Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Полициядә – яңа җитәкче

ТР буенча эчке эшләр министры, генерал-майор Андрей Хохорин приказы белән полиция майоры Ренат ИБРАҺИМОВ РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлек начальнигы итеп билгеләнде. Эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов чәршәмбе көн район хакимиятендә полиция хезмәткәрләренә һәм райондагы оешма-предприятие җитәкчеләренә яңа начальникны тәкъдим итте. "Районнардагы эчке эшләр бүлегендә җитәкчелек...

ТР буенча эчке эшләр министры, генерал-майор Андрей Хохорин приказы белән полиция майоры Ренат ИБРАҺИМОВ РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлек начальнигы итеп билгеләнде.
Эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов чәршәмбе көн район хакимиятендә полиция хезмәткәрләренә һәм райондагы оешма-предприятие җитәкчеләренә яңа начальникны тәкъдим итте. "Районнардагы эчке эшләр бүлегендә җитәкчелек алышынганда яңа начальникны, гадәттә, читтән алып киләбез. Сезнең район бүлегенә дә берничә кандидатура бар иде. Район җитәкчесенең теләген искә алып, алар арасыннан үзегездән үсеп чыккан, моңа кадәр начальник урынбасары булып эшләгән Ренат Ибраһимовны билгеләдек. Яңа җитәкче билгеләнү - эштә яңа этап башлану ул. Ренат Робертович бу җаваплы эшкә бөтен һөнәри осталыгын, тырышлыгын биреп, вакыт белән исәпләшми эшләр, министрыбызның, район җитәкчелегенең һәм халыкның ышанычын аклар дип өметләнәбез. Мин аның Әгерҗе бүлеген арттагы урыннардан алып чыгуына ышанам. Ә моның өчен яңа җитәкчегә башка хокук саклау органнары, район җитәкчелеге һәм хезмәттәшләренең ярдәме, бердәмлеге кирәк", - диде министр урынбасары.
Дәүләт Советы депутаты, заманында безнең район милициясен җитәкләгән Рафил Ногоманов та Ренат Ибраһимовка теләкләрен җиткерде: "Полиция начальнигы булу беркайчан да җиңел булмады. 33 яшеңдә сиңа зур ышаныч күрсәткәннәр икән, моны аклау өчен фәкать алга карап, "Без булдырабыз!" дип эшләргә кирәк. Әгерҗе милициясенең элекке данын кайтаруыгызга, арттагы 14нче урыннан беренче бишлеккә күтәрелүегезгә ышанам", - диде ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров та, Ренат Ибраһимовны тәбрикләп, "Бергә кулга-кул тотынып эшләгәндә генә артталыктан чыгу юлларын табарбыз. Районыбызда җәмәгать тәртибен саклауда мин сезнең иң зур ярдәмчегез булачакмын", - диде.
Соңыннан Рафаил Гыйльманов полиция хезмәткәрләре белән алда торган мөһим бурычлар турында җитди сөйләшү үткәрде.
30 елдан артык район эчке эшләр бүлегендә эшләгән, 8 ел бүлекне җитәкләгән полковник Азат Мусин начальник вазифасыннан азат ителде. Ул - әлегә Эчке эшләр министрлыгы карамагында.
×××
Белешмә: Ренат ИБРАҺИМОВ 1979 елда Балтач авылында туган. 2005 елда Казан юридик институтын тәмамлый һәм Әгерҗе районы эчке эшләр бүлегендә җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсендә оперуполномоченный булып хезмәт юлын башлый. 2005 елда аны начальник урынбасары - криминаль милиция начальнигы итеп билгелиләр. 2011 елның июненнән ул бүлек начальнигы урынбасары - полиция начальнигы булып эшли. Эчке эшләр органнарында нәтиҗәле хезмәте өчен "Хезмәттәге казанышлары өчен" һәм "Намуслы хезмәте өчен" медальләре белән бүләкләнгән.
Ренат Ибраһимов өйләнгән. Хатыны Ләйсән белән бер ул һәм кыз тәрбиялиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев