Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Өч ай калып бара

    Өч айдан соң ни булачак дисезме? Шулкадәр вакыттан соң, ягъни май аенда мегафермада Австралиядән кайтартылган таналар бозаулый башлаячак. "Ниһаять, шул чакта безнең чит ил таналарын карау белән бәйле бер елга якын авыр хезмәтебезнең җимешләрен күрергә мөмкин булачак", - ди мегаферма идарәчесе Тәлгать МУЛЛАНУРОВ. "Австралиядән кайтартылган таналарның барысы да диярлек исән-сау,...

    Өч айдан соң ни булачак дисезме? Шулкадәр вакыттан соң, ягъни май аенда мегафермада Австралиядән кайтартылган таналар бозаулый башлаячак. "Ниһаять, шул чакта безнең чит ил таналарын карау белән бәйле бер елга якын авыр хезмәтебезнең җимешләрен күрергә мөмкин булачак", - ди мегаферма идарәчесе Тәлгать МУЛЛАНУРОВ.
    "Австралиядән кайтартылган таналарның барысы да диярлек исән-сау, шөкер. Аларны Варкләд-Бодья һәм Пеләмештәге кардалардан алып килеп яңа төзелгән ике зур комплекска урнаштырдык. 1200 баш тана каплатылды инде, калган 800ен өч айда каплатып бетерергә планлаштырабыз. Таналарның колакларына каплату вакыты язылган билгеләр тактык һәм төркемнәргә бүлдек", - ди Тәлгать Хәмзович.
    Бүгенге көндә аның кулы астында 24 кеше эшли: 2 зоотехник, 2 осеменатор, 2 мал табибы, инженер-механик, хисапчы, слесарь, 6 каравылчы, 3 механизатор һәм ашату буенча 6 оператор. "Аларның һәркайсы үз хезмәтенә бик җаваплы карый. Хәзерге вакытта мегафермага зоотехник, мал табибы кебек белгечләр җитми. Шушы җаваплы вазифаларга алынырга теләүчеләрне көтеп калабыз", - ди идарәче. Биредә иң авыр хезмәт башкаручылар, мөгаен, ашату буенча операторлардыр. Дөрес, биредә барлык эш диярлек автоматлаштырылган: азыкны трактор тарата, су эчерү җайланмалары да автоматлаштырылган, тирес тә автомат рәвештә чыгарыла. Хәтта таналарга кашыну өчен автоматлаштырылган щеткалар эшләп тора. Тик операторларга да эш җитәрлек: таналар алдындагы ике мең квадрат метрга якын мәйданда улакларны кул көче белән чистартырга, сыерлар ятып ял итә, су эчә торган урыннарны бертуктаусыз тирестән арындырып торырга кирәк. Таналарның саны 2 мең баш булуын истә тотканда, бу хатын-кызларның көненә күпме физик көч сарыф итүләрен аңлавы авыр түгел. "Кадрәктән килеп эшләүче операторларыбыз - Валентина Бедерова, Светлана Передвигина, Таисия Ильина, Раушания Миляева, Лидия Камильянованың хезмәтләре бәяләп бетергесез. Алар таналарны Варкләд-Бодьяда кардаларда чакта ук тәрбияләделәр, хәзер дә тырышлыкларын кызганмыйлар", - дип мактап туялмый аларны идарәче. Декабрьдә операторларның һәркайсы уртача 11-12 мең сум хезмәт хакы алган. Январь өчен күбрәк булыр дип өметләнәләр. Чөнки Австралиядән Пеләмешкә кайтартылган таналарны да бирегә урнаштыргач, эш күләме бермә-бер диярлек арткан.
    Күпләрне "2 мең баш малны кышлату өчен азык җитәрлек микән соң?" дигән сорау борчыйдыр. "Яңа уңыш өлгергәнче, азык белән проблема булмаячак", - дип ышандыра Тәлгать Муллануров. Малларны ашатырга көн саен 65 тоннадан артык терлек азыгы китә. Бер баш танага 15әр кило силос һәм сенаж, 1,5 кило салам, 50 грамм тоз, 30 грамм акбур, 2 кило комбиазык хисабыннан барлык азык та башта миксерда болгатыла һәм биоөстәмәләр кушылып таналарга таратыла. "Рационны үзгәртеп торабыз. Әйтик, хәзергесе буаз таналарга исәпләнгән булса, бозауларга ике ай кала янә аерым рацион буенча ашата башлаячакбыз", - ди ул.
    Биредә төзелеш эшләре дә тукталып тормый. Бүгенге көндә таналарны бозаулату бинасын төзү, шуның белән рәттән сөт саву залын сафка бастыру эшләре кызу темплар белән алып барыла. Сөт саву залы сафка басканнан соң анда таналарны саву өчен компьютерлаштырылган махсус җайланма - берьюлы 72 сыер саварга "сәләтле" карусель урнаштырылачак. Тиздән административ бина да сафка басарга тиеш. Якын киләчәктә сыерлар өчен тагын бер корпус, бозаулар торагы, комбиазык цехы төзү, анда салам һәм печән ваклагыч җайланма алу планлаштырыла.
    "Мегаферма хезмәтчәннәренә хәзер дә эш күп, алга таба тагын да күбрәк булачак. Үзебезгә дә автоматлаштырылган система нигезендә эшләргә өйрәнергә, малларны да өйрәтергә кирәк. Монысы - иң авыры", - ди идарәче. Шуңа күрә башкаларның тәҗрибәсен өйрәнү буенча да системалы эш алып барыла биредә. Күптән түгел мегаферманың бер төркем белгечләре Германиягә барып кайтканнар, киләчәктә Новосибирск, Екатеринбург өлкәләренә барып эш тәҗрибәләрен өйрәнү дә күздә тотыла. Менә шулай, мегафермада, чын мәгънәсендә, мегатормыш кайный бүген. Андагы яңалыклар белән сезне алга таба да таныштырып барырбыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Беренче Австралия бозаулары туу турындагы хәбәрне дә, һичшиксез, сез беренчеләрдән булып ишетерсез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: