Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Һәр проблема артында – кеше язмышы

Кеше бу тормышта нинди генә катлаулы хәлләргә юлыкмый?! Урыннардагы кайбер түрәләрнең җан авазын ишетмәмешкә салышкан яки үз проблемасы белән япа-ялгыз калып, башын ташка орыр хәлгә килгәндә кемгә барып бәрелергә белми торган чаклары да була адәм баласының. Кеше хокукларын һәм иреген саклауны көчәйтү максатында 2000 елдан Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил...

Кеше бу тормышта нинди генә катлаулы хәлләргә юлыкмый?! Урыннардагы кайбер түрәләрнең җан авазын ишетмәмешкә салышкан яки үз проблемасы белән япа-ялгыз калып, башын ташка орыр хәлгә килгәндә кемгә барып бәрелергә белми торган чаклары да була адәм баласының.

Кеше хокукларын һәм иреген саклауны көчәйтү максатында 2000 елдан Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил эшли башлады. Бу җаваплы вазифаны Сәрия Сабурская башкара. Районнарда аның җәмәгать ярдәмчеләре билгеләнде. Әгерҗе районында 2013 елның августыннан кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе вазифасы Роман АЛЬЧИКОВка йөкләнде.

- Роман Владимирович, халыкка хәзер проблемасын түрәләргә җиткерү, ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен мөмкинлекләр шактый. Район җитәкчелеге һәр атнаның сишәмбесендә төштән соң гражданнарны кабул итә. Урында гына аның проблемасы хәл ителмәсә, республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итү өчен Интернет аша да мөмкинлекләр шактый. Әмма сер түгел, район халкының проблемаларын чишү еш кына барыбер үзебезгә әйләнеп кайта. Кеше хокукларын саклау вәкиленең ярдәмчесе буларак, Сезгә аеруча нинди проблемалар белән еш мөрәҗәгать итәләр?
- Бу вазифаны башкаруыма әле бер елга якын вакыт кына узса да, район халкыннан 41 мөрәҗәгать кабул ителде. Халыкны бигрәк тә торак, төзелеш өчен җир алу, торак-коммуналь хезмәт, медицина ярдәме күрсәтү, хезмәтне саклау проблемалары борчый.
- Аларның барысын да тулысынча хәл итү мөмкинме соң?
- Район халкы нинди генә сорау белән килсә дә, без хәл итү юлларын эзләргә, ярдәм итәргә, һичьюгы, тынычландырып җибәрергә тырышабыз. Чөнки кеше безгә өмет белән килә бит. Кеше хокукларын яклау вәкиленең ярдәмчесе яныннан халык бар өметен югалтып китәргә тиеш түгел. Тугыз айда кабул ителгән 41 мөрәҗәгатьнең 14е тулысынча канәгатьләндерелде, 18е буенча аңлатма бирелде, 14е буенча чаралар күрелде, 5есе контрольдә тотыла. Ике шикаять расланмады. Элекке "Пчеловод" совхозы һәм район азык комбинаты җитәкчелеге тарафыннан документларның архивка тапшырылмавы нәтиҗәсендә биредә эшләп чыккан хезмәткәрләрнең Пенсия фонды идарәсенә, мәшгульлек үзәгенә тапшыру өчен кирәкле белешмәләр буенчаи мөрәҗәгатьләрен канәгатьләндереп булмады.
- Ә шулай да иң күп мөрәҗәгатьләр кайсы тармакка карый?
- Торак белән тәэмин итү һәм сәламәтлек саклау, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты борчый халыкны. Пугачеводагы шартлаулар нәтиҗәсендә тораклары авария хәленә килгәннәргә Дәүләт торак сертификатын тормышка ашыру программасы буенча мөрәҗәгать итүчеләр саны утыздан артык булды. Без аларның һәрберсе буенча аерым шөгыльләндек, хәзер дә бу мәсьәләне ныклы контрольдә тотабыз. Аларның байтагы җәен яхшы фатирларга күчәчәк.
Медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатыннан канәгать булмаучылар да еш очрый. Бу канәгатьсезлек еш кына аерым белгечлекләр буенча табибларның җитмәве нәтиҗәсендә килеп туа. Һәр мөрәҗәгать буенча без хастаханә җитәкчелеге белән эшлекле сөйләшүләр алып барабыз, ярдәм итәргә тырышабыз.
- Инвалидлар мөрәҗәгать итәме?
- Аларның байтагын эшкә урнашу мәсьәләсе борчый. Узган ел мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалына 56 инвалид эш сорап мөрәҗәгать итте. Аларның 22сен генә эшкә урнаштыру мөмкинлеге табылды. Без, инвалидларның мөрәҗәгатьләренә аеруча игътибарлы булып, ярдәм итү юлларын эзлибез.
- Сез халыкны кайсы көннәрдә кабул итәсез?
- Минем ишекләрем райондашлар өчен һәрчак ачык. Ә рәсми төстә сишәмбе көнне төштән соң кабул итәм. Телефоным - 22969. Безгә мөрәҗәгать итүчеләрне борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә мин барлык җитәкчеләрнең ярдәменә таянам. Кеше өмет белән килгән икән, без аны акларга тиеш. Чөнки һәр проблема артында - кеше язмышы.
Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев