Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Поликлиника күченде

    Район үзәк хастаханәсе поликлиникасы озак еллар элекке кунакханә бинасында эшләде. Тар коридорларда пациентларга бик уңайсыз иде. Ниһаять, поликлиника Гоголь урамындагы тимер юл узелы хастаханәсенең терапия бүлегенең төзекләндерелгән бинасына күчте. Поликлиника хәзер рәттән урнашкан ике бинада халыкка хезмәт күрсәтә. Флюорография, маммография кабинетлары, клиник лаборатория әлегә элекке урыннарында калдылар. Алар да тиздән...

    Район үзәк хастаханәсе поликлиникасы озак еллар элекке кунакханә бинасында эшләде. Тар коридорларда пациентларга бик уңайсыз иде. Ниһаять, поликлиника Гоголь урамындагы тимер юл узелы хастаханәсенең терапия бүлегенең төзекләндерелгән бинасына күчте.
    Поликлиника хәзер рәттән урнашкан ике бинада халыкка хезмәт күрсәтә. Флюорография, маммография кабинетлары, клиник лаборатория әлегә элекке урыннарында калдылар. Алар да тиздән поликлиниканың яңартылган бинасына күченәчәкләр. Ә стоматология һәм балалар консультациясе бинасындагы терапия бүлегенең көндезге стационары хәзер К.Маркс урамындагы элекке поликлиниканың өченче катына күченде. Кыскасы, поликлиника бу көннәрдә менә шундый күченү мәшәкатьләре белән яшәде.
    - Безгә бу бинага күченү тимер юл узелы поликлиникасы табиблары белән тыгыз элемтәдә эшләргә дә этәргеч бирәчәк. Пациентларыбызга да төзекләндерелгән бинада уңайлыклар артты. Коридорлар иркен, якты. Анда гөлләр куярга да урын бар. Ринат Арасланов җитәкләгән МСО төзүчеләре бинаны заманча материаллар белән яхшы сыйфатлы итеп яңарттылар. Аның тышкы һәм эчке ягы да танымаслык булып үзгәрде, - ди хастаханәнең поликлиника буенча баш табиб урынбасары Людмила Дереева.
    Реконструкция эшләренә барлыгы 15 миллион сум акча тотылган. Аны Татарстан Хөкүмәте биргән. "Элекеге терапия бүлеген күз алдына китерәсездер инде. Аны поликлиника итеп үзгәртү өчен бик зур эшләр башкарырга туры килде. Төзүчеләр биредә шактый озак эшләсәләр дә, үзләренә йөкләнгән бурычны җиренә җиткереп үтәделәр", - ди баш табиб Андрей Шубин төзүчеләргә рәхмәтен белдереп. Поликлиника территориясен төзекләндерүдә ак халатлы һөнәр ияләре үзләре дә зур активлык күрсәткәннәр. Хәтта чәчәк клумбалары да ясарга өлгергәннәр.
    Яңартылган бинага күчү уңаеннан поликлиникага яңа диагностик җиһазлар, УЗИ аппараты, велоэргометр, ЭКГ холтеры бирелгән, яңа җиһазлар белән тәэмин итү әле дә дәвам итә. Тагын бер мөһим яңалык: поликлиника тиздән Татарстанның сәламәтлек саклауны мәгълүматлаштыру программасына кертеләчәк. Биредә амбулатор карталар электрон рәвештә тутырылуга күчереләчәк. Документлар әйләнеше дә электрон рәвештә гамәлгә ашырылачак. Табибка язылу да электрон почта аша булачак. "Бу яңалыклар барысы да халык өчен уңайлы булыр", - диләр табиблар.

    PS: Табибка язылу һәм участок табибын өйгә чакыру өчен регистратурага 22672 телефонына шалтырата аласыз. Ә поликлиника буенча баш табиб урынбасары Дереева Людмила Федоровнаның эш телефоны 22791.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: