Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Пеләмештә клуб булачак

Бу атнада Пеләмештә узган гражданнар җыенында район башлыгы Валерий Макаров "Авылыгызда 2014 елда клуб төзеләчәк, ул республика программасына кертелә", дип халыкны шатлыклы хәбәр белән сөендерде. Пеләмеш халкының күптәннән инде район башлыгы белән очрашып, аңа авыл проблемаларын җиткерәсе килгән иде. Валерий Макаров, аның урынбасары Ришат Нурисламов һәм башка кайбер җитәкчеләр пеләмешлеләр...

Бу атнада Пеләмештә узган гражданнар җыенында район башлыгы Валерий Макаров "Авылыгызда 2014 елда клуб төзеләчәк, ул республика программасына кертелә", дип халыкны шатлыклы хәбәр белән сөендерде.

Пеләмеш халкының күптәннән инде район башлыгы белән очрашып, аңа авыл проблемаларын җиткерәсе килгән иде. Валерий Макаров, аның урынбасары Ришат Нурисламов һәм башка кайбер җитәкчеләр пеләмешлеләр белән очрашып, аларның гозерләрен игътибар белән тыңладылар. Дөрестән дә, халыкны борчыган проблемалар шактый җыелган. Мәсәлән, Заречная урамында әлегәчә йортларда телефоннар юк икән. Нәтиҗәдә Интернеттан да файдалана алмыйлар. Бу мәсьәлә буенча "Таттелеком" җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барырга вәгъдә итте район башлыгы. Су башнясын яңартуда "Водоканал" җитәкчесе Илдус Шәймөхәммәтов булышачагын белдерде. Янгын сүндерү машинасын саклау урыны юклыгыннан да зарландылар. Валерий Макаров "Төзелеш материаллары бирәбез, төзү җаен үзегез хәл итегез", диде. Халык авылга клуб кирәклеген әйткәч, аның фундаментын быел ук салып кую мөмкинлеге барлыгын әйттеләр. "Ә киләсе елга клублы булырсыз", дип ышандырдылар. Район җитәкчелегенең авыл халкы белән шундый эчкерсез сөйләшүе, сорауларына җаваплар ишетүләре җыенга килүчеләр күңеленә аеруча хуш килде.
Валерий Макаров бу көнне Пеләмеш бакча-мәктәбендә дә булды, проблемалары белән кызыксынды. Аларны хәл итү юлларын эзләячәкләрен белдерде. Ә бакчада нәниләргә уенчыклар юк дигән зарларына каршы, "Бүгенге заманда сабыйлар уенчыксыз булырга тиеш түгел", дип, аларга уенчыклар сатып алу өчен шәхсән үзенең 20 мең сум акчасын бирәчәген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев