Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Президент: “Әгерҗе яхшы якка үзгәрә”

Узган җомгада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районы Советының 22нче сессиясе эшендә катнашты. Илбашы иң элек район Мәдәният сараенда оештырылган күргәзмә белән танышып чыкты. Күргәзмәгә район икмәк-азык комбинаты, эшмәкәрләр Сәхиповлар үзләрендә җитештерелгән икмәк-күмәч әйберләрен, Рамил Исмәгыйлев гаилә фермасы, пилорама, теплица эшчәнлеген яктырткан стендны, Иске Эсләктән балык үрчетүче Исмәгыйлевлар...


Узган җомгада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районы Советының 22нче сессиясе эшендә катнашты.

Илбашы иң элек район Мәдәният сараенда оештырылган күргәзмә белән танышып чыкты. Күргәзмәгә район икмәк-азык комбинаты, эшмәкәрләр Сәхиповлар үзләрендә җитештерелгән икмәк-күмәч әйберләрен, Рамил Исмәгыйлев гаилә фермасы, пилорама, теплица эшчәнлеген яктырткан стендны, Иске Эсләктән балык үрчетүче Исмәгыйлевлар тере форель, семга балыкларын, Хәйретдинов һәм "Тренд" предприятиесе үзләре ясаган йорт һәм офис җиһазларын, кирпеч заводы җитештергән кирпеч куелган иде. Президент һәм төрле министрлыклардан килгән җитәкчеләр шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, яшьләр эшләре һәм спорт эшчәнлеген ук "Спутник" командасы яулаган кубоклар белән таныштырып тяктырткан стендлар, "Наз" балалар приюты балалары ясаган гаҗәеп матур кул эшләрен дә кызыксынып карады. Шунда оручы яшь хоккейчылар Эмиль Гайнетдинов һәм Данил Кондратовка Рөстәм Миңнеханов белән сурәткә төшү бәхете дә елмайды.
Аннан соң Татарстан Президенты Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волковны кабул итте. Эшлекле очрашу барышында Александрович Рөстәм Нургалиевичны туган көне белән тәбрикләде.
Инвестор кызыгырлык булсын
Илбашы районның узган елгы социаль-икътисади үсеше һәм 2013 елда алда торган бурычларга багышланган сессия эшендә катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров узган ел күп кенә тармакларда һәм инвестиция эшчәнлегендә үсеш булуын, барлык социаль йөкләмәләрнең дә уңышлы үтәлүен билгеләп үтте.Төп күрсәткечләр буенча идарә итү эшчәнлеге бәясе буенча 2012 елда Әгерҗе районының республикада егерменче урында булуы да шул турыда сөйли. Район икътисадында төп урынны агросәнәгать алып тора. Бюджетка алардан 16,5 млн сум кергән. Ел буена 25 мең тонна сөт, 3,4 мең тонна ит җитештерелгән, һәр сыердан уртача савым - 4523 кг. Күп районнарда мөгезле эре терлекләрне киметкәндә бездә терлекләрнең баш саны да сакланып калынган. 16045 баш терлекнең 5534е сыерлар. Районда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең 95 проценты "Ак барс" компаниясенә туры килә. Узга ел гына да алар тарафыннан 800млн сум инвестиция кертелгән. Бу акча 2600баш терлеккә исәпләнгән сөт комплексы төзүгә, 2100 баш нәселле терлек, югары технологияле комбайннар сатып алуга тотылган. Авылларда шәхси хуҗалыкны, фермер хуҗалыкларын, гаилә фермаларын үстерү өчен 78,9 млн сум ташламалы кредит алынган.
Республикада кабул ителгән социаль программалар төзелеш тармагының үсүенә китерсә, бу яңа яки төзекләндерелгән объектлар халыкның тормыш дәрәҗәсен үстерүгә дә зур ярдәм итте. Ике ел эчендә 359 ветеран яшәү шартларын яхшыртты. Быел тагын 21 ветеран яңа йортлардан фатир алачак. Республика программасы нигезендә
11 күпкатлы йортка капремонт ясалу, 2 ФАП, Вәркләд-Бодьяда 300 урынлы клуб төзелү дә күктән төшкән бәхет булды.
Быел да 11 йортта, 5 мәктәптә, Красный бор хастаханәсенә, Кичкетаң амбулаториясенә, 4 ФАПка капремонт ясау, Ямурза һәм Барҗы-Умгада ФАП, Күләгәштә клуб, авария хәлендәге 47 баракта яшәүчеләргә йортлар төзү бурычы тора. Моннан тыш, Әгерҗедә беренче тапкыр коммерция нигезендә 130 фатирлы йорт, Кадыбашта һәм Бимада участковыйлар өчен йорт-офис төзү планлаштырыла.
Район җитәкчесе халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтүдәге шактый күп җыелган проблемаларга да тукталды. Дөрестән дә, халыкның район хакимиятенә мөрәҗәгатенең 80 процентын әлеге мәсьәләләр тәшкил итә. "Бурычларны җыеп алу буенча ашыгыч чаралар күрелде. Коммуналь хезмәт күрсәтү безнең көндәлек контрольдә тора. Идарәче компаниянең, хезмәт күрсәтүче предприятиеләрнең эшчәнлеген халыкка үтә күренмәле итәчәкбез. Бу эшне башладык инде", диде Валерий Макаров.
Аннан соң ул эшмәкәрлеккә туктады. Бу тармакта 2 меңнән артык кеше эшли. Ләкин эшмәкәрләр дәүләт һәм район ярдәменнән актив файдаланмыйлар. Бизнеста җитештерү, эшкәртү, хезмәт күрсәтү, авыл туризмы объектларын үстерү сүлпән. Эшмәкәрләргә райондагы файдаланылмый торган биналар турында мәгълумат бирү канәгатьләнерлек түгел. "Безнең бурыч - районга инвесторларны күбрәк тарту. Агросәнәгать кластеры булдыру авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртеп сатуга ярдәм итәчәк. Шундый инвестиция пректларының берсе - Иске Эсләк җирлегендә 50 млн сум инвестиция кертеп балык комплексы төзү буенча эш башланды инде", диде В. Макаров.
Ярдәм кирәк
Район җитәкчесе республика ярдәме таләп ителә торган проблемаларга да тукталды. Менә алар: социаль яклау учреждениеләрен бер түбә астына - хәзерге поликлиника бинасына күчерү, үзәк хастаханәдә төзекләндерү эшләре башкару, шәһәрдә яңа мәктәп, ябык спорт корылмасы төзү, Әгерҗедәге элекке "Авангард" кинотеатрын төзекләндереп, анда яшьләр үзәге булдыру республика ярдәменнән башка мөмкин түгел, әлбәттә.
Валерий Макаров быел шәһәребезнең 75 еллыгына килеп җитүебезне дә белдерде һәм Президентыбызны август аенда бу юбилейны бергәләп билгеләп үтәргә чакырды.
Район җитәкчесенең чыгышы буенча фикер алышуда катнашкан Шаршады җирлеге башлыгы Вәсил Баһаутдинов 17 укучының моннан 100ел элек төзелгән тузган агач бинада укуын әйтеп, авылга балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп өчен бер бина төзүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Горький тимер юлы начальнигының Ижау регионы буенча урынбасары Александр Лапшин узган елдагы хезмәт уңышлары турында сөйләде. Вагон депосының 2012 елгы эш нәтиҗәләре буенча Россия тимер юлларында иң яхшылар рәтендә булуын белдерде. Александр Аркадьевич Әгерҗе тимер юл узелы предприятиесендә эшләүче 4500 тимерьюлчыга шәһәрдә яшәү, уку, ял итү өчен мөмкинлекләрне тудырган район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.
Сәүдәне Ижауда җәелдерегез
Сессия ахырында Президент сүз алды. Рөстәм Миңнеханов "Районыгызның киләчәге Әгерҗе тимер юл узелы үсеше белән бәйле. Без монда башка альтернатив юл күрмибез. Район җитәкчелегенә тимер юл җитәкчелеге белән тагын да ныграк элемтәдә эшләргә кирәк", диде. Президент шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен Ижау шәһәрендә әгерҗелеләр өчен махсус мәйданчык булдырырга тәкъдим итте. Бу турыда ул Удмуртия Президенты белән сөйләшергә әзер булуын да белдерде. "Әгерҗе соңгы елларда яхшы якка үзгәрә. Мин ышанам, сез киләчәктә дә уңышларыгыз белән сөендерерсез", диде ул.
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Президент бу көнне бер төркем алдынгыларга дәүләт бүләкләр дә тапшырды. Кичкетаң җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев "ТРда җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале, финанс-бюджет палатасы начальнигы урынбасары Раилә Мастикаева "ТРның атказанган икътисадчысы", агрофирманың Яңавыл бүлекчәсе механизаторы Илдус Гыйльмегаянов "ТР авыл хуҗалыгының мактаулы механизаторы" мактаулы билгесе белән бүләкләнделәр. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов "Стройград" ширкәте хезмәткәре Николай Гришинга һәм вагон депосының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Любовь Кузьминага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев