин тыкрыгындагы 1а адреслары буенча урнашкан котельныйларга үзләре хезмәт күрсәтәчәк. Ә Гагарин урамындагы үзәк, Энергетиклар урамындагы хастаханә, Казанскаядагы 1а һәм Чапаев урамындагы 5а котельныйларын "Тепловые сети" Динар Шәрисламов җитәкчелегендәге "Агрызские тепловые сети"га арендага бирде һәм ягу сезонында аларга әлеге ширкәт хезмәт күрсәтәчәк.
Авыллардагы котельныйларга хезмәт күрсәтүне яңа төзелгән "Тепло" ширкәтенә тапшыру мьсьәләсе карала. Министр урынбасары котельныйларны ягу сезонына әзерләүне якын көннәрдә төгәлләргә дигән бурыч куйды. Киңәшмәдән соң ул шәһәр котельныйларының кайберләрендә булып, аларның кышка әзерлеген карап чыкты.
Алексей Фролов өч ай инде кайнар сусыз тилмерүче Әгерҗе халкын бик тә борчыган "Межрегионгаз"га газ өчен җыелган зур суммадагы бурычларны түләү мәсьәләсен дә күтәрде. "Агрызские тепловые сети" үзенең 10 миллион 618 мең сум бурычының яртысын шушы көннәрдә каплаячагын, ә калганын кичектереп түләү турында өстәмә килешү төзиячәкләрен белдерде. Ә "Теплосбыт"ның үз бурычын каплау мәсьәләсе әлегәчә бик катлаулы һәм бу турыда бездә тулы мәгълүмат юк. Әгерҗе котельныйларына газ бирә башлау турында "Меҗрегионгаз" генераль директоры Ринат Ханбиков белән республика һәм район җитәкчелеге тарафыннан эшлекле сөйләшүләр алып барыла һәм аның уңай нәтиҗәсе озак көттермәс дигән өметтә калабыз.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев