Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Программалар быел да гамәлдә

Узган атнада хакимиятнең актлар залында эшмәкәрләр белән узган киңәшмә агымдагы елның алты аенда районның социаль-экономик үсеше белән таныштырудан башланды. Ул хакта киңәшмәне алып барган район башкарма комитеты җитәкчесенең милек һәм экономик мәсьәләләр буенча урынбасары Руслан Иванов сөйләде. Төп күрсәткечләр буенча безнең район 45 муниципаль берәмлек арасында 15нче урында тора. Уртача...

Узган атнада хакимиятнең актлар залында эшмәкәрләр белән узган киңәшмә агымдагы елның алты аенда районның социаль-экономик үсеше белән таныштырудан башланды.
Ул хакта киңәшмәне алып барган район башкарма комитеты җитәкчесенең милек һәм экономик мәсьәләләр буенча урынбасары Руслан Иванов сөйләде. Төп күрсәткечләр буенча безнең район 45 муниципаль берәмлек арасында 15нче урында тора. Уртача хезмәт хакы 19 мең 293 сум, уртача пенсия 8064 сум тәшкил итә. "Красный бор коммуналь челтәрләре" җәмгыятендә хезмәт хакын түләү тоткарлана. Бүгенге көндә әлеге оешманың хезмәткәрләренә 130 мең сумнан артык бурычы бар.
Руслан Валерьевич 1 июльдән ведомствоара электрон хезмәт күрсәтүнең гамәлгә керүе турында эшмәкәрләрне тагын бер кат искәртте. "Эшмәкәрләргә дә төрле хезмәтләрдән файдалану максаты белән башкарма комитет органнарына еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Закон нигезендә, дәүләт һәм муниципаль хезмәт тәкъдим итүче хакимият органнарының гариза бирүчедән 19 шәхси документтан кала, өстәмә белешмә һәм документлар таләп итәргә хакы юк. Чөнки 1 июльдән хакимият органнары карамагындагы мәгълүматлар (мондый хезмәтләр - 63) ведомствоара хезмәттәшлеккә нигезләнеп башкарыла. Мәгълүмат алышу өчен 5 көн вакыт бирелә", - диде ул.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы инновацион инфраструктура идарәсе бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Рөстәм Хөсәенов кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән программаларга тукталды. Бүгенге көндә Татарстанда шундый ун программа бар: "Лизинг-грант", "Социаль бизнес" гранты, "Гарантия фонды", "Эш башы" һ.б.лар. "Шулар арасыннан эшмәкәрләр өчен аеруча кулай "Лизинг-грант" программасына аерым тукталып үтәм. Хәзер бу программада үз эшен әле башлап кына җибәргән эшмәкәрләр дә катнаша ала. Андыйларга 1 миллион сумга кадәр сумманың 40 проценты субсидияләнә. Ә элек төзелгән килешүләр нигезендә субсидия 30 процент тәшкил итә. "Лизинг-грант" программасында катнашырга теләүчеләр өчен сөенечле хәбәр дә бар: хәзер документлар тапшыру күпкә гадиләштерелде. Бизнес-план урынына да анкета гына тутырырга туры киләчәк", - дип таныштырды Рөстәм Харисович. Әлеге программалар, бу өлкәдәге яңалыклар хакындагы тулырак мәгълүматны tida.tatarstan.ru сайтыннан табарга була.
Киңәшмә күңелле нотада тәмамланды. 2010 елда Бөтенрәсәй халык санын алу барышында транспорт белән зур булышлык күрсәткән эшмәкәр Ләйсән Шәймәрдановага Руслан Иванов "2010 елдагы халык санын алудагы казанышлары өчен" медален тапшырды.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев