Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Озак көттек без бу көнне

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе инициативасы белән кечкенә авылларда төзелүче модульле фельдшерлык-акушерлык пунктларының чираттагысы безнең районда Мордывыйда ачылды. Бу - районда республика программасы буенча төзелгән бишенче пункт. Рәхмәттән башка сүз юк - Бик озак еллар көттек без бу бәхетне. Мин белә-белгәннән бирле авылда фельдшерлык-акушерлык...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе инициативасы белән кечкенә авылларда төзелүче модульле фельдшерлык-акушерлык пунктларының чираттагысы безнең районда Мордывыйда ачылды. Бу - районда республика программасы буенча төзелгән бишенче пункт.

Рәхмәттән башка сүз юк
- Бик озак еллар көттек без бу бәхетне. Мин белә-белгәннән бирле авылда фельдшерлык-акушерлык пункты булмады. Авырып китсәк йә Тирсәгә, йә Әгерҗегә йөрдек. Ярый әле, фельдшерлар авыруларның хәленә керә белә торган булдылар. Тәүлекнең кайсы гына вакытында мөрәҗәгать итсәк тә ашыгыч ярдәм сумкаларын күтәреп килеп җитәләр иде. Кызганыч, тантанага килә алмадым. Әмма минем исемнән газета аша республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәтемне җиткерегез әле, - дип сөенече белән уртаклашып редакциягә шалтыратты ветеран хәбәрчебез Чыңгыз ага Мусин.
Чыңгыз агага 80 яшь икәнен исәпкә алсак, бу авылда бер гасырга якын пункт булмаган дигән сүз була түгелме соң бу?
- Элек колхоз заманында терлекче йорты бар иде. Шунда фельдшер өчен аерым бүлмә билгеләделәр. Халык авырганда шунда килде. Әмма колхозлар беткәч, бу йортка да кадер кимеде, кышын җылытылмый башлады. Шулай да төшенкелеккә бирелмәдек. Күршедә генә Мөхтәрәмә апа Кадыйрова яши иде. Авыруларны аның өендә кабул иттек. Аннан өйдән-өйгә йөреп дәвалау курслары уздыра башладым. Беркайчан да беркемгә дә "булдыра алмыйм" дигәнем булмады. Һәрвакыт әнкәйнең: "Кызым, кеше сиңа авыруы соңгы чиккә килеп җиткәч кенә килә ул. Берүк, кире бора күрмә", - дигән сүзләрен үземнең эш девизым итеп алдым. Ә менә бу тантанага мордывыйларның шатлыгын уртаклашырга дип махсус килдем. Заман таләпләренә туры китереп эшләнгән бу пунктта үземнең дә эшлисем килеп китте. Бөтен җиһазлар, мебель бар. Лаеклы ялда булмасам, әле мин биредә рәхәтләнеп эшләр идем, - диде 16 ел Тирсәдән бирегә килеп эшләгән Алсу Тимергазина.

Сезнең сөенеч - безнеке дә
Мордывый авылы халкының сөенечен уртаклашырга Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногоманов, район башлыгы Валерий Макаров, районның баш табибы Андрей Шубин, авыл җитәкчеләре килгән иде.
- Республикада соңгы вакытта күпме социаль, спорт объектлары, сәламәтлек саклау, балалар учреждениеләре ачылды. Аларның һәрберсенә сөенеп-шатланып барабыз. Бүген дә сезнең янга ерак араларны якын итеп килдем. Гомер буе медицина учреждениесе булмаган авылда шундый заманча пункт ачылу - зур бәхет ул. Хәзер сәламәтлегегез какшап китсә, кая барыйм икән дип аптырыйсы да юк, сезнең үзегезнең дәвалау учреждениесе бар, - диде Рафил Ногоманов.
4-5 ай эчендә пункты сафка бастырган Азнакай төзүчеләренә, аларга ризык әзерләгән Әнис-Венера Муллахмәтовларга, пунктка су, ут кертүдә, керү юлына брусчатка җәюдә зур эшләр башкарган Илшат Шәмсетдинов, Рафил Закировка, Али Ибраһимов, Айрат Гыйльманов җитәкчелегендәге төзүчеләр, электрикларга, пунктның тирә-ягын тәртипкә китерүдә алны-ялны белми эшләгән Рафаэль Насыйбуллинга һәм авылның иң актив кешеләренә авыл башлыгы Ләйсирә Гомәрова тирән рәхмәтен җиткерде. Авылда озак еллар сәламәтлек сагында торган Фәния Фәррахова һәм Алсу Тимергазинага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Чынлап та, пункт авылның иң матур җиренә - мәчет белән янәшә урнашкан. Тирә-ягы чәчәкләргә күмелгән, бик матур итеп төзекләндерелгән.
- Бу авылда 156 кешегә медицина ярдәме күрсәтүче Гөлнара Төхвәтуллинага зур уңышлар телибез. Сәламәтлек сагында армый-талмый эшләргә язсын аңа, - диделәр бәйрәмнән таралышканда авыл халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев